Мамадышта кайда карасаң да төзелеш бара
Мамадышта төзелеш эшләре Ушма яр буенда да дәвам итә.
Ушма елгасы яры буйлап, “Яшьлек” скверыннан Победа урамы ягына таба, дамба күтәрелде. Киләчәктә анда җәяүлеләр ял итеп йөри торган бик матур юл булачак. Текә ярның бер өлешен кисеп, балчык юлга ишелмәсен өчен, бетон стена ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев