Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта Май чабу бәйрәмен билгеләп үтәләр

Май чабу – православие динен тотучыларда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Күңелле программа бу минутларда район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда уза.

Шатлык һәм күңел ачу атмосферасы биредә  беркемне дә битараф калдырмый. Кунакларны җыр-биюләр белән каршылап, әйлән-бәйләнгә алып керәләр.

Сәхнә түрендә төбәгебез йолдызлары, фольклор коллективлар, үзешчәннәр чыгыш ясый. Бәйрәм программасын алып баручылар тамашачыга Масленица бәйрәменең тарихы, аның асылы һәм үзенчәлеге турында сөйләделәр, Май чабу белән бәйле мәкальләр, табышмаклар әйттеләр.

Бәйрәм уңаеннан мамадышлыларга сувенирлар, камыр ризыклары, кайнар чәй тәкъдим иттеләр. Ә бәйрәмнең төп бизәкләренең берсе булган коймакка сорау аеруча зур иде.

Бәйрәмнең кульминациясе традицион төстә Масленица карачкысын яндыру булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев