Район башлыгының тормыш баскычлары
Бу май бәйрәме көннәрендә мин Мәскәүдән кече ватаннарына кайткан дусларымны очраттым. Сөйләшкән вакытта алар: "Мамадышның Россиядә иң төзек шәһәр булуы дөресме?"- дип, гаҗәпләнеп һәм чын горурлык белән сорадылар. Аларга: "Әйе,"-дип уңай җавап биреп, бу турыда каян белүләрен дә сорадым. "Мәскәү радиостанциясенең эфирдагы яңалыклар тапшыруыннан ишеттек". Менә шунда инде мине биредәге...
Бу май бәйрәме көннәрендә мин Мәскәүдән кече ватаннарына кайткан дусларымны очраттым. Сөйләшкән вакытта алар: "Мамадышның Россиядә иң төзек шәһәр булуы дөресме?"- дип, гаҗәпләнеп һәм чын горурлык белән сорадылар. Аларга: "Әйе,"-дип уңай җавап биреп, бу турыда каян белүләрен дә сорадым. "Мәскәү радиостанциясенең эфирдагы яңалыклар тапшыруыннан ишеттек". Менә шунда инде мине биредәге төп халык вәкиле һәм журналист буларак ватанпәрвәрлек хисләре биләп алды. Россиядә-меңәрләгән шәһәрләр, аларның иң матурында яшәүне аңлау-бик кыйммәт тора. Һәм без тагын монда безнең барыбызның, бөтен мамадышлыларның да зур өлеше булуын яхшы беләбез. Әмма, килешегез, бер генә уңышлы эш тә, бүгенге көндә котлаулар кабул итүче, оста җитәкчелектән башка мөмкин түгел. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановка 55 яшь тула! Ике-өч газета битендә генә юбилей датасы алдыннан Анатолий Петрович журналистларга сөйләгәннең барысын да чагылдыру мөмкин түгел, шулай да без ике көн дәвамында Мамадыш районы буенча узган экскурсияне кәгазь битләренә күчереп карарга тырышабыз.
Чынбарлыкка әйләнгән фантазия
2010нчы елның июне. Бу вакыйга турында, дөрестән дә, республиканың бөтен матбугат чаралары да язды. Мамадыштагы яңалыкны закончалык кебек кабул иттеләр. Анатолий Иванов муниципаль берәмлекнең башлыгы була һәм власть белән бергә аның кулларына Татарстандагы иң олы район өчен җаваплылык та күчә. Башкарма комитет белән җитәкчелек иткән елларда җирле халыкның ышанычын яулаган шәхескә Бөтендөнья икътисади кризисы нәтиҗәләре белән эш итәргә туры килә. Аларның тәэсире Мамадыш тормышында да чагылмый калмады ич.
Ул һәрчак күз алдында, райондагы бер генә чара да аннан башка узмый, җиңүләрне һәм уңышсызлыкларны да аның исеме белән бәйлиләр; шәхес телгә алынганда бөтен район күз уңында тотыла, район турында сөйләгәндә - шәхес күз алдына килә. Анатолий Ивановны даими интервьюлар, язмалар яки пиарның примитив ысуллары популяр итми. Бары аның һәр нәрсәдә шәхси катнашуы, контрольдә тотарга тырышу, барысын да үз күзләре белән күрү, иң мөһим моментларны башкалар белән бер рәттән йөрәге аша уздыруы аңа һәркем өчен үз кеше булырга ярдәм итте.
Миңа журналистикада эшләү елларында, ә сезгә район матбугат чаралары аша район башлыгына бик күп төрле ракурслардан карарга туры килде.Ләкин, сөйләгәнче эшләүне өстенрәк күрә торган кеше һәрвакытта да озын һәм ихлас әңгәмәләргә ризалашмый. Анатолий Петрович елга бер тапкыр "Районга йөз белән" программасы студиясенә килә һәм сәгатьләр буе тамашачылар сорауларына җавап бирә. Әмма моңа кадәр бер тапкыр да безнең аннан рәсми хроника артында нәрсәләр калуы турында сораган булмады.
7нче майда Мамадыш муниципаль районы башлыгы 55 яшьлеген билгеләп үтә. Бу-шәхси бәйрәм, димәк, безгә аның һөнәри эшчәнлеге пәрдәсе артына күз салырга сәбәп тә бар. Анда эләккәнче, без тантананың сәбәпчесе белән мәхәббәт темасына тукталып узыйк. Үзен чолгаган бар нәрсәгә бу хисен сала Анатолий Петрович.
Нократ Яр буена Анатолий Петровичны эше дә, гаиләсе белән йөрергә чыгу да алып килә. Ә берничә ел элек аның һәр эш көне моннан башланган иде. Төзелеш материалының сыйфатын да бәяләде, бригадаларның дисциплиналылыгын һәм намуслыгын да күзәтте.
Мамадыш тарихындагы иң күләмле төзелеш акча һәм вакыт кына түгел, җентеклелек тә сорый иде. Әле, ил өчен авыр вакытларда башлап кабат дәвам итү өчен, бик тәвәккәл дә булырга кирәк иде. Амбициозлыгы өчен Анатолий Петровичны фантазер дип атадылар. Ә ул, стратег һәм талантлы дипломат, башта яр буен ныгыту буенча федераль программаның шартларын белеште, кабат кирәкле кешеләр белән килеште. Әлеге объект турында бәхәсләр һәм имеш-мимешләр бөтен төзелеш процессы барышында дәвам итте. Проекты үзгәртелде, өстәмәләр һәм корректировкалар кертелде, акчасы һәрвакыт җитмәде. Анатолий Петровичка күп тапкырлар төрле кабинетлар ишеген шакырга, район мәнфәгатьләре өчен сорарга туры килде. Алланың рәхмәте белән, аңа ишекләрен ачтылар, аны тыңладылар һәм нәтиҗәсе-булыштылар.
Бүгенге төзекләндерелгән Яр буе-уңышлы социаль яки икътисади проект кына түгел. Ул Татарстанның атказанган икътисадчысы инициативасы һәм тырышлыклары белән җиткерелсә дә, әлеге кеше анда саннар түгел, ә тротуарларында ял итеп йөрүче, төсле музыкалы фонтанына кушылып җырлаучы, аттракционнарында җилдерүче кешеләрне күрә.
-Анатолий Петрович, бик күп төрле шәһәрләрдән кунаклар да була. Сезнең өчен кемнең бәясе иң күңелегезгә ятканы булды?
-Берничә ел элек монда Бөтенроссия веломарафонында катнашучылар булган иде. Алар Владивостокка кадәр гадәти булмаган иң гүзәл урыннарны күрергә өлгергәннәр. Әмма Мамадыш Яр буе күренеше аларны әсир итте. Ихластан алар мондый матурлыкны башка бер җирдә дә күрмәүләрен әйттеләр. Билгеле, объектка иң югары бәя Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан бирелде. Казан һәм Чаллы мэрлары алдында Рөстәм Нургалиевич: "Мамадыш-периферия, әмма сездән алда шушындый гүзәл Яр буе төзергә өлгерде. Үрнәк алыгыз,"-диде. Сүз дә юк, бу цитата ниндидер дәрәҗәдә тарихи да, без беренче булып шундый гүзәллеккә ия булдык бит!
Реформатор юллары
Анатолий Петрович Ивановның район мәнфәгатьләрендәге эшләре исемлеге бик олы. Ул-авыл хуҗалыгы ярминкәләре, Авыл көннәре үткәрү, икътисади зоналар оештыру, мәктәпләрдә бизнес-планнар тормышка ашыру, "Олимпиада-100" проектын гамәлгә кертү, бюджет учреждениеләрен газлаштыру, Җөридә башта республика, хәзер инде Бөтенроссия күләмендә Питрау бәйрәмен үткәрү, Яр буен төзү, халык һәм укучылар тартылучы еллык массакүләм мәдәни проектлар инициаторы. Анатолий Ивановның оста җитәкчелегендә районда торак-коммуналь хуҗалыкны, авыл хуҗалыгы җитештерүен реформалаштыру, ТМШлар оештыру, шәһәрне һәм Красная Горка авылын төзекләндерү кебек программалар, Мамадыш РайПОсын республика лидеры дәрәҗәсенә күтәрү уңышлы тормышка ашырылды.
Бүген шәһәребезнең заманча инфраструктурасын алардан башка күз алдына китереп булмаган, торак-коммуналь секторга хезмәт күрсәтүче предприятиеләр аның планнары буенча тормышка ашырылды. 2002нче елның 21нче мартыннан, район хакимияте башлыгының икътисадка һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча беренче урынбасары булып эшли башлаган көннән башлап Анатолий Иванов авыл хуҗалыгы производствосының иң төп бурычларыннан булган аның нәтиҗәлелеген күтәрү мәсьәләсен тормышка ашыра. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, Мамадыш аграрийларының эшләре ул вакытларда бик үк яхшы түгел иде. Республикадагы сөрү җирләренең өч процентына ия булып, Мамадыш районы нибары бер процент товарлыклы продукция генә бирә иде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең электр энергиясе буенча бурычлары-28, хезмәт хакы буенча-25 миллион сумга җыелды. Гомуми кредиторлык бурычлары 400 миллион сумнан артып китте. Башта авыл хуҗалыгы предприятиеләренең олы бурычларыннан котылу схемасы төзелде. Колхозлар базасында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр оештырылды. Аннан банкротлык процедурасы үткәрелде. Бу юл авыр булып чыкты, әмма финанс савыктыруы юлына басарга мөмкинлек бирде. Шулвакытта 25 миллион сумлык финанс ярдәме алынды. Акрынлап кына район хуҗалыклары кризистан чыга башладылар.
-Анатолий Петрович, сездән шушы мизгелдә үк сезнең башлык булып эшләү елларында тормышка ашырылган өч иң глобаль эшләрегез нинди, дип сорасалар?
-Уйлап та тормас идем, җавабы әзер. Беренчесе-авыл хуҗалыгындагы ыргым. 6-7 ел элек без Татарстан районнары рейтингында 37нче урынны били идек, хәзер-икенче.
Икенчесе-торак төзелеше темплары. Мамадышта җитәкче вазыйфада эшләгән елларымда 2000 фатир төзелде, 150 барак сүтелде, аварияле торактан 700дән артык гаилә күчерелде. Михаил Булгаков мәскәүлеләрне фатир мәсьәләсе бозды дип язды, ә мин мамадышлыларны ул, киресенчә, бәхетле итте, дияр идем. Өченчесе-берсүзсез, Яр буе төзелеше. Аның дәвамы да, Ходай биреп төгәлләгәч, бөтенебезгә ошар.
"Мамадыш-Париж" бренды
Анатолий Иванов 1960нчы елның 7нче маенда ТАССРның Мамадыш районы Ылыя авылында туа. 1978нче елда - Канаш финанс техникумын, 2003нче елда Мәскәү кулланучылар кооперациясе университетын тәмамлый. Төрле елларда Дәүләт иминиятенең Мамадыш инспекциясендә участок инспекторы, Мамадыш район финанс бүлегендә өлкән экономист, статистика бүлегендә өлкән ревизор-инспектор, начальник, "Электрон" МП директоры, Мамадыш районы хакимиятенең финанс бүлеге мөдире, җирле кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе, район хакимияте башлыгының икътисад һәм эшмәкәрлекне үстерү буенча урынбасары, беренче урынбасары булып эшли. 2006нчы елның 1нче гыйнварыннан Анатолий Иванов район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкара башлый. Идарә итүчәнлек потенциалы, тәҗрибә, һәр яңалыкны эләктерә алу сәләте аңа Мамадыш исемле корабльнең капитаны булырга насыйп итә. Балачагында ул чын диңгез судносының штурвалы артына басарга хыяллана. Әмма бүген сәяхәтләрне командировкалар алыштыра. Кайда гына барса да, Нократ буенда урнашкан Мамадыштан да матуррак шәһәр юк икәнлегенә ышанып кайта ул.
-Анатолий Петрович, Лев Толстой үзенең данлыклы сүзләре белән арттырып җибәрмәгәнме?
-Минемчә ул бу сүзләрен зур булмаган аванс белән әйткән (елмая). Мин Мамадыш белән чагыштырган өч шәһәрдә дә - Венеция, Неаполь һәм Римда булдым. Европаның иң гүзәл калалары алар. Әмма аларның берсенең дә географик урнашулары, безнең Мамадыш кебек, уңайлы, матур урында түгел. Шуңа күрә потенциал зур. Мамадышның тарихи үзәге - Совет урамы район башлыгы өчен аеруча кадерле. Ул туган төбәгенең үткәнен яхшы хәтерли, шуңа күрә башкаларга караганда аның киләчәге ничек буласын күбрәк тә беләдер. Иҗаттан ерак кеше, әмма иҗатның һәр төренә дә гашыйк булган Анатолий Петрович Мамадыш гимнына кагылышлы берничә җитди киңәшмә уздыра. Гимнның һәр сүзе, һәр юлы киләчәк буыннар өчен дә актуаль булырга тиеш. 2012нче елда үзәк мәйданда, капиталь ремонт үткәрелгән район мәдәният йорты каршында, тагын бер фонтан ачылды.
Сүзендә торучы
Район башлыгы сүзендә торучан. Кешеләрдән алынган гозерләрне ул нинди дә булса гамәлне тормышка ашырганда нигез буларак кабул итә, ә инде тәнкыйть һәм кайчагында таралган гайбәтләр тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч кенә бирәләр. Анатолий Иванов райондашларны үзенең командасы әгъзалары дип кабул итә. Менә шушы аңарга инде ничә ел буе Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң төзек саналган районны җитәкләргә мөмкинлек бирә. Бердәмлек, оешканлык Мамадышка белем сыйфаты, авыл хуҗалыгы тармагындагы күрсәткечләр, кече һәм урта бизнес, торак төзелеш буенча җөмһүриятебездә лидерлар рәтенә чыгарга ярдәм итте. Анатолий Петрович әлеге тармакларны шәхсән үзе контрольдә тота.
Аның тәкъдиме белән җирле укучылар тәүге мәртәбә "Сәләтле балалар", "Олимпиада-100", "Тормыш дәресләре" проектларында катнаша башладылар. Тәрбия мәсьәләрендә ике бала атасы консерватор булып кала, яшьләр белән аралашуның яңа формаларын эзләү өчен вакытын әрәм итми. Иске ысуллар, әгәр аларны практикада дөрес куллана белсәң, яхшы эшлиләр. Үзенең тыгыз эш графигында ул студентлар белән очрашуга вакытын таба, кайчагында алар янына үзе бара, ел нәтиҗәләре буенча аларны бүләкләр өчен дә. Анатолий Петровичның җиңү белән кайткан спортчыларны төнлә белән уянып, котлаган чаклары да аз түгел.
Менә без спорт мәйданчыгына килдек. Анда тренерлар Илья Шевяхов һәм Сергей Солодаев җитәкчелегендәге хоккейчылар күнегүләр уздыралар иде.
-Егетләр, район башлыгы хоккей уеннарында еш була. Андый чагында җаваплылык артадыр, әллә инде ул үз кешегә әверелдеме, аның уеннарда булуына ияләшеп беттегезме?
-Ул шулкадәр үзебезнең кеше, җаваплылык мәртәбәләр белән арта, - диделәр тренерлар.
Анатолий Петрович Татарстан чемпионнары, чирәмгә ял итәргә утырган малайлар белән аталарча аралашты. "Иң мөһиме - йолдыз чире белән чирләмәскә. Шул чагында гына уңыш сезнең белән булыр," - дип киңәшләрен бирде ул яшь хоккейчыларга.
-Беләсезме, менә бу малайларның, көндәшләр капкасына керткән һәр алкадан соң сөенечләреннән бер-берләренә ташлануларын күргәч, минем тәннәрем чемердәп китә, аларның җиңүләре белән горурланам, үземне бәхетле дип саныйм. Бүген бездә 300дән артык бала спортның әлеге төре белән шөгыльләнә. Әгәр спорт үҗәтлеге, җиңүгә омтылышлары булмаса, алар бүген кайда булырлар, ни кылырлар иде?..
Эшмәкәрләр белән чәй өстәле артында
Район эшмәкәрләре белән бер аякта атлый районыбыз башлыгы. Сүз уңаеннан, Анатолий Иванов районыбызда шәхси эшмәкәрлеккә юл салган беренче кеше. Шуңа күрә ул бу эштә мөстәкыйль булырга омтылу белән генә ерак китеп булмаганын яхшы белә. Инициативалы мамадышлыларны дәүләт яклавының төрле формалары белән документларның коры һәм лаконик телләрендә таныштырмыйлар. Район башлыгы эшмәкәрләр белән бер чынаяк чәй артында очрашуны гадәткә кертте, анда ул республика һәм район җитәкчеләренең тәкъдимнәре турында тәфсилләп сөйли. Бөеклек турында хыялланырга, глобаль фикер йөртергә аны тормыш өйрәтте. Ул күп мәртәбәләр карап торышка гамәлгә ашмаслык эшләргә дә алынды. Югары трибуналардан Мамадыш районы башлыгы мантра кебек кабатлый: "Иң мөһиме - башларга!" Һәм ул үз куллары белән юл сала, аның артыннан башкалар иярә. Безнең алдыбызда буш кыр, әлегә буш кыр... Анатолий Иванов берничә елдан районның инвестиция җәлепчәнлеген күтәрергә мөмкинлек бирәчәк буш кыр уртасында интервью бирә.
-Безнең алда-118 гектар мәйданлы кыр. Аның 80 гектарын "Вятка" сәнәгать мәйданчыгы өчен бүлеп алдык. 20нче майдан соң дүрт район делегациясе әлеге проектларны яклау өчен Мәскәүгә юл тотачак. Мин биредә якын киләчәктә завод-фабрикалар пәйда булачагына, аларның Мамадышның үсешенә яңа импульс бирәчәгенә ышанам. Инвестицияләр үзләренең эшләрен башкарачаклар: яшьләр кайтачак, демографик хәл дә яхшырачак - бу бер сулыш саф һава кебек. Мәйданчыкны булдыру, инвесторларны җәлеп итүгә караганда, әллә ни авыр түгел. "Алабуга" махсус икътисади зонасы ни өчен интенсив үсә, дип уйлыйсыз? Чөнки безнең Президентыбыз инвесторларны эзләүдә һәм аларны җәлеп итүдә бик актив. Бер ай эчендә ул җиде илдә булырга өлгерде. Күз алдына китергесез темплар! Ел дәвамында Алабугада (шуны истә тотыгыз, кризис шартларында бу) тугыз гигант җитештерү мәйданчыгы ачылачак.
Бер чынаяк чәйдән соң "Изге касә"гә
Соңгы биш елда эшмәкәрлек мохитендә яңа исемнәр, яңа җитештерү участоклары, тулы бер заводлар пәйда булды. Модернизация барлык тармакларга да кагылды, диярлек. Шул исәптән - сәламәтлек саклау өлкәсенә дә. Анатолий Петровичның яхшы кәеф, рухи сәламәтлек буенча үз рецептлары бар. Аның дәвалаучысы - Алла, даруы - дин. Менә шуңа күрә дә алар улы Раджив белән уникаль чишмәне торгызуга алындылар да инде.
-Анатолий Петрович, әлеге чыганакны торгызу идеясе ничек туды?
-Чиркәүдә хезмәт итүче Тамара түти 2010нчы елда минем яныма килде һәм чишмәнең суы агудан туктавы турында әйтте. Без улым белән бардык, куллар белән җирне актардык һәм дымның югалмаганлыгына ышандык.
Икенче көнне үк техника җибәрдек, тирән чокыр казыдык, тимер-бетон боҗра урнаштырдык. Әмма су барыбер күренмәде. Шул чагында бабайларыбыз юкка гына агачтан бура куймаганлыгы искә төште... Шулай эшләдек тә, һәм ... су бәреп чыкты. Себердән бура өчен, озак еллар чыдый торган махсус агач кайтарттык. Сез шаһитләр - чыганак моңлы тавыш белән агып утыра, кешеләр бирегә суга гына түгел, рухи яктан чистарыну өчен дә киләләр. Президент катнашында узган укытучыларның август киңәшмәсен еш искә алам. Беренче объект - "Җир әлифбасы" уку кыры. Яңгыр коя, кунаклар палаткаларга кереп беттеләр. Әгәр һава торышы үзгәрмәсә, балалар Нократ яр буенда әзерләгән программаларын күрсәтә алмаячаклар.
Мин палаткадан чыктым да, "Изге касә"гә таба басып, Алладан могҗиза турында сорадым. Ул чынлыкка ашты. Болытлы күк йөзе кояш нурларына күмелде, барысы да уйлаганча килеп чыкты.
"Изге касә" комплексы территориясендә Анатолий Иванов үзен тыйнаграк тота, үзе һәм башкалар өчен сәламәтлек турында һәр көнне Алладан соравын таный. "Кешеләргә мөмкин кадәр файдалырак булып каласы килә",-ди ул. Күктәге Алла белән сөйләшкәндә, Мамадыш районы башлыгы акча турында да искә ала. Ни әйтсәң дә, ничек кенә булмасын, безнең матди дөньяда аннан башка берни эшләп булмый.
Район башлыгының: "Безгә Алла районны башка югарылыкларга, сыйфатлы үсеш дәрәҗәсенә күтәрерлек күп итеп инвестицияләр бирсен," - дигән сүзләрен китерәм.
Балачактан икътисадчы
Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләләрендә грамоталы сәясәт мамадышлыларны төрле дин вәкилләре арасында килеп чыгарга мөмкин булган каршылыклы вакыйгалар вакытында бергә туплады. Албай авылындагы чиркәүне яндыручы нәкъ менә низаг чыгарырга өметләнгән иде бит. Храм торгызылды, ә район җитәкчелеге толерантлыкны саклауның бөтен чараларын күрде. 2014нче елның җәендә татар Сабантуен һәм керәшен мәдәнияте фестивале Питрауны без олы бер тату гаилә булып бәйрәм итә алдык. Башкача була да алмый иде инде.
Без туган авылда - Ылыяда. Анатолий Петрович бергә-бергә җиңелрәк икәнен һәрчак белә. Ул ишле гаиләдә үскән, әти-әнисе таләпчәнлек белән аерылып торган, йортлары кечкенә, тормыш авыр булган. Анатолий Иванов башка авыл малайлары кебек үк 10 тиенгә кинога йөргән, шуклыгы өчен почмакта басып торган, җәйге төннәрен печәнлектә йокларга яраткан.
-Малларга сәндерәдән печән төшердем дә, күбрәк киткән сыман тоелды. Төшеп, артыгын кире менгердем. Моны күзәтеп торган әти: "Икътисадчы булыр бу!" - диде. Сүзләре рас килде, - дип көлә район башлыгы.
Тик икътисадчы булганчы яшүсмергә башта йорт эшләрен алып барырга өйрәнергә туры килә әле. Ивановлар гаиләсе күп эшли, эш олысына да, кечесенә җитәрлек була.
- Минем вазыйфага тавыкларны һәм сарыкларны карау керә иде. Яңа туган сарык бәрәннәрен шешәдән имезеп үстерергә туры килде. Сарайдагы тиресне чыгарып бетермичә, урамга уйнарга чыгарга ярамый иде. Әтиебез - мәктәп директоры, авылдагы иң катгый кешеләрнең берсе, авылдашлар аның карашыннан да курка иде, моның зур хөрмәт билгесе булуын хәзер генә аңлыйм. Буш вакытта без футбол уйный, күрше авылларның командалары да безнең кырга килә иде. Без - һәрвакытта лидерлар рәтендә. Балачакта Мамадышка килеп, спорт кибетендә футбол тубы күргәнемне хәтерлим. Өч тәңкә тора, ә минем акча юк. Прокуратурада эшләүче дәдәйдән акча сорап, сатып алдым. Чиксез бәхетле идем мин ул минутларда.
(Фильмда сез район башлыгының шул кырда туп тибүе турында эксклюзив кадрлар күрәчәксез, күздән ычкындырмагыз).
Бүген Ивановларның туган йортларына балалар әниләре һәм әтиләре вафат булган көннәрдә, аларны искә алу өчен бергә җыела. Сабантуйга да бергәләп кайталар. Күренекле авылдашлары турында кино төшергәнне күргәч, Ылыя йокысыннан уяна башлады. Анатолий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган һәйкәл төзелеше белән кызыксына, авылдашлары белән аралаша, күршеләренең хәлләрен белә. Барысы да ихлас күңелдән, авылча башкарыла.
Анатолий Петрович авылны ял итәргә, саф һава суларга мөмкин булган туристлык зонасы гына итеп кенә күз алдына китерми, биредә яшәүче хезмәт сөүче халыкка яхшы инфраструктура, медицина хезмәте, авыл бизнесы белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылырга тиешлеген ассызыклый.
-Дәүләт, бигрәк тә федераль яклаудан башка авылны саклап калу авыр булачак. Бүгенге көндә Россиянең 27 процент халкы авылда яши, ә безнең районда бу сан 70кә җитә. Без авылларны саклап калу максатына юнәлтелгән күп кенә республика программаларында катнашабыз. Тик бу гына аз. Федераль дәрәҗәдәге нәтиҗәле, масштаблы программа кирәк, - дип, уйлары белән бүлешә башлык.
Яңадан шәһәргә кайтабыз
Анатолий Петровичның ике баласы бар, ә менә тудырган идеяләре бик күп. Шуларның берсе - торак милекчеләре ширкәте. Без әлеге темага Тукай урамындагы 6нчы санлы ике катлы йорт янында юкка гына тукталмыйбыз. Гаиләсе белән озак еллар буе нәкъ шушында гомер кичергән ул. Яңа йортка күчү тарихын үз авызыннан ишетик:
- Мин ул вакытта район финанс бүлегендә эшли идем. Алдынгы хезмәткәргә шәхси йорт төзергә финанс средстволары тәкъдим иттеләр. Оешмабыз җитәкчесе Владимир Потеряхин: "Син яшь кешегә йорт нәрсәгә, миңа төзик, ә үз фатирымны сезгә бирәм,"- диде. Нәкъ шулай килеп чыкканына мин шат. Бик бәхетле гомер кичердек без ул фатирда. Эштән кайткач, бөтен йортыбыз белән түтәлдә эшләргә чыга, төнлә форточкадан шланг белән су сузып, сыемнарны тутырып куя идек. Шул елларда беренче "Москвич-4112"- джип сыман кәттә автомобилемне сатып алдым. Озак хезмәт итте ул миңа.
Башлык ТМШ төзү турындагы җитди истәлекләрен хәтерендә яңарта. Беренче җыелышларда халык төрле ширкәтләрне оештыруга кискен каршы чыга. Хәйләгә керешергә: кайбер йортларда бюджет хисабына ремонт үткәреп, торбаларын алыштыргач: "Бу ТМШ булганнарда гына шулай эшләнә!" - дип әйтергә туры килә. Яхшырак яшәргә теләүчеләр үзләре үк бердәм коллективка керергә сорый башлыйлар. ТМШлар бездә аларны төзү турында президент указы чыкканчы ук гөрләп эшли иде инде.
42 квадрат метрдан иркен өйгә
Майская урамы. Аның иң мәшһүр кешесенә бәйле үз тарихы бар. Хастаханә артындагы бу җирләр "Кызыл флаг" колхозы кырлары иде. Анатолий Иванов берьюлы өч участок рәсмиләштерә: үзенә, сеңлесенә, энесенә. 90нчы еллар башында ул төзелеш бизнесы белән шөгыльләнеп ала, сатарга йортлар сала. Рәттән үзенә дә өй торгызырга була. Икътисадчы сиземләве аңа төзелеш материаллары алырга куша, 1991нче елда ул моны уңышлы гына башкарып та куя. Алу шарты буенча, ссуданы түләү ике елдан соң гына башкарылырга тиеш. Ике атнадан илдә кризис башлана. Анатолий Петрович йортын уңышлы гына төзеп куеп, банкка ярты хезмәт хакы күләмендәге сумманы кире кайтара. Сүзне тагын үзенә бирик:
- Торакта иң мөһиме - аның уңайлылыгы. Өй киң, иркен килеп чыкты, аны карап тоту да чыгымнар сорый әлбәттә. Эш әкрен генә пенсиягә таба тәгәри, хатын да лаеклы ялда лаеклы яшәү өчен кечкенәрәк йорт төзеп керү турында еш сүз куерта башлады. "Бер бүлмәле фатир булса да ярый",- ди. Хәзергә шаярта, еллар үткәч, алдагысын белмәссең...
"Өченче баланы алып кайтмавыбыз кызганыч"
Безне үз өенә кунакка чакырган киң күңелле хуҗа сүзне шулай дип башлады. Эшлекле костюмын тиз генә спортныкына алыштырды. Кулларына бильярд кийы тотты. Бильярдны ул футбол кебек үк ярата.
Өйдә күп санлы гаилә фотографияләре. Бер-берсенә ягымлы, кайгыртулы караш рәсемнәрдә дә чагыла. Ивановларның аерым гаилә традицияләре юк, алар шатлыкта да, кайгыда да бергә. Тик март алар өчен бик үзенчәлекле ай булып чыкты: бәхет бүләк итүчегә мәхәббәт аңлату ае.
- 8нче март - Халыкара хатын-кызлар көне, 16нчы март - Маргарита Семеновна белән танышу, 23нче март - килен төшерү (танышуга бер атна үтүгә үк!), 28нче март - аның туган көне. Март - безнең иң яраткан ай. Шулай тиз өйләнүемә бервакытта да үкенгәнем булмады. Хатыным - ышанычлы тылым. Мин аңа барысы өчен дә бик рәхмәтле. Балаларга яхшы тәрбия биргәне, булдыклылыгы, мөлаемлылыгы, акыллылыгы белән өйдә гаилә бәхете, рәхәтлек тудырганы, мине үсендереп, канатландырып, зур эшләргә рухландырып торганы өчен рәхмәт. Ризыкларны аның кебек тәмле итеп бер генә данлыклы ресторан шеф-пешекчесе дә әзерли алмый. Быел күркәм тормыш коруыбызның 30 еллыгын бәйрәм иттек, - дип, җылы тәэсирләре белән бүлешә йорт хуҗасы.
Маргарита Семеновна - бик яхшы хуҗабикә, кулыннан килмәгән эше юк.
-Җәен йортыбыз территориясе чәчәкләргә күмелә. Чисталык, матурлык, күркәмлек күңелемә хуш килә. Иремнең шәһәребезне матурлавына сөенеп туя алмыйм. Кичләрен без еш кына машинада шәһәр әйләнергә чыгабыз. Анатолий Петрович урамнарны карап йөри, тагын эш турында сөйләшә башлый. Тормышыбыз шулай корылган, берни эшләр хәл юк. Минем юаныч хәзер - оныклар, аларның фотографияләрен кызыбыз Алена Мәскәүдән көн саен җибәреп кенә тора. Баланың баласы балдан татлы, диләр, хак сүзләр икән! - ди Маргарита Семеновна.
Анатолий Петровичның эш иртәсе 5.30 сәгатьтә башлана. Алар бер-берсенә хәерле төнне 23.00 сәгатьтән дә иртә теләмиләр. Биредә ял көне юк, тик китап һәм һәр иртәдә дога укыр өчен вакыт табыла. Ә догада Мамадышның һәр карыш җире, һәр кешесе өчен иминлек, бәрәкәт сорала. Газета материалында гына безнең экскурсиянең барлык объектларын чагылдыру мөмкин түгел. Без район башлыгын сез моңа кадәр белмәгән яктан ачарга тырыштык. Тик иң якты мизгелләр юбиляр турында төшергән фильмда тагын да киңрәк чагылачак. Аны 7нче майда 17.30 сәгатьтә "Мамадыш ТВ" каналында карый аласыз. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!
P.S. Кайвакытта бик тантаналы фразаларга караганда иң гади сүзләр урынлы була. Еш кына 55 яше тулучыларга: "Бүген Сезгә тормыш ике "5"ле куйды",-диләр. Тик район башлыгы гади кеше генә түгел, шуңа күрә билгеләү дә башкачарак. Бүген тормыш аңа өч "5"ле куя: үрнәк гаиләсе, хакимияттә 14 ел эшләүнең биш елын район башлыгы постындагы реформалары, алгарышлар тулы күркәм тормыш юлы өчен. Һәм алар барысы да - ныклы!
Светлана Ханова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев