“Могҗиза бар ул!“ – ди Мамадышта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Минһаҗ Миннеханов
Бөек Ватан сугышында Ватанны саклап тиңдәсез батырлык күрсәткән яүгирләр бар. Сүзем гап-гади солдат турында.
Халкыбыз фронтта юлбарыстай сугышкан, тылда аттан артык эшләгән, үзен аямаган. Үлем белән исәпләшмичә, илен, иптәшләрен саклап геройлык кылган батырларга хөрмәтем зур. Алар игътибар үзәгендә, аларны зурлыйлар, алар турында гәҗитләргә язалар, китаплар чыгаралар, исемнәрен, урамнарга, мәктәпләргә кушалар, һәйкәлләр куялар. Алар батырлыгы фронтта йөзләрне, меңнәрне көрәшкә рухландырган, тылда тырышып эшләргә чакырган. Ни дисәң дә, сугышта катнашкан уннарча миллион солдат белән чагыштырганда тиңдәшсез батырлык кылучыларның саны азрак. Җиңүгә китергән сәбәпләр арасында гади, рядовой солдатның өлеше зуррак Аның фидакяр хезмәтеннән, ә сугыш, беренче көннән алып соңгы көненә кадәр, дистә миллионнарча кешенең көне – төне эшләвеннән гыйбәрәт, көндәлек бурычын – һөҗүм, саклану вазыйфаларын үтәвеннән, сугышчан иптәшләренең, үзенең гомерен ничек саклавыннан тора.
Минемчә, дәһшәтле сугышта җиңүгә хәлиткеч өлеш керткән гади солдатның тормышы, батырлыгы әдәбияттә иң аз яктыртылган, ә бу гаделсезлек. Алар “һәм башкалар” исемлегендә йөри, бүләкләнүчеләр арасына да аз эләгә.
Сугышта могҗизалар булуына бүген дә ышана Мингаз, ничек ышанмыйсың?!
1948 елның марты. Ул, юлдаш солдатларга хәерле юл теләп, газиз Татарстан җиренә аяк басты, Кукмара стансиясендә вагоннан төште. Аякларны язу өчен алга-артка йөргәндә, хатирәләргә бирелде.
1943 елның 10 гыйнварында аны Кызыл Армиягә чакырдылар. Туган авылы Түбән Ушмыдан Искәндәров Әхмәт, Сапкин Акрам, Кәримов Хафиз, Гыйлфанов Гали, Садриев Гали, Исхаков Давыт, Хафизовкадан Шәрәфетдинов Хәсән, Арташтан Хөҗҗәтов Миннәхмәт Мамадыштан Арчага ат белән барып хәрби эшелонга төялеп киттеләр. Ул биш елдан әйләнеп кайтты. Кая микән сез дуслар? Исән микән сез? Кайда калдыгыз икән? Инде караңгылана. Кукмара йортларында ут алынган. Бу зур бәхет. Сугыш вакытында, дошман самолетлары бомбага тотмасын дип, өйләрнең тәрәзәләре кич җитүгә томалана иде. Китте Мингаз вокзалга, кунып чыгарга танышлары юк. Туган авылы алтмыш – җитмеш чакрымда, Кукмара Тәкәнеш, Мамадыш районнары аша тәпилисе бар. Вокзалда юл капчыгыннан ризык алып кайнаган су белән бастырып куйды, биштәрен баш астына куеп, йокларга тырышты, боргаланды, торып утыргалады, йөргәләп керде. Хатирәләр тынгы бирмәде. Күңеле тыныч булмаса да, ул дәһшәтле сугыштан исән кайтучыларның берсе. Ул - 1925 елның 20 июлендә туган малай. Мамадыш төбәгенең Түбән Ушмы авылында. Зур авыл, 700-800 йорты бардыр. Патша вакытында кара багана утыртылган усал авыл. Кешеләре тәвәкәл, тырыш, бер - берсен яклый, якын итә торган.
Егерме биш ел патша хезмәтендә булган, Георгий хачы белән бүләкләнгән бабасы Габдуллин Сибгатулла алдына утыртып сөйгәнне дә, сугыш турында сөйләгәннәрне дә хәтерли әле ул. Әтисе Сибгатуллин Миннехан Беренче бөтендөнья сугышында яралана, куллары гарипләнгәч тә өенә җибәрмиләр, хезмәт армиясенә күчерәләр, 1913-1914 елларда Казанда хезмәт итә.
Сугыш дәһшәте Мингазны да бөтереп алды. Бөек Ватан сугышына кадәр дә байтак михнәт күрде ул. Күңелне имгәткәннәре дә бар.
1936 елда әнисе Мәликә үлде. Аңа 11 яшь булса, сеңлесе Маһирәгә бер яшь иде. Кабат үги әнисе Сәгадәтбану тәрбиясендә үстеләр. Гаиләләре ишәя барды: Миннур, Минзәлифә, Миннегөл, Сәкинә, Хәсән, Мөнип туды.
Авыр булса да, әти-әнисе аны укытты, бишенче сыйныфны ничек тә тәмамлады бит. Үзләренең “Кызыл флаг” колхозында төрле эштә йөрде, соңрак хыялы тормышка ашты – ат җикте. Тыныч кына яшәп ятканда, 1941 елның маенда, Исхаков Давыт, Һадиуллин Зәйнулла белән өчесен Зеленодольскига ФЗОга – фабрика – завод өйрәнчекләре – мәктәбенә җибәрделәр. Сорап-нитеп тору юк. Бер айдан Бөек Ватан сугышы башланды. Мәктәптә хәрби тәртип. Укыйлар да, эшлиләр дә. Шунысы әйбәт: ашаталар, киендерәләр, яшәргә бүлмә бирделәр. Аларны Зеленодольскидагы хәрби заводта эшләргә әзерлиләр, көн юк, төн юк. Мингазга, Давытка, Зәйнуллага да ошый монда. Тамак тук, өс бөтен. Ә бит авылларда инде ачыгалар. Ләкин сагыну саргайта! Калмакчы да була Мингаз, качмакчы да. Инде 1942 елның көзе. Түбән Ушмыдан чыгып киткәнгә бер ел да дүрт ай үтте, ә кайтырга акча юк. Давыт тапты хәйләсен. Башта Волгадан пароход белән Камага, аннан Кама буйлап үзләренең Соколка пристанена ничек кайтасын белде. Билетка күпме акча кирәген белделәр. Аннан, ФЗО киеменнән булсаң, кулга алып кире Зеленодольскига сак астында кайтарасыларын да аңладылар. Димәк, ФЗО киемнәрен базарда саталар, билетка акча шул була. Алар берничә тәүлек ач кайтырга да риза. Ашханәдә бирелгән ипиләрен киптерделәр, запас тупладылар. Киемнәрен саттылар, качтылар, калтырый- калтырый Соколкага кадәр кайттылар. Кесәдә бер тиен акча, биштәрдә бер телем ипи калмады. Соколкадан Мамадышка пароход белән менделәр. Аларның өчесен дә биштәрләр, капчыклар белән күмде мәрхәмәтле якташлары. Мамадыш инде үзләренеке, монда булганнары бар. Зәйнулла Акманга, Мингаз белән Давыт Түбән Ушмыга төнлә генә кайттылар, кеше-кара күрмәсен. Чөнки алар ФЗОдан качкан бәндәләр. Кайтардылар, диделәр. Зеленодольск эзләтмәгәч, Түбән Ушмы Авыл Советы чокчынып маташмады. Авылда эшче кулларга кытлык, бигрәк тә ир-атка. Ә Мингаз белән Давыткка 17 яшь, егәргә тиенгән чаклары, хет кая җибәр, эшне ялтыратып куялар, хәлсез әби- бабай түгел.
Әйе, 1943 елның 10 гыйнварында Мамадыш военкоматы аша сугышка алдылар тугыз егетне. Арча вокзалыннан кузгалган эшелон Ерак Көнчыгышның Чита өлкәсенә егерме тәүлек барды. 92 укчы өйрәнү полкында корал белән эш итәргә, стройда йөрергә, сугыш алымнарына, кече һәм өлкән командирларның званиеләрен аерырга өйрәттеләр. Устав уку дәреслеге иде. Шушында ук 1943 елның 25 гыйнварында Ватанны соңгы тамчы канга кадәр сакларга ант иттеләр. Тугыз якташны шушында төрле берләшмәләргә тараттылар да. Өйрәнүләр тәмамлануга Миргазны 1016 укчы полк составында Көнбатыш фронтка җибәрделәр. Псков юнәлешендә хәрби эшелоннан төштеләр, җәяүләп, фронтка юнәлделәр. Ял да, ашау да, көн дә, төн дә юк. Җилкәдә биштәр, иң башында биш патронлы винтовка. Барган уңайга һөҗүмгә ташладылар. Алдагы солдатлар чалгы белән чапкан сыман кырылгач, оборонаның икенче сызыгына чигенделәр. Рота командиры аны элемтәчегә ияртеп, өзелгән чыбыкны ялгарга җибәрде. Авыш тау итәгендә өзекне таптылар гына, немец снайперы Мингазның күкрәген яралады. Бәхете бар икән, аны элемтәче ташламады. 1943 елның 10 мартыннан апрель азагына кадәр 3225 госпитальдә дәвалангач фронтка китте. 1944 елның 1 Маенда Ленинград шәһәрендә парад уздырылды. Минһаҗ да атлады герой шәһәр буйлап. Парадтан соң туры сугышка керделәр. Аннан 382 һөҗүм итүче дивизиянең 1267 полкында Ленинград өлкәсенең Оренбаум, хәзерге Ломоносов шәһәре янына китерделәр. Һөҗүмгә боерык бирелгәч, Вуокси елгасын катер белән кичә башладылар, елга бик тирән икән. Алар катеры каршы ярга чыгып кына җитте, дошман самолётлары килеп башка катерларны бомбага тотты. Яр буендагы сулы чокырга чумып кына исән калды. Киемнәре, биштәре лыч су булды, ярый әле җәй көне. Ә елгада бик күп солдат батты. Һөҗүмгә ташланып мылтыгыннан ата – ата йөгергәндә киемнәре кибеп тә бетте, аның каравы елганы кичкәндә дә, атака вакытында да исән калды, Аллага шөкер. Сугыш котычкыч дәһшәтле булды. Башта артпотготовка, аннан һөҗүм, ул тавыш, ул ут, ул җирнең күккә чөелүе – ахрызаман сыман! Ничекләр исән кала солдатлар бу мәхшәрдә?! Соңрак, урман эченнән һөҗүм иткәндә, аңа немец пулясы тиде, сул калак сөяге астыннан кереп үтәли чыккан, әздән генә йөрәкне эләктермәгән.
1944 елның 8 августыннан 02477 хәрби госпитальдә дәваланды. 1944 елның декабрендә, хәрби хезмәткә яраклы дип табылгач, 1251 запас укчы полк рядовое Латвиягә “Курляндия капчыгына” җибәрелде. Власовчыларга, эссовчыларга каршы сугышты. Бер көнне алар басудан һөҗүм иттеләр. Урман кырыендагы өйдән власовчылар пулеметтан сиптерә, безнең солдатлар баш күтәрә дә алмый, яраланучылар саны арта. Командирлары иң төз атучы сугышчысы Мингазга дошманны юк итәргә боера. Мингаз яндыргыч потрон сорый, ләкин ул юк, аннан трассирующий патрон таптыра. Мингаз өйнең салам түбәсенә ата, йорт дөртләп кабына, дошман юк ителә. Командирлары строй алдында рядовой Миннехановка рәхмәт белдерә. Бөек Җиңү көнен Латвиядә каршылый, ләкин аларга бәйрәм итәргә насыйп булмый, әсир төшкән немец офицерларын, солдатларын тиешле урынга озаталар, көн юк, төн юк.1945-1946 елларда рядовой Миннеханов Эстониянең Тарту шәһәрендә хезмәт итә. Шуның белән горурлана: аларның дивизиясе татар халкының легендар батыры Шакирҗан Мөхәммәтҗанов – Александр Матросов хезмәт иткән хәрби берләшмә. Мингаз өченче ротада хезмәт итә, ә беренче ротада милләттәше Матросовның җыйнак итеп җыештырылган койкасы тора. 1947-1948 елларда Украинаның Житомир шәһәрендә хәрби бурычын үти солдат.
2 нче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “Сугышчан хезмәтләр өчен”, “Хезмәт даны” медальләре белән бүләкләнә Бөек Ватан сугышы рядовое укчы Миннеханов Мингаз. Менә нәрсәләрне хәтерләде йокысызлыктан интеккән, Кукмара тимер юл вокзалыннан чыгып болытлы күккә, караңгылык каплаган бистәгә карап торучы солдат.
Иртәгәсен йокылы-уяулы хәлдә такта утыргычтан торды да, битенә ике уч су сипте генә, вокзал ишеге ачылып та китте, аннан, нәкъ моннан биш ел элек, Арча вокзалыннан хәрби эшелонга утырып Ерак Көнчыгышка, Чита өлкәсенә бергә киткән авылдашы Исхаков Давыт, Арташ егете Хөҗҗәтов Миннәхмәт килеп кермәсенме!? Егылып китәрдәй булды Мингаз! Аллаһы Тәгалә бар ул! Ул сөенү, ул кочаклашу! Вокзалдагы бар халык уянып бетте, ләкин берсе дә сукранмады, сөенде генә.
Давыт белән Миннәхмәтнең японнарны тар-мар иткәннән соң, Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайтып килүләре икән. Капчыклар чишелде, гөрләшеп чәй эчтеләр. Давыт белән, Миннәхмәтнең иптәше кайнаган су ташып торды, су бетә торды, ләкин якташларның сүзләре бетмәде. Ничә үлемнән калып биш ел ике ай егерме көннән соң Кукмара вокзалында очраш әле син!
Бар, сугышта да могҗизалар бар икән!
Транспорт юк. Киттеләр өч якташ Кукмара-Мамадыш юлыннан тәпиләп. Район үзәге Тәкәнешне узып Олыязда бер мәрхәмәтле әбекәйдә төн кундылар. Аннан Түбән Ушмыга кайттылар, чәйләп алганнан соң, Миннәхмәт Хөҗҗәтовны туган авылы Арташка озаттылар.
Өйдәгеләр, сугыш тәмамлангач та өч ел дәвамында туган йортына аяк баса алмаган уллары, абыйлары Мингазны кочак җәеп каршылады. Самовар җырлады, коймак чыжлады, күрше-күлән керде, үзенекеләрне белешеп сораулар тезде. Искәндәр Әхмәтов, Акрам Сапкин, Хафиз Кәримовның якыннары Мингазны ничек күрәсе килмәсен? Публиге килү соңгы хөкем түгел, бәлки, Мингаз сыман кайтып та килерләр. Аның турында да исән түгелдер, исән булса бер кайтыр иде, дип сөйләште халык. Әнә табын түрендә балкып утыра ич.
Авылда тормыш авыр. Өйләре дә шактый бирешкән, энекәшләре, сеңелләре туган, гаилә ишәйгән. Тиз арада сельпога эшкә урнашты, атлар тәрбияли, бахбайлар белән авыл кибетләренә товар ташый. Аңа инде 23 яшь, сугыш маңгаена сырлар да салды. Сугышның бер елы ничә елга исәпләнә икән? Аңа инде утыз гына түгелдер. Авылдашы Мәрьямгә күзе төште. Кыз колхозда абруйлы кеше, бригадир, сугыш чорында тракторда эшләгән. Могҗизага да тарыган.
1945 елның 20 апрелендә ул Демьян басуында эшләгән, басуны сукалап бетергән генә, тракторы көйсезләнгән. Кабыза алмаган. Берзаман ишелеп кар ява башлаган. Юеш, сулы кар, бөртекләр шулкадәр дә эре, күктән тавыш чыгарып төшәләр. Тиз арада җир өсте бер чирек кар белән каплана. Нишләсен Мәрьям?! Түбән Ушмыга кайтырга кирәк. берничә чакрым, аякта чабата. Кар сулы, китереп баса, чабатаны су күмә. Берзаман аяк тоймый башлады. Туктамаска, уязларда чокырга чуммаска кирәк. Алайса, бетәсең, эзләп тә таба алмаслар.
Ә дөньяның матурлыгы, аклыгы, сафлыгы искиткеч! Бу кар Җиңү хәбәрчесе булгандыр.
Кабат бу көн - 1945 елның 20 апреле - һәр елның 20 апрелендә төшенә керә башлады. Нәкъ 63 ел.
Мингазны якын итте Мәрьям. Сабыр, акыллы эшчән. Күп сөйләшмәс. Аларга гаилә корырга вакыт, арага сугыш кермәсә, Ушмы кызлары күптән гаилә корып балалар үстерер иде. Авылның күпме ир-егетләре шәһит китте, ә алар шушы кызларның ак өмете иде.
Никах укыткач, әти-әниләре белән киңәш-табыш иткәч, янәшәдә булган “Мамадыш совхозы”на күченделәр.
Эш тә бар, акча да түлиләр. Каралты-кураңны торгызырга да, өй салырга да була.
Бер ел чүкеч сукты Мингаз, ә 1950 елдан тимерче.
Утыз биш ел буе, берничә бүлекчәсе, меңләгән гектар җире, меңләгән баш терлеге булган хуҗалыкның алыштыргысыз тимер остасы булды. Һәр ел саен совхозда техника, тагылма агрегатлар күбәйде. Мингазга эш арта барды. Утыз биш ел атлар дагалады.
1985 елда лаеклы ялга чыкты, әле тагын егерме ел дәвамында бөтен тирә-юнь халкы аңа ат дагалатырга килде. Рәхмәт ул кешеләргә. Рәсеме совхозның Мактау тактасында торды, Бишьеллык җиңүчесе билгеләре Мактау кәгазьләре, бүләкләр алды. Хезмәт ветераны медаленә лаек булды.
Әгәр дә сез Мамадыш шәһәре, Совхоз бистәсе, Чура тау, Түбән Ушмы, Кирмән башы урамнарыннан узганда тимердән чигелгән зәвыклы койма, капкаларга, болдырларга сокланасыз икән – бу Мингаз останың, аның шәкертләренең иҗаты булыр. Хатыны Мәрьямнән дә уңды ул. Балалар үстерделәр. 63 ел буе 20 апрельдә ап-ак болыт җиргә төшкән кебек кар яуганны төшендә күрде Мәрьяме, ә менә 64нче тапкыр күрә алмады. Чөнки ул күзен йомгач, аны җирләгәч кенә яуды кар. Бу - 2009 елның 20 апреле иде.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Минеханов Мингаз Минехан улы малае Рамиль гаиләсендә яши. Аңа быел 95 яшь тула. Бу да - могҗиза! Ул – Мамадыш районындагы исән 16 сугыш ветеранының берсе. Бишвакыт намазын калдырмый.
Уңган-булган килене Хания ул яраткан милли ризыкларны пешереп, табадан төшереп кенә тора. Рәхмәт әйтеп, Аллаһтан балаларына, оныкларына оныкчыкларына, Туган җиренә мәрхәмәт, аяз күкләр сорап һәрдаим догада Мингаз ага. Аллаһ үзенә дә күңел һәм тән саулыгы, зирәк хәтер, озын гомер насыйп итсен Ходай. Ул моңа лаек.
Рафаил Газиз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев