Мамадышта Май чабу бәйрәме карачкысын яндырдылар
Шәһәребездә кышны озату һәм Май чабу бәйрәме гөрләп узды. Май чабу бәйрәме карачкысын яндыру бәйрәмнең тәмамлану мизгеле булды.
Бу күренеш яз килү һәм кыш китүне символлаштыра. Карачкы сыйфатында чүпрәк белән саламнан хатын-кыз киемендәге зур, кызыклы курчак әзерләгән иде. Май чабу бәйрәменең символы булган әнә шул карачкыны изге теләкләрне әйтә-әйтә яндырып, кышны озаттылар, яз килүне чакырдылар әлеге чарада катнашучылар. Сынамыш буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев