Мирзаяновларга бөтен Шәдче рәхмәт укый
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. (Татар халык мәкале)
Нәрсә ул бәхет? Бу сорауга берәү генә дә төгәл җавап бирә алмый торгандыр мөгаен. Берәүләр кешене кызыктырырлык чибәрлегеннән, нечкә зәвыклы, кыйммәтле киемнәреннән тәм тапса, икенчеләре, гаилә җылысы, гаилә матурлыгына канәгатьләнеп яшәсә, өченчеләренә, бәхетне хезмәт китерә.
Миңа сорау бирсәләр,
Бәхетең ни ул?- дисәләр,
Бәхетем – шушы укучылар
Кеше булып үссәләр, - дип җавап бирер иде мине 4 нче сыйныфка Шәдче урта мәктәбенә кабул итеп алган сыйныф җитәкчем - Галимә Мөхәммәтовна. Яраткан Кеше эшен тапса, үзен бәхетле сизә һәм җәмгыятькә дә зур файда китерә. Мәктәбебезнең гүзәл үрнәге Галимә апа үзенә нәкъ менә шундый һөнәр сайлаган...
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың,тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый.Артка борылып караган саен узган гомер юллары,истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, юллар үтелгән заяга узмаганлыгын, гомер көзләренә кергәндә әкрен генә барлый башлыйсың.
Әхмәтова Галимә Мөхәммәт кызы 1933 нче елда Краснобор районы Гали авылында туа. Гали һәм Кадыбаш мәктәпләрен яхшы билгеләренә генә тәмамлый, 8-10 нчы сыйныфларда Исәнбай мәктәбендә белем ала.
1953 нче елда Казан педагогия институтының химия-биология факультетына укырга керә. 5 еллык укуны 4 елда тәмамлап, 1957 нче елда кулына диплом ала. Аңа Мамадыш районына юллама бирәләр.
Галимә Мөхәммәтовна Мамадыш районы Шәдче мәктәбендә химия фәнен укыта башлый. Мәктәптә комсомол секретаре була.
1957 нче елның 7 нче ноябрендә Галимә апа Шәдче авылы егете Мөхәммәтшага кияүгә чыга. Дус, тату укытучылар гаиләсе туа.
Эшендә дә алдынгылыкны бирми, мәктәп яны тәҗрибә участогын да үрнәк дәрәҗәдә җитәкли, хәтта сыер савучыларның осталыгын күтәрү эшен дә Галимә апага йөклиләр. Кичке мәктәптә дә укыта, радио аша чыгышлар ясап, агитаторлык эшенә дә, концерт-театрлар куйганда артист булырга да – барысына да өлгерә.Балаларның хөрмәтле укытучысына, ата-аналарының киңәшче ярдәмчесенә әверелә. Үз фәненә карата мәхәббәт тәрбияли, укучылар фәнне тирән белүләре белән район ярышларында аерылып торалар. Галимә апаның укучылары арасында химия фәннәре докторлары бар: Ильясов Радик, Нигъматуллин Наил, Галиев Илсурлар. Аларның шундый дәрәҗәгә ирешүләрендә Галимә Мөхәммәтовнаның да хезмәте әз булмагандыр...
“Хезмәт ветераны” медале, “Табигатьне саклау Бөтенрәсәй берләшмәсе” грамотасы, Шәдче урта мәктәбе администрациясе, район мәгариф бүлеге, Татарстан мәгариф министрлыгы тарафыннан бирелгән мактау кәгазьләре , Рәхмәт хатлары, Дипломнар – Галимә апаның тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Шул ук вакытта тормыш иптәше Мөхәммәтша Мирзаянович белән гаиләдә өч балага тәрбия һәм белем биреп үстерәләр. Мөхәммәтша абый җаваплы урыннарда эшләү сәбәпле, гаиләдә, йорт эшләрендә сирәк булырга туры килә. Галимә апа иренә ышанычлы тыл, балаларына ныклы терәк булып тормыш итәләр.
Мирзаянов Мөхәммәтша Мирзаянович 1931 нче елның 5 нче августында Мамадыш районы Шәдче авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
Башлангыч белемне Шәдче мәктәбендә ала, Вахит авылы мәктәбендә җидееллык мәктәпне тәмамлый. Мамадыш педагогия көллиятенә имтихансыз укырга керә. 1949 нчы елда көллиятнең “Иң яхшы шахматист”ы исемен лаек була.
Армиядә хезмәт итеп 1955 нче елда туган авылына кайта. Хезмәт юлын Олыяз мәктәбендә математика укытучысы булып башлый.
Шәдче урта мәктәбендә тарих фәнен укыта, завуч булып эшли. Читтән торып укып югары белем ала. Принципиаль, үз фәнен яхшы белүче мөгаллим тиз арада укучылар, хезмәттәшләре һәм ата-аналар арасында ихтирам казана.
Тәкәнеш районына җитәкче булып билгеләнә, анда 4 ел эшли. Саба районына чакыралар, ризалашмый.
Мөхәммәтша Мирзаяновичны 1968 нче елда бик җаваплы эшкә “Ямашев” исемендәге колхозга рәис итеп билгелиләр. Үз эшенә дә, аның кул астындагы эшчеләр эшенә дә таләпчән җитәкче була ул. Колхоз территориясендә төзелеш эшләре башлана, авылларга су кертелә. 1979 нчы елның 1 сентябрендә Шәдчедә 420 урынлы ике катлы типовой мәктәп сафка баса. Икмәк заводы, мәдәният йорты, колхоз идарә йорты да Мөхәммәтша Мирзаянович җитәкчелек иткән дәвердә төзелә. Авылдан яшьләр китмәсен, эш булсын өчен ак он тегермәне, пилорам төзетә, йон тетү машинасы кайтарта. Бу биналар, төзелешләр шушы зонада урнашкан барлык авыл халкына хезмәт күрсәтә. Халыкның яшәү дәрәҗәсе, мөмкинлекләре яхшыра, эшенә карап хезмәт хакы арта, колхозыбыз алдынгылар рәтендә бара. Мөхәммәтша абый, 1982 нче елга кадәр авыл хуҗалыгында хезмәт куеп, үз вазыйфасын яшь белгечләргә тапшырып, Шәдче мәктәбендә тарих фәннәреннән укытырга керә. Мөхәммәтша Мирзаянович үзешчән сәнгатькә, җырга – моңга да гашыйк кеше була. Аның тырыш хезмәте дәүләт тарафыннан югары бәяләнә, ул күп сандагы почет грамоталары, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 1984 нче елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күченә. Балаларына үрнәк әти, оныкларына яраткан бабай булып яши. Кызганыч, 2000 нче елда Мөхәммәтша абый якты дөньяны калдырып, мәңгелек йортка күчте.... Шундый данлыклы - авылыбыз өчен күпме яхшылыклар эшләгән шәхесне авыл халкы һәрвакыт хөрмәт белән искә ала.
Бер-беренә ихтирам, үзара аңлашу, мәхәббәт, тугрылыкка корылган гаиләләр һәрвакыт нык һәм бәхетле була. Районыбызда матур яшәү үрнәкләре белән башкаларга өлге булып торырлык гаиләләр күп. Менә шундыйларның берсе - Шәдче авылында туып – үсеп, Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче Мирзаяновлар.
Мөхәммәтша абый һәм Галимә апаның уллары Илдар, Рәшид, кызы Гөлнур тормышта үз юлларын табып, эшләрендә хөрмәт яулап, барысы да җаваплы, җитәкче урыннарда хезмәт куялар. Өчесе дә югары белемле, үз тормышлары белән әниләрен хөрмәтләп, Чаллы шәһәрендә ныклы гаиләләр корып яшиләр. Авылда яшәмәсәләр дә, җирле үзидарә, укыган мәктәпләре, авылдашлары белән элемтәне өзмиләр. Һәрдаим хәлләрне белешеп торалар, бәйрәмнәрдә кайталар. Галимә апа җәйге матур көннәрне авылда үткәрә. Балалары әниләренең хәлен көн дә белешеп , һәрдаим кайтып йөриләр. Шәһәрнең тынгысыз тормышыннан беразга булса да ял итеп китәләр .
Шәдче урта мәктәбенә ел саен зур күләмдә матди ярдәм күрсәтеп киләләр. Мөмкинлекләре булуга, авыл турында кайгырталар. Кыен хәлдә калган гаиләләргә дә беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузалар. “Бу гаиләләрдән башка авыл зиратын чистартып, төзекләндереп бетереп булмас иде”, - дип рәхмәт укыйлар Шәдче аксакаллары. Алар көче белән мәчетебез дә кирәкле җиһазлы булды. Ел да Сабантуй бәйрәмнәрендә җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшыралар. Риясыз ярдәм итүне тормыш кагыйдәсе итеп кабул итәләр алар. Мирзаяновлар безнең төбәкнең төп иганәчеләре булып торалар. Авыл халкы, мәктәп, үзидарә бу гаиләләргә чиксез зур рәхмәтле. Безнең төбәк алар белән горурлана!
Сагынырлык куанычлы мизгелләре, күркәм эшләре, кая барса да баш иеп исәнләшерлек укучылары булган укытучым - Галимә Мөхәммәтовна сокланырлык гомер юлы үткән. Аның шундый дәвамчылары булуы да бик зур горурлык.
Адәм баласы үзенә тормыш бүләк иткән әти-әнисе каршында мең бурычлы, ә инде дөньяны танып – белүгә өйрәткән, тормыш сукмагына чыгаруда үзеннән зур өлеш керткән укытучыларына мең рәхмәтледер. Чын укытучыга хас зирәклек, сабырлык, киң күңеллелек белән балаларга төпле белем һәм тәрбия биргән остазым - Галимә Мөхәммәт кызын чын күңелемнән туган көне – юбилее белән тәбрик итәм! Сау – сәламәт булып, балаларының, оныкларының шатлык – куанычларын күреп, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп озын гомерләр белән яшәргә язсын дигән изге теләктә калам.
Әхәтова Эльмира Әмировна,
Шәдче урта мәктәбендә тарих укытучысы,
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев