Мөэмин– мөэминнең көзгесе
Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә гомеребезне билгеләде. Әмма беребез дә күпме яшәячәген белми. Йөрәгенең күпме тибеш ясаячагы да беркемгә дә мәгълүм түгел. Шуңа да карамастан, мөселман кешесе бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә илтә торган төп максатын белә һәм таный.
“Әз-Зәрият” сүрәсенең 56 нчы аятендә Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди: “Мин кешеләрне һәм җеннәрне миңа гыйбадәт кылсыннар өчен яраттым”. Пәйгамбәребезнең хәдис - шәрифләреннән билгеле булганча, адәм баласының уртача гомер озынлыгы 60 ел тәшкил итә. Сахих җыентыгында урын алган хәдистә болай диелгән: Пәйгамбәребез әйтте: “Минем өммәтемнең гомер озынлыгы 60 белән 70 ел арасында булачак. Кешеләрнең бик азлары гына шушы чикне үтә алырлар”. Шул ук вакытта Раббыбыз ”Хадҗ” сүрәсенең 47 аятендә әйтте ки: “Дөреслектә Раббың каршында бер көн сезнең исәбегездәге мең көн көнгә тиңдер”. Кеше гомерен 60 ел дип алган очракта да Аллаһ каршында бу бары тик бер мизгел генә булып кала. Шушы 60 елның 20 елын без йокы хәлатебездә үткәрәбез. Чөнки кешегә көн саен 8 сәгать йокы тиешле. Бу исә кеше гомеренең өчтән берен тәшкил итә. Моны исәпкә алганнан соң безнең 40 елыбыз кала. Мәгълүм булганча, адәм баласының “тәклиф” яки бәләгать чоры 15 яшькә туры килә. Шушы чорга җиткәннән соң гына кеше үз гамәлләре өчен Аллаһ каршында җавап тота башлый. Димәк, безнең 25 елыбыз кала. Моның 5 елын без ашап -эчеп һәм башка ихтыяҗларыбызны башкарып үткәрәбез. Ахыр чиктә, барысын исәпкә алганнан соң, безнең карамагыбызда 20 ел вакытыбыз кала. Сүз дә юк, әлеге зекер итеп үткән эшләр - йокы, ашау-эчү, күп төрле ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү һәм башкалар, Аллаһ ризалыгы өчен башкарылсалар, шулай ук гыйбадәткә әвереләләр. Әмма без сөйләшә торган калган 20 елыбыз һәрберебез өчен тагын да кадерле. Бу кыска гына вакытны ничек табышлы итеп үткәрергә, аны ничек файдалырак итәргә, сәгатьләрнең, секундларның, атналарның һәм айларның хәер бәрәкәтен ничек арттырырга. Гомумән, гомеребезне озынайтып буламы? Сүздә юк, тормышыбызны һәм яшәешебезне бәрәкәтле итеп була. Түбәндәге нәсыйхәтләр моңа ирешергә ярдәм итәр.
Вакытның кадерен белергә өйрәнү.
Безнең һәр мизгелебез Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиешле. Болай да бик кыска гомеребезне изгелек кылып, гөнаһлардан тыелып үткәрергә кирәклеге көн кебек ачык. Әгәр дә урамда акча яндырып торган кешене күрсәк, без аны акылсыз, дип әйтер идек. Акчаны эшләп табып була. Кызганыч ки үткән вакытны кире кайтарып булмый.
Күркәм холыклы булу.
Күркәм холыклы булу тормышка бәрәкәт өсти һәм җәннәткә якынайта. Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дигән: “Мин бу дөньяга күркәм холыкны тулыландырыр һәм камилләштерер өчен җибәрелдем“.
Туганлык җепләрен ныгыту.
Пәйгамбәребез әйтте: “Туганлык җепләрен ныгыту малны арттыра һәм гомерне озынайта”
Күршеләр белән яхшы мөгамәләдә булу.
Пәйгамбәребез әйтте: “Туганлык җепләрен ныгыту, күркәм холык һәм күршеләргә яхшы мөгамәләдә булу малны арттыра һәм гомерне озынайта”
Җәмәгать белән намаз уку.
Пәйгамбәребез әйтте: “Җәмәгать намазы савабы аерым укыган намазга караганда 27 мәртәбә артыграк” (Бухари)
Димәк, бер ел буе җәмәгать намазларын калдырмау 27 елга арттыграк яшәгәнгә бәрабәр.
Өйдә нәфел намазларны торгызу.
Пәйгамбәребез әйтте: “Кеше күрмәгән җирдә укылган нәфел намазы, кеше күз алдында укылган нәфел намазына караганда 25 мәртәбә артыграк.” (сахих аль-Җәмигъ)
Җомга намазында даимчылык кылу.
Пәйгамбәребез әйтте: “Кем дә кем җомга көнне таһәрәт алса, үзенең гаиләсен дә җомга намазын укырга үгетләсә, соңыннан җәяүләп мәчеткә юнәлсә һәм имамга якын утырып, сөйләшмичә, вәгазь тыңласа, аның һәр адымы өчен ураза белән һәм төнге намазлар белән үткәргәндәй өстәмә бер ел язылыр“. (сахих аль-Җәмигъ)
Хаҗ гыйбадәтен үтәү.
Пәйгамбәребез әйтте: “Харам мәчетендә укылган намаз башка мәчетләрдә укылган намаздан 100000 тапкыр артыграк, Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәребез мәчетендә укылган намаз башка мәчетләрдә укылган намазлардан 1000 мәртәбә артыграк, “Әл-Акса“ мәчетендә укылган намаз 500 мәртәбә артыграк“.
Мәсәлән, әгәр дә сез көненә 12 рәкәгать нәфел намазы укыйсыз икән, елына ул 4320 рәкәгать тәшкил итәчәк. Әмма Мәккәдә Харам мәчетендә 2 рәкәгать намаз укуың 46 ел Аллаһка гамәл - гыйбадәттә булгансың, дигән сүз.
Мәчеттә иртәнге намазны укыганнан соң кояш чыкканчы Аллаһыны зекер итеп утыру.
Пәйгамбәребез әйтте: “Кем дә кем иртәнге намазын мәчеттә укып, соңыннан кояш чыкканчы Аллаһыны зекер итсә, һәм кояш чыкканнан соң ике рәкәгать намаз укыса, аңар Хаҗ һәм Гомрә кылу савабы булыр“. (ат-Тирмизи)
Дин дәресләрен алуда даимчылык кылу.
Пәйгамбәребез әйтте: “Кем дә кем гыйлем өйрәтү яки гыйлем алу максаты белән өеннән чыгып китсә, Аллаһы Тәгалә аңа Хаҗ кылу савабын бирер“. (Сахих таргиб вә тархиб).
Азан әйтү.
Пәйгамбәребез әйтте: “Дөреслектә Аллаһ һәм аның фәрештәләре намазның беренче сафларында укучыларга бәрәкәт теләп торалар. Мөәзиннәрне гөнаһлары азанны сузып әйтү микъдарында кичерелер. Аны ишеткән һәркем аны тәсдыйк кылыр. Мөәзингә аның белән бергә намаз укучыларның әҗер саваплары ирешер”
Ураза тоту.
Пәйгамбәребез әйтте: “Кем дә кем Рамазан аенда ураза тотып, соңыннан шәвәл аеның 6 көнендә ураза тотса, шул кеше ел буе ураза тоту савабын алыр” (Мөслим)
Ураза тотучыны ифтар кылдыру.
Пәйгамбәребез әйтте: “Ураза тотучыны ифтар кылдыручыга ураза тотучының савабы кимемәгән хәлдә аңар да әлеге әҗер - савап ирешер”.(сахих аль-Җәмигъ)
Кадер кичен гыйбадәттә үткәрү.
Аллаһы Тәгалә әйтте: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәктер“ (“әл-Кадер“ сүрәсе, 3 нче аять)
Мөселманнарга ярдәм итү, аларның мәшәкатьләрен хәл итүдә катнашу.
Пәйгамбәребез әйтте: “Аллаһ каршында иң сөйкемле кеше –мөселманнарга иң файда китергәнедер. Аллаһ каршында иң сөйкемле эш - мөселманга ирештерелгән шатлыктыр: аның кайгысын уртаклашу, әҗәтен түләргә ярдәм итү, мохтаҗ булса аңа ризык бирү. Мөселман кардәшең белән янәшәдә булу, аңа ярдәм кулы сузу ай буе мәчеттә игътикаф кылудан да хәерлерәктер. Кем үзенең ачуын тыя алды Аллаһ аның кимчелеген яшерер. Кем ачуланырга сәбәпләр булып та сабыр итеп кала белде, шул кыямәт көнендә күңелендә тынычлык табар. Кем үзенең кардәшенә ярдәм итәргә ашыкты, Аллаһы Тәгалә аның аякларын кыямәт көнендә нык кылыр. Серкә балны бозган кебек, күркәм булмаган холык та гамәлләрне бозадыр“.
Габдрахман Хәбибуллин,
Мамадыш мәдрәсәсе
директоры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев