Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышның яңа табылган шагыйре - Гаяз Сәлахов

“Хан Кирмән“ комплексындагы Изгеләр чишмәсенең иске манаралы тирмәсендә шундый шигъри юллар язылган: Онытты бу, ташлап китте, диеп, Уйлый күрмә, Изге Җир – Анам! Ничек итеп онытыйм, мин – Синеке Син тудырган тугры үз балаң! Кем соң ул бу шигырьнең авторы Гаяз Зыя улы Сәләхов?

 Бу хакта уйлыймы икән изге чишмәбезнең шифалы суларын зур-зур савытлар белән әллә кайларга алып китүче юлчылар? Серне ачам, хөрмәтле укучым! Гаяз Сәләхов – Урта Кирмән, ягъни Хан Кирмәнендә (без аны шулай дип атыйбыз) сигез балалы  гаиләдә тәрбияләнгән егет. Кулымда аның әле быел гына дөнья күргән  “Соңгы чәчәкләр“ исемле китабы. Бик яратам шигырь укырга, чөнки кайвакытта дүртьюллык шигырь бер повестьны  алыштырырга мөмкин.

Туган җирем – изге туфрагым,

Ераклардан кайттым әйләнеп:

Җаным – тәнем сине сагынган...

Мәңгелеккә кочагыңа алдың,

“Җибәрмим!“ – дип, башка яныңнан!

“Васыять“

Китапчык кулыма килеп керүгә, аны тын да алмыйча укып чыктым. Күңелем тулды. Мин бу гаилә белән балачактан яхшы таныш. Халисә әби бик уен -көлкеле, шаян карчык булса, әниләре Сабира апаның һәр сүзен мәзәккә әйләндереп була иде. Ә әтиләре Зыятдин ага сабырның да сабыры, бик кешелекле шәхес иде. Бер вакыйга бүген дә истә. “Туклык онытыла, ачлык онытылмый“, - дигән әйтем бар, чыннан да, шулай. Зыятдин ага авыл Советында сәркәтиб булып эшли. Әбәдкә генә кайта. Сигез баланы көттереп кара әтиләре кайтканын?!!! Әтиләре өлешен чуенга салып җылы учакка тыгып куялар. Болар ашап бетергәндә мин, бичара, килеп кердем бит. Тамак ач, әмма аларның да артык ашлары юк. Балалар таралышкач, яшьтәшем Нәсимә, мине шыпырт кына  чакырып алып, почмак якка алып кереп, кашык тоттырды да: “Мә, өч тапкыр кап“, - дип, чуенны күрсәтте. Аның да тамагы туймаган булгандыр, ул каба, мин кабам... Әтиләре кайтып керүгә, әниләре чуенны алып чыгып, аның алдына куйды. Зыятдин ага: “И, әнисе, кая соң моның бәрәңгесе?“ – димәсенме?! Сабира апа:“ Бу ике ач күз йөргәннәр иде!“ – дип, ачулана башлаган иде дә, әмма ил агасы: “Ачуланма, Сабира, аларның гаебе юк, тамакны алдып булмый“, - дип, безне үз янына утыртып, сыеккан шулпаны безгә дә ашатты. Менә шундый ихлас, тәртипле, уен-көлкеле гаиләдә тәрбияләнгән табигать баласы үзенең хисләрен яшереп кала аламы?

Табып алдым туган нигеземдә,

Күгәреп беткән иске уракны.

Танып алдым табылдыкны,

Бу бит – минем әнием урагы!

Битләремә куеп карыйм әле,

Калмаганмы кулың җылысы?

Күкрәк тутырып иснәп карыйм әле

Сеңмәгәнме әнием сулышы?!

“Әнием урагы“

Китапта “Ана - Бөек исем“гә шактый соклану, ярату, сагыну хисләре тупланган.

Әнием миңа тәүге адымнарны

Шушы сукмакларда ясаган.

“Нык басып йөр, улым, курыкма!“ – дип,

Артларымнан карап озаткан.

“Балачагым сукмаклары“

Әнисенең васыятенә тугрылыклы булып, авылда  иң беренчеләрдән югары белем ала, гомерен авыл хуҗалыгын тергезүгә багышлый ул. 1970нче елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап, гомер буе Тәкәнеш төбәгендә ветеринария табибы булып эшли. Үзенең иҗатында күп төрле темаларга  урын биргән. Туган җирне сагынуын, җирсүен яшерми. Аларга мәдхия җырлый.

Сагындырдың, өзелеп сагындырдың,

Туган җирем – Урта Кирмәнем.

Чит җирләрдә озак йөрсәм дә,

Синдәгедәй гүзәл җирне күрмәдем.

“Атлап узыйм әле“

Сөю?! Ярату?! Мәхәббәт! Мәңгелек сүзләр. Башы бар, әмма чиге юк. Ул боларны, күңелендә  ташып чыккан хисләрне, шигъри юлларга сала.

Күпме юллар узып китсә дә,

Һаман сине өзелеп яратам.

“Ул бар әле минем  белән!“ –диеп.

Үз-үземне шулай юатам.

Тормыш иптәше Розасына багышлап әйтелгән сүзләре үзәкләрне өзә.

Соңгы чәчкәләр мин алып килдем.

“Язларга кадәр шиңмәгез!“ – дидем.

Шул соңгы чәчкәдәй

Шиңдең дә, юкка чыктың,

Сулдың да мәңгелеккә

Бар дөньяны ялгыз иттең.

“Соңгы чәчкәләр“

Аның иҗатында авыл баласы – табигать баласы икәнлеге дә бик оста ачыла.

Кемдер яра салган каеныма

Ага суы?.. Әллә яшь микән?

Тирән яра аның гәүдәсендә,

Төзәлерме, әллә юк микән?

“Каен елый“

Кеше башына авырлыклар килсә, һәркем аны юатырга тырыша. Үзең дә аңлыйсың, әмма ихтыяр көче кирәк. Гаяз да сабыр булырга өнди.

“Оныт!“ – дисең үткәннәрне

Булмый инде кире кайтарып.

Кавышулар безнең мөмкин түгел,

Искә алма берүк сагынып.

“Оныт дисең“

Ул шаярып та алырга ярата:

Әнә чиертте, әнә капты.

Тьфү, шайтан, ычкынды.

Бик зур иде, әрәм булды,

Күренде дә юк булды.

“Балыкчы хыялы“

Безнең авылда риваятьләргә бай булган Аккош тавы бар. Илләр гизеп кайткан һәркем авылның, тирә-якның матурлыгына соклану өчен аның түбәсенә күтәрелә. Тау авылыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк ителеп бирелгән табигать сакчысы, ул безне көчле гарасатлардан, язгы ташкыннардан саклый. Кечкенә чакта аның комлыгында кызындык, күңелгә мәхәббәт хисе керә башлагач, түбәсенә күтәрелеп, вәгъдәләр бирешкән урын да әле ул.

Аккош тавы түбәсендә

Учак ягып утырдык.

“Мәңге бергә булырбыз!“ – дип,

Вәгъдәләргә сүз куйдык.

“Аккош тавы“

Авылдашыбыз Фатиха әбинең сугыш кырында ятып калган сигез улын да онытмаган. Авыл  тарихы белән яшәгәнен ачып сала.

Сигез улны, сигез каһарманны,

Син озаттың сугыш кырына.

Хәер-дога кылып артларыннан

Исән - имин әйләнеп кайтырга.

Авылдашлар Сезне онытмыйлар,

Калдырмыйлар хәер - догадан.

Урыныгыз булсын оҗмахларда,

Без сорыйбыз шуны Алладан.

Ислам динендә туган тел һәм миллилек - күз карасыдай сакланырга тиеш изге бурыч. Телебезне югалтабыз икән – Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәмәгән булып чыгабыз.

Безнең бөек Тукаебыз бар,

Сәйдәш, Җәлил, Такташыбыз бар.

Гүзәл шәһри Казаныбыз бар,

Киләчәккә өметебез бар!

Матур туган телебез бар,

Теле барның дине бар,

Дине барның киләчәге бар,

Киләчәкнең яшәеше бар.

“Горурланам“

Ошбу җыентыкка 51 шигырь тупланган. Аларның барысын да бер тема – туган - үскән җирне сагыну, җирсү берләштерә. Бу хисләр сабый чагында ук салынгандыр, дигән уй килә. Кинәт кенә бу дәрәҗәгә ирешеп булмас. Моның өчен күңел байлыгы, хәтер кирәк.

Уйлап әйтик сүзне баш белән,

Бер-беребезгә атмыйк таш белән,

Бу дөньяда без кунак кына,

Зинһар яшик тыйнак кына.

“Гафу үтенә, гафу итә бел“

Җыентык кулыма килеп эләгүгә, авылдашларыма ничек ишеттерергә икән дигән уй керде. Күптән түгел Сания апа Каюмова олуг юбилее уңаеннан, Аллаһы Тәгаләгә шушы яшькә кадәр яшәтеп матур тормыш  биргәне өчен рәхмәтен ишеттерү нияте белән безне Коръән ашына чакырды. Бездә бу мәҗлесләр бик күркәм уза. “Хатын – кыз бәете“, “Ән – Ниса“, “Әл – Бәкара“, “Мәрьям“, “Мүмтәханә“ сүрәләреннән аятьләр укыганнан соң, догалар кылгач, һәркем үзенең иң кадерле сүзләрен әйтеп, бүләкләрен тапшырды. Вәгазьдән соң Гаязның шигырьләрен дә укыдым, үзем күзәтәм. Күзләрдә – мөлдерәмә яшь, калеблеләре йомшарды. “Сабира белән Зыятдин малаемы, булдыра торган нәсел! Һәммәбез дә күңел түрендә йөрткән уйларны ярып салган бит бу“ - дип, аңа зур рәхмәтләрен белдерделәр. Үземә кунакка килгән  һәрбер кешене аның иҗаты белән таныштыруны дәвам итәм хәзер. Хөрмәтле укучым! Гаяз Зыялы Язучылар берлеге  әгъзасы да түгел, рифмада тәңгәлсезлекләр дә бардыр, сыйфатланмышлар да җитеп бетмидер, күпсүзлекләр дә очрыйдыр. Әмма гомер буе яшеренеп яткан серләреңне, хисләреңне ачып салырлык көч тапкансың икән, рәхмәт Сиңа, авылдашыбыз! Олуг хезмәтеңә рәхмәт. Якташларың өчен табылдык асыл таш булуыңны беркайчан да онытма, иҗади уңышлар, ак бәхетләр телибез.

Рәшидә Әүһәдиева.

Урта Кирмән мәхәлләсе абыстае.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев