Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

“Сез ник “FORD“ны чит ил кешеләре татарларга караганда яхшырак җыя, дип уйлыйсыз?!“

​​​​​​​27 яшьлек АЛЕКСАНДР ЮРЬЕВИЧ ЛИСИН үз гомерендә беренче тапкыр журналист белән әңгәмә корды. Алагаем “Ford Sollers“  машина төзү заводының  җыю цехыннан ник нәкъ менә үзе интервью бирүен ахыргача төшенмәде. Әлеге җитештерү участогында хезмәт итүче 327 эшчегә аны үрнәккә куеп, ялагайланып тормадым: “Сәбәбе бик гади: сез миңа Алабуга предприятиеләренең берсендә эшләүче мамадышлы булуыгыз белән кызыклы!“ – дип җавап бирдем.  Хөрмәтле, газета укучы, ә хәзер “Алабуга“ икътисадый зонасыннан сезгә вәгъдә ителгән репортажымның дәвамы. 

Җыю цехының мәйданы шаккатыра – 31 680 кв. метр. Ул кырмыска оясын хәтерләтә. Шау-шуга күмелгәнлеге белән генә түгел, ә һәр хезмәткәр белә: конвейерны туктатып булмаганлыктан, сиңа үз хезмәтеңне максималь сыйфатлы итеп, санаулы минутлар эчендә башкарырга туры киләчәк. Кемдер бу йөкләмәгә чыдый, ә кайберәүләр бик тиз кача. Участок начальнигы Ренат Гәрәев әйтмешли: “Барысы да кешенең үзеннән тора.  Алданрак секретарь булып эшләгән бер кыз өч көн дә эшләмәде, китте. Ә икенчесе – челтәрле элемтә салоны экс-менеджеры эшне бик тиз үзләштерде һәм конвейерда лаеклы хезмәт куя. Хәзерге яшьләрнең менталитеты шундый бит –  минималь эш башкарып, максималь хезмәт хакы сорыйлар!». 

Рәсемнәрдә: Александр Лисин 

 

Ә Александрга нинди характеристика бирәсез?

–Бездә дүрт ел эшли. Сәләтле, эшлекле, намуслы, тыңлаулы, башкаручан. Цехның теләсә кайсы станциясендә, пыяла ябыштыру, панель урнаштыру, тизлек рычаглары кую, тышлау булсынмы, һәркайсында үз вазыйфасын яхшы башкара.

Җыелучы салон эченнән бер баш күренде һәм матур итеп елмайды. Нәрсәсе беләндер бик таныш тоелды ул миңа. Яхшылабрак карасам, күптән түгел генә район туган якны өйрәнү музеенда эшләгән мамадышлы Илнур Мортазин икән. Ул да монда! Танып булмаслык дәрәҗәдә ябыккан шул. Аның хатыны Юлия – җирле телеканалның алып баручысы белән Мамадышта очрашкач, ире турында бик борчылып: “Эше, чыннан да, бик катлаулы. Ияләнмәгәнлектәндер, Илнур сменадан кайта да, кичке ашка да чыкмыйча, караватка ава. Иртән торып, яңадан эшкә чыгып китә,“ – дип сөйләп торды. Мине биредәге гади эшчеләрнең югары белемле булуы борчуга салды. Әлеге уйларымны укыгандай, начальник Ренат Рәшидович дәвам итә: “Әйе, безнең слесарьларның кайберләренең бер генә түгел, ике югары белем йортларын тәмамлау турында дипломнары бар. Биш ел вакытны бушка уздырып йөргәнче, яшьләргә сайлаячак һөнәрләренең перспективасы турында җентекләп уйлану зарур шул“.

Ике минут эчендә биредә тулы бер кузов җыела. Алга таба тагын да шаккатыргыч масштаблар: октябрь аенда завод 4 837 автомобиль саткан, ә ел башыннан ул сан – 39 733. “Форд Соллерс“ һәрчак бары тик яхшы нәтиҗәгә генә омтыла, башкача булуын күз алдына да китерми. Хезмәт хакы турында ачыктан-ачык сөйләшмиләр, аның каравы дисциплина – күз алдында! Көн дәвамында 10 минутлык ике тәнәфес бар: 9.00 һәм 14.00 сәгатьләрдә. Төшке аш–11.00-12.00 сәгатьләрдә. Бу вакыт аралыгында барысы да зур, уңайлы һәм яхшы кухнялы завод ашханәсенә ашыга. Биредә чыгарылучы брендның бик сыйфатлы булуына барысы да инанганнар. Россиядә җыелучы чит ил машинасы турында  тел төпләрен тарткалап караучыларга бердәм җаваплары һәрчак әзер: “Сез ник “FORD“ны чит ил кешеләре татарларга караганда яхшырак җыя, дип уйлыйсыз?!“

 “Ford Sollers“ заводы цехында.

Александр Лисин да шул ук фикердә. Бирегә эшкә безнең “Нократ“ газетасындагы белдерү аша эләккән икән. үз уңаеннан, ул аны Омарда яшәүче әти-әнисе янына кайткан саен бик җентекләп укый). Анкета тутыруга ук эшкә алганнар. Кечкенәдән техника белән үтә кызыксынып үскән, әйбәт холыклы егетне кире кагу дөрес тә булмас иде. Яшүсмер чагында туган авылында аны җирле  Кулибин дип йөрткәннәр: кемгә пультлы машина җыеп бирә, кемгә – рульле чана, үзлегеннән ябыштыру аппаратлары ясаганы да бар. Ул хәзер дә тормышын техник иҗаттан башка күзалламый. Бинт белән уралган кулына күзем төште. “Өйдә болгарка белән эшләгәндә эләктердем, техника куркынычсызлыгын үтәп җиткермәдем шул, заводта андый ваемсызлыкларга юл куелмый,“ –дип комментарий бирә Александр, елмаеп. Ул хәзер инглиз теле укытучысы булып эшләүче хатыны Анна белән Мамадышта яши. Безне озатып йөрүче Индира Сәлимгәрәева, аның һөнәре һәм чит тел белүе турында ишетеп: “Аннаның да заводка урнашасы килмиме соң, чит телле белгечләргә бездә сорау зур“,–дип кызыксынып куйды. Александр, үзенең яшенә карамастан, белемен күтәрү турында уйлана икән. Карьера баскычына менгәндә моның кирәк буласын аңлый, димәк. Ә хәзергә максатка таба үзенең һөнәри осталыкларын камилләштерү, производство серләренә төшенү юлы белән бара. Үрнәк алырдай өлгесе дә янында гына. Сүз бирегә 2008нче елда слесарь булып урнашып, хәзер җыю цехы начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән мамадышлы Валерий Владимирович Лисин турында бара. Аның күренекле хезмәт биографиясе  заводның рәсми сайтына урнаштырылган. Валерий Владимирович үзе бик тыйнак кеше булып чыкты. Хезмәт юлын эксклюзив дип санамый. Күптәннән Мамадыштан Алабугага күченеп килгән. Монда яшәргә карар кылган.  “Ford Sollers“  һәм “Северстальавто-Алабуга“  һәм “SollersАлабуга“ заводларының торгызылуы, нәкъ менә аның күз алдында булган. Үзен тулы бер  производство циклында сынаган: ябыштыру цехында эшли башлаган, буяу участогына күчкән, аннары – бирегә һәм монда  ныклап береккән. Югарыга “үрләргә“ нәрсә этәргәнме? Мөгаен, теләк кенә түгелдер. Гаҗәп: сиңа монда “инженерлык таныклыгы“ гына ярдәм итми,  ә менә эшкә новаторларча якын килүең, җитештерү вакытын кыскартып, товарның сыйфатын күтәрә алуга керткән өлешең –лаеклы бәяләнәчәк. Бервакыт ноу-хауны Валерий да тәкъдим итә, шуның белән тирә-юньдәгеләрнең ышанычын яулый. Төркиягә барып кайтырга өлгергән. Делегация составында тәҗрибә туплаган, кайткач, анда күргәннәрен производствога уңышлы керткән. Конвейердан төшкән һәр автомобильне ничек осталарча җентекләп тикшергәне сизелеп тора.  Душ камерасындагы транспортның герметиклыгын да күзәтә. Шуның өстенә эшче телефоннарның барысына да җавап бирә, башка хезмәткәрләргә бу рөхсәт ителми. Заводның эш процессы ике сменага күчерелеп маташкан бу киеренке көннәрдә аңа аеруча җиңел түгел: күчеш процессын контрольдә тотарга, эшкә яңа кабул ителүчеләргә грамоталы стажировка үткәреп, шул ук вакытта сыйфат һәм темп түбәнәюгә юл куймыйча,  эшләргә кирәк.

Илнур Мортазин

“Explorer“, “Kuga“, “Transit“ автомобильләре күз явын алып ялтырый, тирә-юньгә хуш исләр тарата, үзләренең заманчалыклары, көязлекләре белән күңелләрне иләсләндерә. Бәяләре генә авыр суларга мәҗбүр итә. Тик эш моның белән генә бетми әле. Безгә яңа автомобильгә утырып карап, “Ford“ линейкасының өстенлекләрен бәяләргә мөмкинлек тудыралар. Без, әлбәттә, мөмкинлектән файдаланабыз, күргәннән генә түгел, сынап караганнан да тәэсирләр кичерәбез. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: мондый тест-драйвны биредә эшләүчеләр теләсә кайсы автомобильгә утырып карап үткәрә ала.   Татарстанның сыйфат билгесе өчен җавап бирүләрен тулысынча аңлаганга күрә, эшләрен шулай яратып башкаралар да. Әлбәттә, моңа һичшиксез ирешәләр!

Җәмәгатьчелек белән элемтә бүлегендә өс киемемне кигәндә хәйриячелек ярдәме турында сөйләшүнең шаһиты булдым. Самара шәһәрендәге бер храм төзелешенә акча сорыйлар. “Мөгаен, гозерләрен кире какмаслар“,–дип уйлап бетерергә өлгермәдем. “Мөгаен, булышырбыз,“ – дип җавап бирделәр алар.

Язма авторы Светлана Ханова, Валерий Лисин, Индира Сәлимгәрәева (сулдан-уңга).

Фаил Шәйхетдинов фотолары

 

P.S. Заводлар эшләгәндә, ил    яши.  Ә заводлар мондый кешеләр булганда эшли әле!

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев