Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышта компьютер ликбезы

Пенсионер! Замана белән бер аяктан атлыйсың килсә, компьютер белән эшләргә өйрәнү – мәҗбүри! Мөмкинлекне кулдан ычкындырма!

Районыбызда ТР Министрлар кабинеты тарафыннан расланган Татарстанда яшәүче эшләмәүче пенсионерларны компьютерга өйрәтү буенча программа уңышлы тормышка ашырыла.

-2011нче елдан башлап шушы проект нигезендә йөздән артык өченче буын вәкилен компьютерга өйрәтә алдык. Дәресләр шәһәребезнең академик Камил Вәлиев исемендәге икенче санлы лицееның компьтер классында үтә. 15нче марттан яңа уку сезоны башлана, хәзер шуңа кандидатлар җыю белән шөгыльләнәбез, кызыксынучылар Пенсия Фонды идарәсенең җирле бүлекчәсенең кабул итү бүлмәсенә яисә 89600816997 телефоны аша да мөрәҗәгать итә ала, - ди Россия Пенсионерлары Союзының республика бүлегенең Мамадыш районы буенча җитәкчесе Вәсимә Имамова. Проект хәйрия ярдәменә нигезләнгән булу сәбәпле, алар шушы берлек хисабына укыйлар.

Халыкның, шул исәптән өлкән яшьтәгеләрнең компьютер белемен күтәрү - Россиядә мәгълүмати җәмгыять оештыруның төп бурычларыннан берсе. Өлкән яшьтәгеләрне компьютерга өйрәтү барлык дәүләт хезмәтләрен дә электрон алымга күчерүгә нигезләнгән. Хәзерге заман тормышында өлкән яшьтәгеләргә нәтиҗәле ярдәм бары тик матди һәм медицина ярдәме күрсәтү белән генә чикләнергә тиеш түгел. Менә шуның өчен компьютер ликбезының төп максаты–аларга бүгенге туктаусыз үзгәреп торган дөньяда үз-үзеңә ышаныч белдерү, иҗади сәләтләреңне ачып бирә белү, теге яки бу өлкәдә белемең һәм бай тәҗрибәң белән уртаклашу мөмкинлеге бирү. Шулай ук ветераннарга компьютер белән һәм Интернетта эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр бирү һәм шул рәвешле аларга электрон почта буенча аралашу мөмкинлеге биреп, мәгълүматлар мохитына юл ачу; законнар, медицина, мәгариф, сәнгать өлкәсендәге мәгълүматлардан файдаланырга өйрәтү дә бурыч булып тора.. Бу шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади сәләтләрен ачарга, аларга социумда һәм ялны оештыруда психологик яраклашу мөмкинлеге дә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев