Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыштан экзотик Вьетнамга сәяхәт

Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал!

Алиса да могҗизалар иленә ашкына

Хәтерлисез микән, ноябрь ае буе болытлы, күңелне төшерә торган, бик тә ямьсез көннәр торды. Апамның кызы Алиса белән, икебез бервакытта, кояшлы матур җәйләрне сагына башлаганбыз. Бу тикмәгә түгел, без аның белән “заядлый” сәяхәтчеләр. Көз айларында җәйне озынайтып, яз җиткәч, җәйне якынайтып йөри торган гадәтебез бар. Беребезнең сүз катуы җитте. Ул: “Әйдә, Шри-ланкага!” - ди. Әй, мин әйтәм, ул бит шул ук Һиндстан (ике тапкыр күргән бар), үземнең вариантны - Вьетнамны тәкъдим итәм. Нячанг шәһәренә тукталасы иттек. Юлламалар кесәдә, чемоданнар тутырылган, йөрәк тизрәк бу илгә ашкына, менә хәзер чыгып китәргә әзер. Гөнаһ шомлыгына каршы, барасы көннәребезгә һава торышын карыйсы иттек. Интернетыбыз декабрь ае буе яңгырлы көннәр күрсәтә, шторм, диңгез тыныч түгел имеш. Без бит кояш җылысын эзләүчеләр, киттек яңадан туроператорга баш ияргә. Кунакханә расланган, зур штраф белән куркыталар. Ничек итсәк иттек, юлламаны алмаштырып, комбитур сатып алдык, 5 көне - Вьетнамның көньягында урнашкан Муйне поселогы, ә калганы - Нячанг шәһәре булды. Штрафы да, адәм көлкесе 10ар доллар эләкте, куркытулары гына көчлерәк.

Инвалидны көтмәгәннәр

   Халык, пыр тузып, Яңа ел каршыларга әзерләнеп йөри, салкынча, кар бөртекләре төшкәли. Чыга - чыгышлый, ишек алдындагы өч песинең дә башларыннан сыйпап, авызларына берәр сосиска каптырдым да, юлга кузгалдым. Менә без очкыч эчендә, 2 сәгать  инде кузгалганны көтәбез. Халык дулкынлана, берни аңлатучы юк. Кабат кына хәбәр алдык, очкычны бозга каршы сыекча белән эшкәрткән вакытта, двигательгә бу реагент кергән, шуны киптереп утырганбыз. Казахстан, Әфганстан, Пакистан, Һиндстан, Таиланд илләре өстеннән 9500 км араны 10 сәгатьтә очып узып, Нячанг шәһәре янындагы Камрань аэропортына төшеп утырдык. Яңгырнын әсәре дә күренми, эссе, матур көн. Муйнега баручы автобус белән, тагын 4-5 сәгатьлек юл узарга туры килде. Кичне булса да әрәм итмәскә тырышып, тизрәк бассейн янына чыгып ятуны карадык. Баштан ук күзгә ташланган нәрсә, инвалид коляскасы белән сәяхәт итүчеләргә бернинди шартлар тудырылмаган, баскычтан күп нәрсә юк. Гомумән, бөтен гидлар да бер авыздан: ”Бу илдә инвалидлар юк”,- диделәр. Хм-м-м...

Пенсия – карт филләргә генә!

Шушы кечкенә генә илдә 93 миллион кеше яши икән. Дөньяда, кеше саны буенча 13нче урынны алып тора. Әле һаман коммунистлар партиясе идарә итә. Яхшы укыган балаларны пионерлыкка алалар. Кызыл галстук тагып йөрүче ике кыз белән, кызык өчен фотога да төштем әле. Хөкүмәт кәгазьләре буенча, халыкның 84% - атеистлар, дингә ышанмыйлар, дип санала. Сугыш ветераннарыннан, хөкүмәт чиновникларыннан һәм гомер буе авыр эштә эшләп картайган филләрдән башка, калган өлкән кешеләргә пенсия түләнми. Гомер буе үз көнеңне үзең күрәсең, я балалар тәрбиясенә каласың. Шуңа да карамастан, хәер сорашучылар бөтенләй очрамады. Ул сиңа нәрсә булса да сата, урам почмагында яисә пляжда, кечкенә плитә өстендә пешереп - кукурузамы, кыздырып - кысламы, балыкмы, креветкамы тәкъдим итә. Бәясе рестораннарга караганда арзанрак ахры, сатып алучылар күренгәли. Кечкенә малай җитәкләгән сукыр абый, кәрҗин белән роза чәчәкләре күтәреп йөри иде. Шелкография ысулы белән эшләнгән картиналар сатучылар адым саен. Мондый сату-алуга салым булмаганын аңлаттылар.

  Шырпы да яфрак яра

Җирләре бик уңдырышлы  икән. Ел әйләнәсенә ике-өч тапкыр уңыш җыеп алырга була. Яңгыр да вакытында явып, җил дә вакытында исә ахры. Җиргә шырпы төртсәң, күпмедер вакыттан соң ул да яфрак ярып, чәчәк атарга мөмкин. Гомумән, халык бик тырыш, күктән төшкәнне көтеп, кул кушырып утырмый. Вьетнамның бу өлешендә, Көньяк Кытай диңгезе булганга (үзләре Көньяк, я Вьетнам диңгезе генә дип атыйлар), буыннан-буынга халык балык тоту белән шөгыльләнә. Кая карама, диңгез эчендәге йөзмә фермаларда чуктамырлар, диңгез кыслалары, лобстерлар, каракатицалар, төрле моллюскалар үрчетәләр. Балыкчылар авылларын узып киткәндә, андагы төрле үлчәмдәге су транспортларын күреп, хәйран каласың. Диңгезнең ул өлеше бөтенләй күренми. Моторлы көймәләре булмаган балыкчылар, түгәрәк тагарак ише бер нәрсәгә кереп оялаганнар да, рәхәтләнеп ишәләр.

Хәрәкәтләнгән һәр нәрсә - ризык

   Нинди генә ресторанга кермә, кечкенә аквариумнарда йөзеп йөрүче, сөйрәлүче, җаның теләгән диңгез хайванына бармак төртеп күрсәтәсең дә, ярты сәгатьтән, эшкәртелеп кыздырылган, мул итеп яшелчәләр белән бизәлгән тәлинкәң синең каршыңда булыр. Һәрвакыт яңа тотылган ризык булуы куандыра, ашказаным эшкәртмәс, дип борчылырга урын юк. И, рәхәтләндек без җиләк-җимештән сыгып ясалган соклар эчеп, маракуйя, папайя, манго, ананас, карбыз, апельсин, “аҗдаһа йөрәге” (монысы миңа ошамады), кокос, банан, тагын әллә нинди истә калмаганнары да бар. Аларга шикәр комы да, су да кушылмаган, чиста җимеш суы гына. Бәясе дә кыйммәт түгел, 1 стаканы 30 сумнан алып, 90 сумга хәтле. Тамак кибүне дә, ашыйсы килүне дә бетерә. Бу халык фо ашы ашарга ярата. Дөге оныннан  басылган токмач һәм тавык итеннән тора ул. Күп итеп яшелчә салалар. Һәрнәрсәнең үз тәме дигәндәй, мин өемдә мондый ашны тәмлерәк пешерәм. Гаҗәпләндергән ризыклар күп булды инде. “Балют” дип аталган деликатеслары гына да ни тора. Борынларга санаулы көннәре генә калган, пешерелгән үрдәк йомыркасы ул. Бу ашамлыкны ашагач, алар потенция күтәрелә, дип чын күңелләреннән ышаналар. “Чиста аксым бит ул!” - дип мактаган личинкаларны кыздырганнарын күрсәң, безнең нәзберек аппетитларнын эзе дә калмый.

Мәче ни дип кычкыра

Вьетнамның ничә шәһәрен әйләнеп, бер генә тапкыр мәче күрдем. Ул да булса, мескен кыяфәттә, коты алынып, койма ярыгыннан күзәтеп утыра иде. Песи яратмаган ил дә була ала икән. Аңлатмасы да бик гади булып чыкты. Мәченең мяу дигәне, аларча “миу”-  хәерчелек дигән сүзне аңлата. Бу хайван сиңа көне буе хәерче дип кабатлап торса, чынлап та өйгә җитмәүчелек керергә мөмкин имеш. Чын күңелләреннән шуңа ышаналар да. Минем урамда көн күрүче “Князь” кушаматлы таныш песием озатып калса, юлымның уңасын белми алар. Иң беренче эш итеп, песи баласының койрыгын кисеп, түшләренә амулет итеп тагып куялар икән, янәсе шуның белән явыз рухлардан сакланалар. Юридик яктан хөкүмәт мәчеләрне саклый, тидерттерми, аларны ашаган өчен җәзага да тартырга мөмкиннәр. Шуңа да карамастан, бу халык мәче, эт, күсе, тычкан ише җанварлардан чирканмый, менюга кертә. Этләрне ашарга дип, махсус токым үрчетәләр. Бу итнең бәясе кыйммәт булганга күрә, байлар бәйрәм өстәлләренә генә куялар, туйлар, аерым кичәләр өчен генә тотыла. Ә хәерчерәк катлам кешеләре, без кемнән ким, дигән фикерне алга сөреп, гади этне суеп ашарга да күп сорамыйлар. Башка ил кешесе, ул якларга яшәргә эте белән күченсә, 4 аяклы дустыннан мәхрүм калырга мөмкин. Ә болай, урамда күренгән хуҗалы этләр, үзләре кебек үк ваклар. Бездәге овчарка, бульдог кебек зурларын гел күрмәдем. Бәләкәй булсалар да, үзләре характер белән. Берсе белән сөйләшеп тордык. Баштарак, бик мөһим эш эшләгәндәй, миңа усалланып “вау-вау” дигән була. “Нәрсә ошамый?!”- дигән идем, “Вау!” –ди  бу сузып кына. Тиз аңлаштык тагын. Ә тычкан - күселәрне күбрәк басуларда дөге игүчеләр ашый икән. Әйтмәсәң дә, бөртекле ашлык янында бу хәзинә җитәрлек була. Кара халыкка да файда, ел әйләнәсендә “свежий” ит үз тирәңдә генә чапкынлап йөри. Вьетнам халкы хәрәкәт иткән бөтен нәрсәне ашый дип, юкка гына әйтмиләр икән. Әле көлеп өстәп тә куялар, селкенми икән, тиз арада йөртергә өйрәтәләр һәм тагын ризык итеп кулланалар.

Хо Ши Мин – мәңгелек лидер

Үзеңне миллионер итеп хис итәсең килсә, Вьетнамга кил. Акча берәмлеге монда донг дип атала. 1 доллар - 22270 донг. Доллар белән килергә кирәк, чөнки евро арзан йөри, бездәгечә түгел. Әле долларның да эресен 50, 100леләрен алып килсәң, алмаштыру курсы сезнең файдага булыр. Вак купюра белән мәшәкатьләнеп ятмагыз. Аларда акча берәмлеге 10000нән башлап синтетик полимердан эшләнгән, мәңге тузасы юк, юешләнми дә, бөгәрләнми дә. Хөкүмәт өчен нинди файда. Һәрбер кәгазь акчада илнең беренче президенты, Вьетнамның коммунистлар партиясен төзүче, шагыйрь, философ - Хо Ши Мин сурәте басылган. Хо Ши Мин аның псевдонимы гына икән, ә чын исеме - Нгуен Тат Тхань. Авыл укытучысы гаиләсендә туып - үскән бала, белемне Хюэ шәһәрендәге милли көллияттә ала. Җитәрлек белем туплагач, француз һәм вьетнам телләрен укыта башлый. Беренче Бөек Ватан сугышы алдыннан, сәүдә судносында гади матрос булып урнашып, ул Европага юл тота. Пешекче, фотограф ярдәмчеләре булып та эшләргә туры килә. Париж шәһәрендә сәясәткә тартыла башлый, төрле митингларда, җыелышларда катнаша. Газета-журналларга язмалар җибәрә. Әле Мәскәүгә килеп, партия төзү эшләренә өйрәнә. Ул вакытта Вьетнам Франция колониясе булганга күрә, илнең бәйсезлеген яулап алу өчен бик күп көчен түгә. 1930 елларда аның булышлыгы белән Индокытайда Коммунистлар партиясе төзелә. Гонкогкта әздән генә кулга алынып, атып үтерелмичә кала. Соңрак, Кытайда төрмәдә дә утырып чыгарга туры килә. 1945 елда, Вьетнам японнардан азат ителгәч, ул хөкүмәткә килә. Ә чынлап, Төньяк Вьетнамның президенты булып, ул 1955 елда гына утыра ала. Инде 1965 елда Америка очкычлары Төньяк Вьетнамны бомбага тота башлагач, сугыш агрессиясына  каршы ныклап көрәшә башлый. Бүгенге көндә аның гәүдәсе Ханой шәһәрендәге мавзолейда ята. Күренеп тора, Вьетнам халкы үзенең лидерын, хәзерге көнгәчә, хөрмәт итеп яши.

Сугыштан башың чыкмаса

 Вьетнам халкы 1000 ел Кытай изүе астында яшәгән. Туристларның күп өлешен тәшкил итүләренә карамастан, кытайлыларны бик өнәп бетермиләр. Безнең өчен Азия халкының йөзләре бөтенесе бер төрле бит. Вьетнамлылар әйтүе буенча, кытайлыларның йөзләре каты итеп тәлинкә каплап сыткан кебек икән. Ә тегеләренә киресенчәдер инде. Аннары Кытайда ял итү кыйммәткәрәк төшә ди, шуңа күрә бу бик тә тавышлы халык, Вьетнамга күпләп ял итәргә килә. Алай-болай, ялгышып араларында калсаң, чынлап торып колагың тоначак. Монысын үземнең шәхсән күзәтүемнән чыгып әйтәм.

   Кытай артыннан, 19 гасырның икенче яртысында, бу илне французлар басып алып, 100 елга якын үзенең колониясе итеп тоткан һәм Лаос белән Камбоджаны да кушып, Индокытай дип игълан иткәннәр. Ә инде икенче Бөтендөнья сугышы вакытында бу илгә японнар бәреп керә дә, французлар гарнизонын тар-мар итә. Шушы ыгы- зыгыдан файдаланып, 1945 елда, илдә төзелгән коммунистлар партиясе баш күтәрә. Хо Ши Мин бәйсезлек декларациясен халыкка иңдерә, дөньяга Вьетнам Демократик Республикасы дип аталган ил барлыкка килгәнлеге хәбәр ителә. Ул арада, Япония гаскәрләрен коралсызландырабыз, ВДРны без кабул итмибез дип, ике сәбәпне бер итеп, Вьетнамның көньяк өлешенә Англия бәреп керә һәм бу якны кире Францияга кайтара. Вьетнамның баш имәс булдыклы халкы, бу мыскыллауга озак түзеп тора алмый билгеле, бөтен ил буенча, оккупантларга “каршылык сугышы” башлана. 1954 елның җәендә Женева килешүе төзелә, бу Вьетнам, Лаос, Комбоджаның бәйсезлек алуы дип санала. Нейтраль суда Вьетнам катерлары Америка эсминосецын утка тотты, дигән сәбәп белән һәм Төньяк Вьетнамда коммунистлар режимы киң җәелмәсен өчен, АКШ көньяк өлешкә үзенең солдатларын төшерә башлый. Бу 1965 еллар була, шулай итеп Америка – Вьетнам сугышы башлана. Бу илгә тынычлык 1976 елда гына килә. Көньяк һәм Төньяк өлешләр бергә кушылып, Социалистик Вьетнам республикасы дип игълан ителә, яңа конституция языла. Әле 1979 елда яңадан Кытай белән сугышып алалар. Советлар  Союзының дипломатик кысылуы аркасында гына, Кытай сугышны зурга җибәрми. Шулай да, бу ике ил арасында чын дуслык 1991 елда гына барлыкка килә.

   Бу хәтле сугышлар ни өчен башланган, ул илләрне Вьетнамда шул хәтле нәрсә кызыксындырган соң? Исем китеп тыңлаганнан соң, гидка шул соравымны бирергә мәҗбүр булдым. Күрәсез бит, җирләре уңдырышлы (кофе, чәй, каучук, дөге, мамык), диңгез байлыклары кул сузымында гына, нефть, газ, урман, ташкүмер, фосфат, марганец, тимер рудасы, цинк, молибден, алтын, бакыр, никель, титан, кыйммәтле ташлар: рубин, сапфир, топаз, гранат, шпинель, опал, аметист, кварц, мәрҗән – күрәсезме кечкенә генә илдә ниләр генә юк. “Кайсысының гына күзе кызмас микән шушының хәтле байлыкка!” - дигән җавап ишеттем. Файдалы казылмаларның иксез - чиксез булуы, күп сугышларга сәбәпче булып торган шул.

Диңгез ачулы бүген

Алиса белән кайсы гына илгә сәяхәт кылсак та, аның тарихын бөтен яклап өйрәнми торып, кире әйләнеп кайтканыбыз юк. Муйне поселогының урамнарына бер кат күзебезне салып, долларларыбызны донгка алмаштырып, ресторан, кибетләр белән бер кат танышып алгач, соң булуына да карамастан, диңгез ярына төшеп утырасы иттек. Диңгез кемгәдер ачулана, зур-зур дулкыннарын яр буендагы төзелгән стенага китереп бәрә дә, чәчелгән тамчылар безне суга коендыра. Пляж гел күренми, су артып, отельдан диңгезгә төшә торган баскычлар күмелеп беткән.

   Кунакханә зур түгел, ике катлы 3 йорттан тора. 40 лап бүлмәсе бардыр. Бөтен җирдә чисталык күзгә ташлана, чәчәк, яшеллеккә күмелгән. Кечкенә сулыкларда алтын балыклар йөзеп йөри. Һәр иртәне халык кызыксынып ашата үзләрен. Бассейнда джакузилар эшләп тора, ятакларда йомшак матрацлар җәелгән. Ни гаҗәп, кызынучылар күп түгел, су коенырга да халык сәгать кичке 4 тән соң гына чыга башлый. Иртәнге аш сәгать 7 дә башлана. Мәскәү белән 4 сәгать аерма булу аркасында, иртән аз гына да капкалыйсы килми. Күз алдына китереп карагыз инде, безнеңчә төнге 3 тә торып ашаганны. Иртәнге ашлары бай: яңа сыгылган 3 төрле җимеш согы, чәй, кофе, фо ашы, салатлар, кыздырылган балык, тавык, сыер, дуңгыз итләре, дөге, токмач,бәрәңге, коймаклар, ике-өч төрле итеп кыздырылган күкәй, баллы пирог, күмәчләр һәм бик күп итеп яшелчә. Кара ипи гел ашамыйлар, ак батоннар гына. Хезмәт күрсәтүчеләр бик итагатьле, елмаеп, ярдәм итәргә генә торалар. Гид белән очрашуга килгәч 4 экскурсия сатып алдык. Башка илләр белән чагыштырганда, бәясе күпкә юнь килеп чыкты. Әле урамда урнашкан тур агенстлыклардан алсаң, боларныкына караганда да арзанрак, ярты бәясе була икән.

Фантхиет - Муйне арасы

   Фантхиет курорт зонасы буларак әле бик яшь, 20 еллап кына. “Чынлыкта сез ял итә торган Муйне поселогы документлаштырылмаган, аның урынында тростниклар гына үсеп утыра”,- дип, гидыбыз безне шаккаттырмасынмы. “Ә без кайда яшибез соң алай булгач?!” - дибез. “Сез пальмаларга сузылган гамакларда йоклыйсыз,” - ди бу, серле генә. Фанхиет белән балыкчылар поселогы Муйненың арасы - 17 километрга сузылган диңгез ярындагы бер урамлы курорт зонасы. Руслар яратып Муйневка дип тә атыйлар, Монда ел әйләнәсендә ял итәргә киләләр. Бу экскурсия күбрәк Вьетнамда эшләнелә, үсә, табыла торган әйберләр белән таныштыру һәм сәяхәтчеләрнең акча янчыкларын бушату өчен төзелгән булып чыкты.

Катализатор

Вьетнам халкы бик тырыш булса да, акрын кыймылдаучан. Аларга көч кертеп, тизрәк эшләтү максаты белән, французлар, бу илне басып алгач, кофе үстерергә өйрәтеп, шушы эчемлекне эчерткәннәр. Вьетнамлыларга кофе бик тә ошаган. Бүгенге көндә биредә 95% үстерелгән кофе 80 илгә җибәрелә. Бразилиядән кала дөньяда 2 нче экспортер санала.

   Арабика кофесы климат аз гына суыграк һәм корырак булган төньягында, ә Робуста сорты  дымлы, югары температуралы көньяк районнарында үстерелә. Дөньяда эчелгән 35% кофе - бу робуста була. Аның составында кофеин арабикага караганда 2 тапкыр күбрәк. Миңа бик кызык тоелганы кофе-лювак сорты булды. Уникаль технология белән эшләнелә торган бу кофе - иң кыйммәтлесе һәм экзотик санала. Пальма сусары, я мусанг дигән җәнлек кофе бөртекләрен ашый, аның тышчасы бу хайванның ашказанында эшкәртелеп аңа цибетин (мускус) тәме сеңә һәм эчке өлеше әйтеп бетергесез тәмлегә әйләнеп, гадәти юл белән тышка чыга. Хайваннар артыннан бу бөртекләрне җыялар, юалар, киптерәләр һәм кыздыралар. Үзегез аңлыйсыз, мондый кофе бик күп күләмдә була алмый, шуңа күрә гидлар әйтүенчә, урамнарда сатылганы лювак түгел, ә “левак” икән. Ә үзләренең кибетендә безгә тәкъдим иткәне бик кыйммәт булып чыкты. Һәр барган илемнән ярты елга җитәрлек, пешереп эчә торган кофе алып кайтканлыктан, Вьетнамда рәхәтләндем мин робуста белән арабиканы бөртекле килеш, күпләп алып. Исе, тәме әйтеп бетергесез шәп, көнгә өчәр тапкыр пешереп эчәм. Әле алар өйрәткәнчә кыланып фильтр да алдым. Эре итеп тарттырылган кофены кайнар су белән чайкатылган фильтрга салам, өстенә чыжлап торган су агызам. Пресс белән кысып, чашкага куе кофесын чыгарттырам да, куертылган сөт салып эчәм. Телләреңне йотарлык, түзмәдем, соң булуына да карамастан, тагын бер чынаяк кофе ясап эчтем. Вьетнамга сәяхэт кыла калсагыз, кофены күп итеп алырга киңәш итәм. Мин аны байтак илләрдә эчеп карадым, иң тәмлесе, иң хуш ислесе - боларныкы, чынлап әйтәм.

  “Тормыш агачы”

 Вьетнамның эссе һәм дымлы тропик климаты 1300 төрле дару үләннәре үсү өчен идеаль шартлар тудыра. Мисал өчен моринга агачын гына алыйк. Элек - электән буддистлар аны “тормыш агачы” дип атаганнар. Төрле начар шешләргә каршы дөньяда иң көчле препарат булып санала, кан басымын дөресли, кандагы шикәрне киметә, организмнан радионуклидларны чыгара һәм картаюны акрынайта. Американнар сугыш башлагач, бу илнең яшәү чыганагы булып саналган 3 нәрсәне бетерергә уйлыйлар. Джунглиларны яндырып - ашау чыганагын, һава белән эчә торган суны агулап, кислородсыз һәм сусаудан бөтен Вьетнам кешесен юкка чыгармакчы булганнар. Моринга агачының яфракларын суга салсаң, ул анда булган көчле агуны үзенә сеңдерә һәм су эчәргә яраклыга әйләнә. Боларны ишеткәч, моринга агачының яфракларын ваклап киптереп тутырылган капсулаларны сатып алдым. Тулы илнең халкын үлемнән саклап калган икән, димәк, мактаулары дөрестер дип уйладым.

   Тиз савыгасың килсә

Бу медицина үзәгендә, дөньяда инде дәваланмый дип уйланыла торган чирләргә каршы булган препаратларга хәтле бар. Вич һәм яман шеше күзәнәкләре  үсешен туктата торган, сиам крокодилының каныннан эшләнгән антибактериаль эшләнмә. Гравиола-организмнан сидек кислотасын чыгара, паразитларга һәм шулай ук ракка каршы кулланыла. Кыскасы, безгә тәкъдим ителгән товарларның барысын да куллансаң, яшәреп, бөтен булган чирләреңнән арынып, сау-таза кешегә әйләнәсең икән. Мактауларына түзә алмыйча, дару үләннәрен эфир маена салган шариклы ингалятор да алдым әле. Шуны сылап куйсам, борыннар ачылып сулаулары җиңеләеп китә инде мин сиңа әйтим. Минем “Князь” кушаматлы  песием, кунакка кергәч, шул искә йөгереп килеп яларга керешә. Мәчемнең юкка барга исе китмәгәнлеген белгәнгә күрә (кергән саен шалфей үләне ашап чыга) сыекчаны аз гына кәгазь сафеткага сөртеп бирәм. Шул салфетканы идән буйлап, исе беткәнче өстерәп йөри дә, өстенә ятып йоклый. Кабат карасам, ингалятор белән сөрткән җире ашалган була. Сызлаган җиргә сыласаң, авыртуы бетә дигәч, кобра агуы кушылган мазьны да алдым. Төнгә массажлап сылап бәйләп куйсаң, иртәнгә кул чынлап та тынычланып кала шул.

   Хәшәрәт оясы

Кереп киттек еланнар белән шоуга. Дөресен генә әйткәндә, бу сөйрәлүчеләрне әллә ни өнәп бетермим шул. Яшь кенә Вьетнам егете ниләр генә кыланып күрсәтми. Кобраның күзенә туры караган булып, тешләп тә алды, авызы белән күтәреп безгә күрсәтә башлады. Юан гына питонны муенына чорнап, кулларыбызга сыйпаттырып чыкты. Кешеләр шушы хәшәрәт белән фотоларга  төшәләр, караганым да җитеп торыр, еланнар тирәсеннән тизрәк таю ягын карадым.

  Руслар үзләштерә

 Вьетнам иленең иң яхшылардан саналган: чәй, кофе, киптерелгән җиләк-җимеш, крокодил, елан тиреләреннән тегелгән сумкалар, бил каешлары, акча янчыклары, аракы, ром, шәраб, сыра, чын ефәк тукымасыннан эшләнгән әйберләр, мәрҗән, алтын-көмештән бизәнгечләр – акрынлап руслар кулына күчеп бара ахры монда. Безне алып кергән бөтен кибетләрен рус сатучылары һәм консультантлары баскан. Шул ук товарлар вьетнамлылар кулында күпкә арзан. Гидлар безне экскурсиянең башыннан ахырына хәтле куркыту эше белән шөгыльләнәләр, имеш, ялган товар ясау буенча, Кытайдан кала, Вьетнам дөньяда икенче урынны алып тора. Чын сертификатлы товарны бары аларның кибетләре генә тәкдим итә. Бәлки ул шулайдыр да, тик руслар кулындагы бәя бик кыйммәт, аларга һаман җитми. Алтын-көмеш кибетләрендә күзләр уйный билгеле, тик бәяләрен күргәч, тиз сүрелә шул.

 Далат- французлар шәһәре

   Муйнеда ял итеп бетереп, яңадан Нячангка кайтканда 5-6 сәгатьне әрәм итмәс өчен, без Далат шәһәренә экскурсиягә киттек. Кечкенә Париж, Вьетнам Альплары, чәчәкләр шәһәре, мәңгелек яз - нинди генә исемнәр кушылмаган бу диңгез өслегеннән 1491 км өстә урнашкан Далатка. Ел әйләнәсендә көнлек температурасы 25 градустан артмаган, ямь-яшел урманнар, үтә күренмәле күлләр, кыя таулардан агып төшкән шарламалар арасында урнашкан, искиткеч чиста һавасы булган бу урынны француз колонизаторлары, югары чиндагы офицерлары өчен төзегән булып чыкты. Диңгез буендагы эссе, вьетнамлылар мыжлап торган шәһәрләрдән качып, алар шушы җәннәт почмагын сайлаганнар.

  Йөк ташучы сыерлар

Бик иртә булуга карамастан, аз гына да йокы килми. Автобус тәрәзәсеннән дөге басуларын, кофе агачларын, бик кызыклы сыерларны күзәтеп барам. Аларны монда йөк ташу өчен генә кулланалар. Сыер сөте вьетнамлылар өчен ярамый, ашказаннары лактозаны эшкәртә алмый. Бөтен сөт ризыгы соядан эшләнгән булып чыкты.

  Манзара

Юл тауның серпантинлы өлешенә кергәч, искиткеч матурлыктагы манзаралар ачыла башлады. Һәрбер текә борылыш саен өстән шарламалы сулар агып төшә, җете төстәге яшеллек. Көчле яңгырлар яву нәтиҗәсендә, кайбер җирләрдә юлга өстән ләм агып төшкән, я зур кисәкле ташлар ишелгән, агачлар ауган. Юл хезмәтчеләренең чистартуларына карамастан, автобуслар андый җирләрдән бик авырлык белән генә узып китәләр. Бер яктан бик куркыныч шикелле, ләм белән таш арасында калсаң, көнең шунда узачак. Ике- өч сәгатьләп, бормалы-сырмалы юллардан бара торгач, шәһәргә дә якынлашканбыз икән.

   “Юләрләр йорты”на таба

Биек наратлар өстеннән уза торган, 2300 метр озынлыктагы канат юлындагы фуникулёрга мине утырту өчен, бөтен хәрәкәтне туктатырга туры килде. Шәһәрне күздән кичереп, йөзьяшәр нарат агачларының башларыннан сыйпап узып Чук лам буддистлар үзәгенә килеп җиттек. Бу комплексны, король Тран Нханем Тонгом нигез салган дин мәктәбен дәвам итү өчен, монахлар төзегән булып чыкты. Коляскаңнан торып, аз гына булса да таяклар белән йөри алмасаң, мондагы баскычлардан менеп җитә алмыйсың. Баскыч өстендә баскыч.

   Балачактагы әкиятләрдәге кебек, архитектор Данг Вьет Нго төзегән, халык арасында “юләрләр йорты” дигән исем алган  кунакханә эчендә йөрибез. Дөньядагы 10 иң сәер итеп төзелгән йортлар исемлегенә керә икән. Һәрбер бүлмә бер илгә багышланган: Россия - аю, Кытай - тигр, Америка - бөркет, Вьетнам - кырмыска, һ.б. Бу хатын 14 ел Россияда яшәп, Мәскәүдә архитектура буенча кандидатлык диссертациясе яклаган. Шуңа күрә вьетнамлылар баштарак, Россиядә шушындый, бер-берсе белән үрелеп лабиринт ясаган, туры почмагы һәм юлы булмаган мәгарә кебек бүлмәләр, калкып торган агач тамырлары, пәрәвезләр, гөмбәләр, хайваннар кебек дизайн элементлары белән бизәлгән өйләр төзиләр икән дип уйлаганнар. Испанияның Барселона шәһәрендәге Антонио Гауди төзегән Гуэль паркы, прәнник өйләр һәм иң олы шедевры булган храм Святого Семействаларның һәрберсеннән ниндидер бер өлешен күзаллап төзегәнлеге күренеп тора. Ике архитекторның да төзегән өйләрен үз күзләрем белән күргәнгә, чагыштырып карарга хокукым бардыр, дип уйлыйм. Бу хатын башта гадәти шакмак өйләр төзү белән шөгыльләнгән. Үзенең хыялында йөрткән, гашыйклар өчен “Айлы вилла” дип исемләгән бу йортны аңа, президент Данг Суан Кху кызы булмаса, төзергә ризалык бирәсе булмаганнар. Ул бүгенге көндә дә гел үзгәртелеп, ремонтланып тора. Бүлмәләре кунакханә урынына тотыла, тик күбрәк акча, кызыксынучан сәяхәтчеләрнең экскурсияләреннән керә икән. Ә алар монда буа буарлык.

   Программа дәвам итә

 Көчле шарламалары агып тора торган Пренн паркына юнәләбез. Йөзләгән баскычтан түбән төшеп җитәргә көчтән килмәс диебрәк, паркка тагын, кадими заманыннан калган, канат юлыннан төшәсе иттек. Фуникулёрдан чыккач, сынауның иң зурысы көткән үземне. Кыек-мыек итеп ясалган таш баскычлардан, агач тамырларына тотынып өскә үрмәләп менеп, тар итеп кенә уелган агач куышыннан кысылып чыгып, елга өстендәге бамбук агачыннан тезеп ясалган асылмалы басмадан чайкала-чайкала чыгып, икенче агач куышындагы текә баскычлардан төшкәндә, минем ак блузкам чисталыгын югалткан, үземнән чиләкләп тир ага иде. Ярар, мин әйтәм, мондый гына авырлык күрмәгән кешеме дип, юлыбызны дәвам итәбез. Үзем теләп, аңлап килгән җирем.

Тәвә чыдатамы

Кешеләр фил, буйвол, тәвә кошларының өсләренә утырып йөриләр. Филне гомер буе бер генә кеше ашатып тәрбияләргә тиеш икән. Шуңа күрә гаиләдә кечкенә бала тугач, аларны таныштырып, бергә үстерәләр. Әгәр дә аның хуҗасы тормыштан алданрак китсә, фил башка кешене тыңламый ди. Бер бик тә таза ир кешенең тәвә кошы өстендә йөреп карыйсы килә. Мондагы эшчеләр, ирне бер кат күздән кичергәч, кул ишарәләре белән каршы килделәр. Бу цетнердан артык авырлыктагы кешене күтәреп, кош сытылырга мөмкин шул. Шушында ук - кечкенә генә зоопарк, болан, төрле кошлар, крокодиллар.

Маймылларга – яртышар банан

“Маймыллар, үзләре сизмәгәндә генә, хатын-кызларның сумкаларын актаралар. Банан белән сыйлыйсыгыз килә икән, берүк кызлар затыннан булган бер маймылга гына тоттыра күрмәгез. Икенчесе көнләшәчәк, аннан кыз туганына да, сезгә дә эләгәчәк!” - дип, гид баштан ук кисәтеп куйды. “Ахыр чиктә бананны бүлеп булса да бирегез инде,” - дип, көлдерде дә әле. Парк, парк инде, күңел ачуның бөтен төре дә каралган. Күлдә йөзеп йөргән карпларны ашатып, матур чәчәкләр, кызыклы сыннар, гаҗәеп агачлар, тау-кыялар, шарламалы сулар янында фотоларга төшеп, бүлеп бирелгән вакытның узганы сизелми дә калган.

   Җәннәт кирәкме, җәһәннәмме

Ахыргы тукталыш мозаикалар белән бизәлеп эшләнгән Линь Фуык пагодасы иде. Мондагы биналарны төзү өчен, бөтен Вьетнам халкыннан ватык савыт-саба, пыяла кисәкләре, шешәләр җыйганнар. Төзелеш бертуктаусыз дәвам иткәнгә күрә, ул кыйпылчыкларны хәзер дә алып килүчеләр байтак. Коплексның төп бинасы  булып 27 м биеклектәге 7 катлы башня санала. Һәрбер катта будда сыны һәм кыңгырау бар, ә инде икенче этаждагысының авырлыгы 10 тоннага җитә. Ул сәяхәтчеләрнең теләкләре язылган кәгазьләр белән ябыштырылып бетерелгән булып чыкты. Өске ягында җәннәт күрсәтелгән булса, пагоданың подвалына төшсәң, буддаларның 18 катлы тәмугын күрергә мөмкин. Тәмугта безне көтәчәк куркыныч хөкемне күрсәткән күренешләр, чынбарлыктагы кебек сүрәтләнгән.

  Томанлы серпантин юл

 Серпантин юлыннан кире төшкәндә, көндезге 3 тән дә калырга ярамый икән. Сөт куелыгындагы томан төшеп, юл гел күренмәскә әйләнә. Тигезлеккә төшеп җиткәндә ул томан безгә дә очрады. Күз алымында берни күренми, шофер ничек барадыр, ярый әле бик аз арага гына эләктек. Ял итүебезнең икенче яртысы узачак Нячанг шәһәрендәге кунакханәбезгә алып кереп калдырганда, кичке сәгать 9лар иде инде.

“Рус Сочие”

Бу шәһәрдә отель өстендә отель. Бөтен өйләрне тар гына урында биек итеп төзегәннәр. Җир участогы никадәр кечкенә булса, салым да шулай ук аз алына икән. Отельләрнең үз бакча-бассейннары юк, бар халык “Горький” исемендәге диңгез ярындагы паркка кызынырга төшә. Монда “Горький паркы” дигән зур гына рус рестораны урнашкан. Бу урынны халык ирония катыш “руслар Сочие” дип тә атый. Чәчәкләр, экзотик агачлар, пальмалар, фонтаннар, уңайлы утыргычлар, бассейн, кафе-барлар, спорт җайланмалары, парк эчендә бар да бар һәм шәһәр эченнән аермалы буларак, гаҗәеп чисталык хөкем сөрә. Диңгез буендагы ятаклар түләүле. Экономия йөзеннәндер инде, күбесе отельдан алып чыккан сөлгеләрен ком өстенә җәеп, шунда гына кызына. Эсселәгәч, парк эчендәге пальмалар астындагы күләгәдә суынып алалар да, кызынуларын дәвам итәләр.

Йөзең акмы

Вьетнамның үз халкы кызынмый. Иртәнге 4-5 тә торып, бер кат йөгереп, спорт белән шөгыльләнеп алгач, кояш чыгып кыздыра башлаганчы диңгездә коенып алалар. Хатын-кызларның йөзләрендә һәрвакыт битлек, кулларында перчатка, аякларында соры төстәге ямьсез оеклар булыр. Бите никадәр ак булса, ул шулхәтле матур санала. Агарта торган мазь-кремнар, маскалар сөртәләр, хәтта сабын-шампуньнарына хәтле шундый эффект белән. Алар фикеренчә, кызынып каралган кеше, дөге басуларында авыр эштә эшләүче, аз акчалы түбән катлам кешесе. Түзә алмаслык эссе кояш астында ятучы безнең халыкка, көлемсерәп, хәтта гаҗәпләнеп карыйлар. Вьетнам халкы иртә тора һәм йокларга да иртә ята. Кибет, кафе, рестораннар кичке сәгать 10да ябылып беткән була.

   Кырмыска оясыдай

Диңгез ярыннан өскә таба өч линия урам сузылган. Беренчесе туристлар белән тулганга күрә, бәяләр бик кыйммәт, икенчесендә уртача, ә өченчесендә күпкә арзанрак. Югыйсә, аралары да әллә ни ерак түгел. Базарларда сатулашсаң, кирәкле әйбереңне, алар сораган бәянең яртысына алырга була. Урам тулы мотобайк, яше-карты, әби-бабае шуңа утырып чаба. Бөтен дөньяда йөри торган машина йөртү таныклыгын болар санламаганга күрә, авария очрагында, кем гаепле булуына карамастан, ахыр чиктә гаеп барыбер сездә булачак. Үзләрендә эшләп чыгарылмаганга, машиналар бик аз. Ил читеннән керткәндә документлар ясату өчен - 200% , яңа машина өчен - 100%, әле тагын ел саен машина бәясенең 20%  салым рәвешендә түләргә кирәк. Санап карагыз инде, 5 ел дәверендә сез бер машина өчен 400% салым  түлисез. Шуңа күрә машинаны үтә дә бай кеше генә сатып ала. Шулай да Муйне поселогында Советлар Союзында эшләнгән УАЗикларны бик күп күрдек. Хәтта тавышлары да бездәгечә, узганда бөтен урамны тутыра. Мотобайклар сиңа юл бирми, борын төбеннән булса да узып китәргә чамалый. Бигрәк тә рульдәге хатын-кызлары шундый. Коляскада йөрү өчен уңайлык бик аз. Хәтта җәяүлеләр зебрасыннан урамны аркылы чыгам дисәң дә, юл бүленгән җиргә таш баганалар салынган. Шәһәр белән бер кат танышып алгач, экскурсияләрне дәвам итәргә булдык.

Яшәрттеләр!

   Вьетнамда эшләп чыгарыла торган товарлар буенча белемебезне арттырдык, тарихи урыннар белән таныштык, хәзер сәламәтлегебезне бер кат ныгытып алу максаты белән, файдалы саз ванналары кереп, минераль суларда коену өчен Ай-резорд  комплексына киттек. Ул Нячанг шәһәренең төньягында, туристлар районыннан 7,5 км ераклыкта урнашкан булып чыкты. Ай-резордтагы бөтен дизайн Вьетнам стилендә эшләнгән, барысы да натураль материалдан-агач, кокос яфраклары, зур-зур ташлар, бассейн яннарына ак чиста ком җәелгән. Территория зур, чәчәкләргә-яшеллеккә күмелгән, чисталык күзгә ташлана. Кергәндә прокатка майка белән шортик алырга була. Сазда купальник пычрана һәм авыр юыла диләр. Никтер, минем сыек яшел төстәге су керү костюмымда югач бер тап та калмады. Өч кеше сыярлык таш чаннарга җылы сапропелевая саз агызалар. Өске рәтләргә менә алмавымны күреп, иң астагы уңайлысына кертеп утырттылар. Бу саз тын суның төбендә барлыкка килә икән. Микроэлементларга (йода, бром, кобальт) бик бай, үзе яшәртү үзлегенә ия, төрле шешләргә, буыннар авыртуларына файдалы. Умыртка баганасына, экземаларга, эчке органнарның хроник авыртуларына каршы булыша. Саз эчендә үзеңне бик җайлы һәм рәхәт хис итәсең. 20 минут утырганнан соң, кешеләр шарко душы астына юынырга китте. Сазны агызып бетергәч, шланга суын сиптереп, чан эчендә генә юып алдылар үземне. Тәнеңнең шомарып, матурланып киткәнен шунда ук сизәсең. Кабат салкынча минераль су белән бассейн, өстән аккан шарлама астында утырулар, тәмле төшке аш, кайнар минераль сулы бассейн, джакузилар-төштә булган кебек кенә истә калган. Бу комплекстан чыкканда гәүдә җиңеләйгән, бер җир дә авыртмый, 100 яшькә яшәреп калгандай тоелды. Эле шуның өстенә, организмны сәламәтләндерү эффекты 6 айга хәтле сузыла икән. Җәмәгать, бу якларга килеп чыга калсагыз, җәннәт почмагына  бармыйча әйләнеп кайта күрмәгез.

Рекламадагы Баунти утравы

  Икенче көнне корабка утырып, су коенып ял итәргә “Күңелле утрауга” юл тоттык. Гидыбыз Вьетнам егете рус телендә рәхәтләнеп шаяртып үз иле турында кызыклы мәгълүматлар сөйли. Мәктәпләрендә рус теле кергәнлеген дә әйтеп узды, тырыш укучы булган күрәмсең, безнеңчә әйбәт сөйләшә. Вьетнамда 2 миллиардер бар икән. Беренчесе хатын-кыз, 1988 елларда Россияда Плеханов Г.В. исемендәге икътисад академиясенда укыган чакта ук, Япония, Көньяк Корея, Гонконгта эшләнгән оргтехниканы, киемне, көнкүреш кирәк - яракларын безнең илгә кертү белән шөгыльләнгән. Бүгенге көндә үзенең авиакомпаниясе бар. Икенчесе дә Мәскәүдә геологразведка институтында укыган булып чыкты. Тормыш иптәше белән Украинага китеп Вьетнам рестораны ача һәм шунда тиз әзерләнә торган  “Мивина” исемендәге токмач чыгара башлый. Миллиардның башы шунда җыела. Кире Вьетнамга кайтып Нячангта курорт отельләре төзи. Утраудан шәһәргә, дөньядагы диңгез өстендәге иң озын саналган 3300 метрлы канат юлын төзетә. “Винпёрл” зонасы аныкы исәпләнә. “Үлгәннән соң акча кирәк булмаячак”, - шундый девиз астында, бөтен туплаган байлыгын, илнең икътисадын күтәрү, Вьетнамны дөньяга таныту өстендә эшли. Гидыбыз бик серле елмаеп, озакламый өченче миллиардер барлыкка киләчәген хәбәр итте. Ул үзе булачак икән. Халык, шаяртуны кабул итеп, кул чаба башлады. Һәм ул безгә бик җитди кыяфәттә, кайчандыр 8 ел элек бөтен акчасына криптовалюта-биткоиннар сатып алуы турында сөйләргә кереште. Соңгы арада биткоин курсының юләрләрчә өскә күтәрелүен һәрберебез ишетеп белгәнгә күрә, егетнең чынлап та миллиардер дәрәҗәсенә үсәчәген аңлап, халык тын калды. Ул вакытта безнең кораблик Винпёрлга илтә торган канат юлы астыннан узып бара иде.

   Экстремаль туризм  дәресләре ярады

40 минут буе утрауларны, судан калкып торган кыя-тауларны, балыкчылар көймәләрен, устрицалар үрчетү фермаларын, кояш нурларын чагылдырган тыныч диңгезне күзәтеп бара торгач, үзебезнең бухтага килеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Әлбәттә, корабтагы ирләр миңа булышмакчы итәләр. Бортка утырып, аякларымны күтәреп ярга алып куйдым да, бик җайлы гына коляскага кереп утырдым. Урал тауларындагы экстремаль туризм дәресләре ярап куйды, хәзер ярдәмнән башка комнан да йөри алам икән. Ятакларны су буеннан ук алганга күрә, ярны ныгытып тезгән таш стена өстендә коляскамны калдырып, җиңел генә таякларыма таянып төшеп, кызынырга да менеп яттым. Баунти рекламасындагы “райское наслаждение” матурлыгы менә шушы була икән инде ул. Чип-чиста ап-ак ком, әйләнә тирәбез пальма агачлары белән уратып алынган, алдыбызда - әкияттәгечә алтын балыклар йөзеп йөри торган үтә күренмәле диңгез. Каршыбызда яшел хәтфә юрганга төренгән, мең яшьлек агачлары белән, бик тә дөрес формалы тау утыра. Бу хозурлыкны бер кат күздән кичергәч, үрмәләп диңгезгә юнәлдем. Яңа сауган сөттәгедәй, гәүдәне иркәли торган җылы суга, минем белән качышлы уйнаган балыкларны куркытып, колачлап йөзеп эчкә үк кереп киттем. Менә кайда ул дөнья рәхәте, тагын ни кирәк адәм баласына. Шунда ук, Алиса, төрле яклатып фотосессия дә ясап куйды. Диңгез суында гәүдәмне җитәрлек дымландырып суыткач, кире ятагыма юнәлдем. Узып баручы фотограф гаҗәпләнеп туктыйсы итте: “Аягыгызны диңгез керпесе кисмәгәндер бит?!”- ди бу миңа. Мин елмаеп кына, коляска торган юнәлешкә ым кагам.

  Тамак гүргә кертә

 Анимация командасы я балаларның, я зурларның күңелен күрә. Өске якта йога, волейбол, аэробика, күбек кичәсе бара, кемдер балык тота, утрауны әйләнә, швед өстәленә кергән җимеш сулары, сыра, ром, виски эчү белән мәшгуль. Һәркем үзенә кызыклы шөгыль тапкан, берәү дә күңелсезләнми. Менә төшке аш вакыты да җитте. Гид миңа: “Ризыкларны алып килеп бирик, тилмермәгез”,- дип киңәш бирә. Ашау кебек шундый мөһим процессны, ничек инде мин кемгәдер ышанып тапшыра алам, үзем барам. Ресторанга керә-керешли, крокодил һәм питон башлары тыгып куелган табаклардан, кыздырып куелган иң матур кисәкләрне тарелкама алып салам. Эчке яктагы өстәлләрдә, боз өстендә торган савытларда: бака, крокодил, питон итләре, тунец балыгы, каракатица, сигезаяк, устрица, төрле моллюскалар, кальмар, гребешки, креветкалар - җаның теләгәнен сайлап аласың да, кыздырырга илтеп бирәсең. Әзер булгач номерыңны гына кычкыралар. Швед өстәлендәге күз төшкән берничә ашамлыкны яртышар калак кына тарелкама салдым да, киттек дегустация ясарга. Башта рәхәтләнеп көлешә-көлешә бака ботларын, устрицаларны, кальмарларны күтәреп фотога төштек. “Балык та, ит тә түгел“ - дигән мәкаль бар халык телендә. Крокодил шушы әйтемгә туры килә торган хайван икән, балык ашатсаң-балык тәме, тавык ашатсаң-тавыкныкы ди. Безнеке бик аңлашылмады, әмма дә, ләкин майлы һәм бик тәмле булып чыкты. Бакабыз, тавык ите ашаган кебек кенә булды. Питон әллә инде карт елан эләккән, ниндидер резина чәйнәгән тәмнәр барлыкка килде. Калганнары безнең өчен әллә ни экзотик ризык түгел, аларны ашаган бар. Шулай да Вьетнамның шифалы суларында үскәнгә күрәдер инде, бик тәмле тоелдылар. Төрле җимешләр ашап, яшел чәйләр белән юып төшергәч, тәнебезне диңгез суыннан тагын бер кат иркәләтергә теләп, яңадан яр буена юнәлдек. Көймәдә йөзәргә теләп, күптән күземне кыздырып утырган идем, төштән соң алары да бушаган. Сөенеп кереп утырып, диңгез эченә табан юл алдым. Мине бит быел да Урал тауларында узачак фестивальга язып куйдылар. Көймә ярышларында катнашу өчен тренировка булыр диебрәк, рәхәтләнеп сәгатьтән артык йөздем. Төрле фигуралар ясый-ясый, капкаларга кергәндәй итеп, устрица үрчетү фермаларын әйләнеп, ни генә кыланып күрсәтмәдем. Күңелле вакыт тиз уза дигәндәй, кайтыр вакыт та җиткән. Корабның түренә барып утырып, Алиса фотога төшерә башлаган иде, халык үземне мактарга тотынмасынмы. Мин аптырап карап утырам: ”Шулхәтле нәрсә эшләдем соң, ял гына иттем бит”,-дим. Болар мине баштан ук күзәткәннәр икән: ”Бу мескен нәрсә эшләр анда”,- дигәннәр. Үрмәләп суларга кереп, колачлап йөзүләрем, ресторанда бөтен ризыкны үзем җыюым, ахыр чиктәге көймәдә класс күрсәтүем, боларны гел шаккаттырган икән. Эчтән генә: ”Ярты дөньяны әйләнгән сәяхәтче, күрмәгән пляж-диңгеземме?!” - дим. Рәхмәт әйтеп, елмаям гына. Беләм бит мин үземне, булмастайга тотынмыйм, алынсам, ахырына җиткермичә, туктамыйм.

Монда мин тагын киләм әле

Тагын бер-ике экскурсия алган булыр идек, кайтыр көн якынлашып кына харап итте. Шоколад ясау фабрикасына барып, Яңа елга үз кулларым белән ясаган сувенир алып кайту бик кызыктырган иде дә бит, килеп чыкмады инде. Күчтәнәчсез кайтсак, аңлап җиткермәсләр. Кофе, чәй, магнитиклар, җиләк-җимеш, биткә төрле маскалар (вьетнамкалардан кай җиребез ким), сувенирлар, тәм-том, төрле эчемлекләр ала-ала, донгаларны да бетердек. Кәефләр күтәренке, тәннәр каралган, чемоданнар тулган, әле Россиянең декабрь суыклары истә дә юк. Аэропортка китәбез, дип автобуска кереп утырып, кузгалгач, баштан ук куркытып путевкаларны алмаштырырга мәҗбүр иткән, интернетта ай буе явачак дип күрсәткән яңгырыбыз коярга тотынды...

Миләүшә Хәсәнова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев