«Татар кызы-2019» башлана
Татар хатын-кызларының, булачак әнилэрнең җәмгыятебезгә киләчәк буын тәрбияләү, гайләдә һәм тормышта тоткан әһәмиятле урын алып торуларын аңлап, татар телен, гореф - гадәтләрен, милләтебезнең рухи кыйммәтләрен саклап калу һәм үстерү максатыннан оештырыла.
Бәйгедә катнашучылар өчен таләпләр:
1. 18 яшьтән 25 яшькә кадәр кияүдә булмаган кызлар катнаша.
2. Татар телен камил белү зарур.
3. Татар милли киемнәреннән булулары шарт.
4. Татар гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихын белү.
Бәйгенең биремнәре:
1.Үзең белән таныштыру ВИЗИТКА (МУЗЫКАЛЬ НОМЕР) “Мин татар кызы” 5 минут
2. Татар халкының милли йоласыннан бер күренеш, 5-7 мин
3. Алдан әзерләп пешереп алып килгән милли ризыкны һәм аның рецептын тәкъдим итү. – 3 минут
4. Татар кызларының төрле стильдәге киемнәрен тәгъдим итү (дефиле). Бәяләнми.
Оештыру комитеты
1. Район мәдәният бүлеге.
2. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җирле оешмасы.
3. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының “Ак калфак” Мамадыш районы җирле оешмасы.
4. “Татмедиа “ акционерлык җәмгыятенең Мамадыш районы ” Нократ” “ Вятка” мәгълүмат матбугат филиалы.
Бәйгенең шартлары:
- Бәйгедә катнашучының яше туры килүе.
- Биремнәрне кызыклы һәм аңлаешлы итеп ачып бирү.
- Сәхнә телендә матур итеп сөйләү (тәмле теллелек).
- Сәхнәдә үз-үзеңне килешле күрсәтү.
- Костюмнарның зәвыклы һәм милли булуы.
- Музыкаль бизәлешне унышлы һәм отышлы куллану.
Бәйге 3 этапта уздырыла:
1 этап – Мәдәният учакларында сайлап алу.
2 этап - Сайлап алу турында җиңеп чыккан татар кызы 5 экономик төбәктә зона ярышында катнаша. 5 экономик төбэктэ 1- нче этапта жиңгәннәр катнаша.
3 этап - - 5 экономик тобэктэ 2 –нче этапта җинүчеләр район мәдәният йортында йомгаклау бәйгесендэ катнашалар
. Бәйгедә җиңүчеләр район сабан туе фольклор сәхнәсендә гала концертта чыгышларын дәвам итәләр.
- Бәйгедә катнашучыларны теркэү район сабан туй мәйданында иртәнге 9-10 сәгатьттә башкарыла
- Аңлатма: Сабан туе прологында татар кызы һәм татар егете белән берлектә гомуми бию куела.( һәрбер бәйгедә катнашучы татар кызы үзе белән бер татар егетен әзерләргә тиеш)
Бәйгенең җинүчеләре истәлекле бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнәләр». «Татар кызы – 2019» бэйгесендэ 1 нче урын жиңүчесенә таҗ һәм җинүче тасмасы, акчалата премия бирелә.
Сайлап алу турлары:
1.Шәдче экономик тобэк – К.Ерыкса СДК – 27.05.2019
2. Тәкәнеш экономик тобэк – Олыяз СДК – 28.05.2019
3.Кирмән экономик тобэк – Түбән Яке СДК -29.05.2019
4.Усали экономик тобэк – Баскан СДК – 30.05.2019
5.Кызыл Тау экономик тобэк һәм шәһәр - район мәдәният йорты – 31.05.2019
Телефоннар 3-12-30,3-22-28,3-23-45
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев