Ризыгыгыз хәләлме?
“Хәләл дигәннәре – хәләлме?” – хәзерге заманда иң актуаль мәсьәләләрнең берсе бу.
Моннан 15-20 еллар элек “хәләл ризык“ ниндидер ят төшенчә иде. Хәзер исә татарлар, мөселманнар гына түгел, башка диндәгеләр дә хәләл ит сатып алырга тырыша. Бүген башка диндәге халыклар ни өчен хәләл ризыкка тартыла соң? Җавап бер: ул аларга чисталыгы һәм сыйфаты гарантияләнгән, дигән ышаныч уята.
Хакыйкатьтә, нәрсә хәләл, нәрсә хәрам икәнлеген аңлау һәм белү, кешенең иң олы бурычларының берсе. Чөнки бу мөһим мәсьәләләрне игътибарсыз калдыру Аллаһ Раббыбызның дәһшәтле газабына илтә. Хәләлне билгеләүче нигез буларак Аллаһы Тәгаләнең аяти кәримәсе хезмәт итә. Раббыбыз әйтте: “ Мөхәммәд гәләйһис сәләм, аларны гөнаһлы эшләрдән тыяр һәм саваплы эшләргә өндәр, яхшы, пакъ нәрсәләрне аларга хәләл кылыр, зарарлы, пычрак нәрсәләрне аларга хәрам кылыр...”
“Дуңгыз булмаса, барысы да хәләл” - бу дөрес фикерме?
Аерым ит мәсьәләсенә килгәндә, дөресен әйтик бүген безнең халык: дуңгыз булмаса, барысы да хәләл, чөнки бу хайваннар тыелмаган", – дигән төшенчә белән яши. Ул тере килеш хәләл, әлбәттә, ә мөселман кануннары буенча суелмаган икән, ул берничек тә хәләл була алмый. Бездә дә: "Ат ите хәләл түгел икән, сыңар тояклы хайваннар хәләл була алмый", – дигән фикерләрне ишетергә туры килә. Бу мәсьәләгә ачыклык кертеп шуны әйтергә була, пәйгамбәребез заманында ат сугышта корал вазыйфасын үтәгән. Бу вакытта ат суюны тыеп торганнар. Хәрам булганы өчен түгел. Сугышта җиңү яулау атның санына бәйле булган. Ә бүген исә сугыш чарасы буларак атка ихтыяҗ юк.
Кәнфит хәрам була аламы?
Гадәттә без хәләл ризык дигәндә, итне генә күз алдына китерәбез. Бактың исә, алай гына түгел икән. Кәнфит, прәннек, торт кебек без яратып ашый торган татлы ризыклар да хәләл булмаска мөмкин. Дөрес, кайберәүләр моны чиктән тыш кылану, халык башын бутау, дияр. Әмма көн саен ашаган ашамлыкларыбызның нәрсәдән ясалганын, нинди матдәләр кушылганын белеп бетерә алмыйбыз икән шул әле. Кондитер әйберләре, гадәттә, оннан, майдан ясала, эчендә төрле кайнатмалар була. Әлбәттә, бүген бик сирәк җитештерүчеләр генә чип-чиста кайнатма ясыйлар. Еш вакыт, кайнатмага аракы, шәраб кушалар. Ә ризыкның составын карасаң, кайнатма (начинка) дип язылган. Мәсәлән, аракы кушмасаң, тортның сыйфаты булмый, бик тә коры була. Аның составында аракы юк, дип язылса да, ул бар. Ә хәләл торт ясаганда, юеш булсын өчен, төрле ысуллар кулланалар. Әгәр составында шөбһәле кушылмалар күрәбез икән, андый ашамлыкларны кулланмауң хәерлерәк. Пәйгамбәребез, хәләл дә, хәрам дә билгеле, ди. Алар катгый рәвештә билгеләнгән. Араларында шөбһәле әйберләр дә күп. Әгәр син, бүген, иртәгә монысы ярый, дип ул әйберләрне кулланасың икән, син хәрамгә якынаясың дигән сүз. Шуңа күрә пәйгамбәребез шөбһәле әйберләрдән читләшергә куша.
Хәләл - киң төшенчә
Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитеты рәисе Динар Садыйков әйтүенчә хәтта су, йомырканы да хәләл тамгасы белән чыгаручы оешмалар бар. Ул шуны да искәртеп үтә: “Үзебезнең тәҗрибәләргә таянып, шуны әйтә алам: катнаш булган һәрбер ризык та хәләл раслану үтәргә тиеш. Башка илләрдә бу тиеш түгелдер, ләкин Россиядә катгый рәвештә тикшерелүе зарур. Дуңгыз итен турыдан-туры ашамыйбыз икән, безнең организмга аның мае катнашма рәвешендә керергә мөмкиннәр. Алыйк чипсыны. Аның составында бәрәңге һәм майдан башка нәрсә булырга мөмкин, дип уйлыйбыз инде. Ароматизатор, консервантлар була. Хәрам булырлык бернинди кушылмалар да юк кебек. Бактың исә ароматизаторны, бәрәңгенең нинди майда кыздырылуын тикшерә башласаң, чипсының хәләл түгеллегенә инанасың. Көнбагыш маенда гына түгел, ә яхшырак кызсын өчен, аңа берникадәр дуңгыз мае кушып җибәрәләр икән. Яшел суган һәм каймаклы чипсының составын тикшерергә туры килде. Эчендә дуңгыз мае бар. Халык аны белеп бетерми. Әйтик, маргарин. Ул үсемлек мае кушып ясала, шулай ук хайван маен да катнаштырырга мөмкиннәр. Моны йөз процент хәләл дип әйтә алмыйбыз. Майонезга да хайван мае кушыла. Аннан майонезга кушыла торган күкәйне генә алыйк. Гадәттә, табигый түгел, ә корытылган, модификацияләнгән йомырка кушыла. Ә ул ике төрле ысул белән эшләнә. Берсе бактерия белән, ә икенчесе дуңгызның ашказаны асты бизе белән ясала. Ә бит йомырканың шундый ысул белән ясалганын берәү дә язмый”.
"Хәләл" кафе –кайчан исеме җисеменә туры килер?
Хәзер "хәләл" исеме астында бик күп кафелар, ашханәләр эшли башлады. Аларның кайберләренең хәләллеккә сертификаты бар, кайсыларыныкы юк. Без еш вакыт, хәләл ризык әзерлибез, дип сүз белән әйтүче кафе, ашханә хөзмәткәрләренә тиз ышанабыз. Оешма сертификатсыз икән, бу мәсъәләгә күбрәк иһтибар итү бик зарур. Шунысы кызык: татар, үзбәк милләтеннән булучылар, үзләрен мин мөселман дип санап, ризыкларын хәләл дип уйлый. Әмма итне каян алган, кем аны суйган? Ул моны белми. Сорый башлагач, базардан алдым, дип җавап бирә. "Хәләл" комитеты рәисе Динар Садыйков әйтүенчә, “бүген базарда хәләл ит очрату бик сирәк булган күренеш. Суйганда бәлки хәләлдер дә ул, әмма базарга барып җиткәнче, күпме куллар, арадашчылар аша үтә. Хәләл белән гадәти ит буталып бетә, ә аны буталмаган дип кем әйтә ала? Бер кеше әзербайҗан ресторанына кергән дә: "Монда ит хәләл түгел икән, ярар алайса, балык бирегез", – дигән. Ашап карагач, бик тә майлы тоелган һәм официанттан кызыксынырга булган. Балыкка тәм бирер өчен, өстенә дуңгыз мае кыздырып салдык, дигәннәр моңа. Шулай итеп, хәләл булган балык ризыгы да хәрамгә әйләнде. Шуңа күрә ризык тикшерү үтәргә тиеш. Әйтик, бөтен яшелчә, җиләк-җимешне дә хәләл дип әйтеп булмый. ГМО хәрамнәрдән санала. Кибеттә сатылган ризык табигыймы, әллә ГМО рәвешендә үстерелгәнме? Димәк, кибетләрне дә тикшерергә кирәк булачак”.
Сак булыгыз: “Хәрам”!
Хәрам ризык белән ризыкланган кешенең бу дөньяда догасы кабул булмый, кыямәт көнендә исә ул кешегә җәһәннәм газабы булачак. Әбу Хөрайрадан риваять ителә ки, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис сәләм әйтте: “ Бер кеше Раббысына ялвара, кулларын күтәреп дога кыла: “Ий Раббым, ий Раббым”,-ди. Әммә аның ашаган ризыгы хәрамнан, эчкән суы хәрамнан, кигән киеме хәрамнан, ничәк Аллаһы Тагәлә аның догасың кабул итсен”. Шулай ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис сәләм : “ Хәрамнан төзелгән җисем бары тик утка гына лаеклы”, - дип әйтте. Димәк, догабыз кабул булсын, Аллаһ газабыннан ерак булыйк, дисәк ,бары тик хәләл ризык кына кулланыйк. Йөзебез нурлы, тормышыбыз бәрәкәтле булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев