Мамадышның үзәк урамы республика акчасына төзекләндереләчәк
Бүген хакимият бинасының утырышлар залында чираттагы гомумрайон киңәшмәсе үтте.
Чараны ачып, аңа рәислек итүче Анатолий Иванов муниципалитет хезмәткәрләре арасында узучы республика спартакиадасында волейбол төреннән 3нче урын алып кайткан хатын-кызлар командасын тәбрикләде. Узган ел мамадышлалар әлеге бәйгедә 8нче булганнар иде.
Ә рәсми өлешне Совет урамын төзекләндерү темасыннан башладылар. Билгеле булганча, районыбыз федераль программада катнашып, 50 миллион сум күләмендәге грантка дәгъва кылган иде. Безнең проект йөзләгән эш арасында хәтта финалга кадәр үк барып җитте. Әмма җиңүчеләр исемлегенә керә алмадык. Һәм менә сөенечле хәбәр. ТР президенты финалга чыгып та җиңә алмаган проектлар киләсе елда республика казнасыннан тормышка ашырылачак, дип белдергән. Димәк, 2019нчы елда шәһәребезнең үзәк урамын зур үзгәрешләр көтәчәк. Уңай якка, әлбәттә.
Алга таба авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыятьне анализладылар. Бүгенге көндә төп бурыч – терлек азыгы әзерләү кампаниясен уңышлы каршы алу. Агросәнәгать оешмалары үз маллары өчен азык хәстәрләсә, җирлек башлыклары шәхси йорт хуҗалыклары турында кайгыртырга тиеш.
Быел төбәгебезнең 6 фермеры башлап килүче фермер программасы нигезендә 3-әр миллион сум күләмендә дәүләт ярдәмен алачак.
Киңәшмәдә милли бәйрәмебез Сабантуена әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелде. Шәһәребездә ул 16нчы июнь көненә билгеләнгән. Быел сабан бәйрәмендә җәмәгать тәртибен ирекле халык дружиначылары да саклаячак.
23нче июнь көнне исә районыбыз делегациясе Магнитогорск шәһәрендә дә әлеге бәйрәмне оештырырга булышачак. Шушы ук көнне Мамадышның 15 кешелек икенче бер төркеме Белоруссия республикасына фольклор фестиваленә юл алыр дип көтелә.
Бүген күтәрелгән тагын бер тема: газета-журналларга әбүнә рәсмиләштерү. “ТАТМЕДИА“ АҖ “Мамадыш-информ“ филиалы җитәкчесе урынбасары Минневәрис Мингалиев хәбәр итүенчә, 2018нче елның икенче яртыеллыгы өчен подписка оештырырга 4 атнадан азрак вакыт калып бара. Хәзерге вакытта Тау Иле һәм Келәүш почта бүлекчәләрендә эшләр яхшы оештырылган. Ә менә Дүсмәт, Җөри, Катмыш, Түбән Яке торак пунктларында коллегаларын куып җитү өчен шактый тырышырга туры киләчәк.
Фото автора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев