Мине Көек-Ерыкса авылында яшәүче Әлфинур әбиемә ошаган диләр
Иске Комазан авылында туып, Көек-Ерыксада гомер итүче әбием - Мөбарәкшина-Фәлахова Әлфинур Мөхәммәтша кызы турында күңелдә инде күптән сөйләнергә тиешле сүзләр шактый җыелган.
Чабатачы кыз
Күз алдында, урман авызына килеп җиткән бер төркем бала һәм алардан калмаска тырышып, бар көченә йөгерүче, кечкенә кызчык килә. Кап-кара ике толымы җилдә җилферди... Урманга килеп кергәндә, һәрвакыт тәмам әлсерәгән була ул. Әтисе, эштән ял иткән арада гына, төпчек кызы Әлфинурга күрше - Чалы очы балалары белән җиләккә менеп төшәргә рөхсәт бирә. Ә аның иң яраткан шөгыле – җиләк җыю. “Ә” дигәнче савыт та тула, кайтыр юлга да борыла! Әй, онытылган! Әле авыз кырыйларына җиләк сылыйсы бар. “Ашый-ашый, җыйган”, - дисеннәр иптәшләре. Өйгә кайтып, савытын “шап” итеп өстәлгә китереп куюның рәхәтлекләре! Кырыс әтинең “Вәт, маладис, кызым”, - дип башыннан сыйпаулары... Савыттагы җиләк шул арада “юкка чыга”. Апасы Маһинур да, абыйсы Миңнехуҗа да, әнисе, якыннары “Чибәр түти” дип йөртүче Бибигайшә дә, “Үгез” кушаматлы, көчле әтисе - Мөхәммәтша да, авыз итәләр җиләктән. Эш тагын дәвам итә. Эш - көнгә 10 пар зур-зур чабаталар үрү. Атнага һәркем 60 пар “нормасын” тутырырга тиеш. Ял көнне Мамадыш базарында сатарга өлгертергә кирәк. Базардан кайтучы әтисенең әнисенә әйткән: “Безнекеләрдән тырыш балалар юк дөньяда, Гайшә. Минем атналык кадр булып (урман эшчесе) эшләп алган акчаны, эшлиләр бит алар!”- дигәнен әби гел ишетеп тора. Бар булган акча, икмәккә алыштырыла. Келәт, таштан ясалган подвал, һәрвакыт икмәк белән тулы. Абзар тулы мал-туар, кош-корт. Тамак һәрвакыт тук. Сугыш вакытындагы ачлыклар әкренләп онытылып бара. 6-7 яшьтән солдатларга оекбашлар бәйләү, кар яуганчы басудан черек бәрәнге, коелып калган башакларны җыюлар әкрен генә хәтердән югала. Югалмый, искә аласы килми ул чакларны.
Мәктәптә
Матур җәйләр үтеп бара. Чалы очы балалары мәктәпкә әзерләнә. Күршедәге Дүсмәт мәктәбенә 3-4 чакрым йөреп укырга кирәк. Ялварып сорый торгач, әтидән рөхсәт алынуын алына, тик, иртән 5 пар, укудан кайткач 5 пар чабата “нормасы” гына үзгәрми. Бер чабатага 20 минут вакыт кирәк, соңгысы ишек катында ук үрелеп бетә, һәм тагын бер көчкә йөгерү - дәрескә өлгерергә кирәк. Сыйныф бүлмәсенә килеп кергәндә, инде дәрес башланган була. Әкрен генә, укытучыдан рөхсәт алып, арткы партага барып утырасы. Сыйныф бүлмәсе җылы, рәхәт, күзләр үзеннән-үзе йомыла... “Һай, бу ялкау Мөбарәкшина! Соңга калуы житмәгән йокы чүлмәгенең, һаман айнымый утыра!” - укытучы Гали абыйның шушы сүзләреннән соң, йокының әсәре дә калмый. Дөресен әйтүе читен... Шулай, 7 сыйныфка хәтле, Дүсмәт мәктәбендә уку дәвам итә, чабаталар да көн саен үрелә. Һәм көннәрдән беркөнне, армиядән, сугыш беткәннән соң дә хезмәт итәргә калган, гаиләдәге иң олы бала - Шаһинур кайтып керә һәм тездәге чабата идәнгә тотып бәрелә. “Җитте, әти! Әлфинур Мамадышка педучилищега, Миңнехужа шоферлыкка укырга китә!” Бабай шундый абруйлы улына, бер сүз дә каршы әйтмичә, риза була. Соңыннан Шаһинур абый озак еллар Менделеевскта ОРС начальнигы булып эшли. Шәһәрнен почетлы гражданины булу дәрәҗәсенә ирешә.
Гомер буе укытучы
Әбинең педучилищеда уку еллары сизелмичә дә үтә, дәүләт имтиханнары якынлаша. Тик аны рәхимсез тиф авыруы аяктан ега, терелүенә беркем дә ышанмый. Ләкин яшьлек үзенекен итә, кыз аякка баса. Ике кара толым гына үзеннән-үзе коелып бетә. Ул елны, дипломсыз гына, Акман башлагыч мәктәбенә эшкә билгеләнә. Аннары Көек-Ерыкса сигезьеллык мәктәбенә. Анда ул бабам Хикаметдин белән таныша. Бер-бер артлы кызлары - Миләүшә, Гөлзидә, Сирень туа. Үсеп җиткәч, бабай киңәше белән, алар өчесе дә, әби шикелле, укытучы була, Бабай биш ел элек арабыздан китте. Тора-тора анын тырышлыгына, булганлыгына, зирәклегенә шаккатабыз. Нык юксынабыз. Әби дә үзе генә яшәргә өйрәнеп килә: ”Сәламәтлек борчымаганда, көннең озынлыгы сизелми: торасың, зарядка ясыйсын, тавыкларга жим бирәсең, кәҗәне савасың, инде төш вакыты җитә...” – ди. Кайчан кайтып керсәң дә, аның яңа рецепт белән пешкән мич ашы әзер. Әби бәйрәмнәр ярата. Беренчедән, балалар, оныклар җыела. Икенчедән, аны телефоннан да, өйгә килеп тә, укучылары котлый. Әби - үз хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белеп, 40 елдан артык мәктәптә эшләгән укытучы. Белгәннәрен безгә һаман өйрәтә, һәр сүзен дәлилләп сөйли. Дөрес фикер йөртүе, эшчәнлеге, зәвыгы, матурлыкны яратуы белән сокландыра, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы белән сөендерә. Озын, сәламәт, кояш гомере телибез, иң кадерле кешебез - әбиебез сиңа!
Гүзәл Исакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев