Мамадышның серле югалган иконасы
“Акчагыз булмаса Парижга, килегез Мамадышка!“ “Мамадыш-Париж бренды“ның төп девизына әверелгән әлеге чакыруга кушылып, шәһәребезнең серле урыннарына бергәләп сәяхәтне дәвам итәбез.
“Изге җәйләү”
Былтыргы Раштуа көнне Алабугадан кайткан кунакларыбыз белән шәһәребез читендәге “Изге җәйләү” комплексына барып кайтырга уйладык. Казан ягыннан килгәндә, “Мамадыш” дигән стелладан соң, шәһәрне әйләнеп узучы юл буйлап ярты чакрымлап баргач, басуга бер юл кереп китә. Бәс сарган агачлар, очсыз-кырыйсыз җем-җем кар көртләре фонындагы әкияти җәйләүдә ике гөмбәз пәйда булды. Машиналар шактый. Чишмәгә бура урнаштырылган, ул нәкышлы тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алынган, төннәрен яктыртыла. Гөмбәзле бинадагы чумыну урыны да бик җайлы, шаккаткыч итеп эшләнгән. Суы алышынып торучы бассейн, җылытылган идәннәр, чишенү урыннары... Торбадан агып ятучы чишмәдән кешеләр чират торып су алалар. Бер яшь кенә егет барысын да авызына караткан: “Безнең әбиләр әле 20-30 ел элек кенә дә монда келәү итәргә киләләр иде. Чишмәсе шифалы булуы өстенә, биредә имән төбендә борын заманнарда Могҗиза тудыручы Николай иконасы да табылган диләр. Аны аннары алабугалыларга сатканнар. Ел саен җәй көне шушында алып килеп халыкны табындырып, дәвалаганнар. Аннары икона серле югалган. Соңгы кат Санкт-Петербургта күргәннәр дигән сүзләр йөри. Изге урынны яңартучыларга Алланың рәхмәтләре яусын!” “Щербаковның аракы заводына элек су шушыннан эче куышлап ясалган имән агачлар аша килә торган булган. Торбаның бер кисәге әле дә шәһәр музеенда саклана, үзем күрдем! Карагыз әле, ул сәүдәгәр Щербаков Санкт-Петербургта да, Парижда да яшәгән икән, име. Аның оныгы хәзер дә Мамадыш өстеннән вертолет белән еш кайтып әйләнә диләр, хак микән? Иконаны табып кайтарып бирсен иде ул, ә!” Монысын урта яшьләрдәге бер апа әйтте. Кызык кешеләрне тыңлап торуы. Илгә чыксаң, иллене ишетәсең. Ширек турында бик сүз кузгатасым килсә дә, “Чит монастырьга үз уставың белән кермиләр!”–дигән мәкаль бар. Журналист кызыксынуым бераз тарихта казынып алырга мәҗбүр итте.
“Нократ” яза
Туган ягыбыз тарихын өйрәнүче журналист Вәрис Галинең “Төбәгебез җәүһәрләре яңара” исемле мәкаләсеннән юллар (“Нократ”, 24нче август, 2012 ел). “Унсигезенче гасырда анда Могҗиза тудыручы Николай иконасы иңә. 1811нче елны Мамадыш кафедраль соборы янәшәсендә аның өчен махсус чәсәүнә дә җиткерәләр. Әмма Алабуганың бай сәүдәгәре аны сатып алып, үзләрендәге Никольск чиркәвенә урнаштыралар. Аның үзен ел саен 20нче июльдә яңадан Мамадышка алып кайту оештырыла. Аны Алабугадан берничә мең кеше җыелып тантаналы шартларда көймә белән озатканнар. Мамадышта Казаннан архиерей чакыртып, 200-300 кешелек собор хоры белән, төбәктәге бөтен чиркәүләрнең кыңгырауларын кагып, яр буе тулы халык каршы алган. 21нче июльдә аны хаҗ сәфәре белән иңгән урынына алып барганнар, аннан байларның, сәүдәгәрләрнең өйләре буенча йөрткәннәр, Малмыжка, Красная Горка, Омар, Сикәнәс, Отарка авылларына алып барылган. Чишмәнең үзенә Киров, Уфа губерналарыннан, Казан артыннан да халык агылган. Мамадышта спирт заводы оештыргач, Щербаковлар анда суны әлеге чишмәдән китерткәннәр.”
“2012нче елның 19нчы декабре–Яктыртучы һәм Могҗиза тудыручы Николай көнендә Мамадыш янәдән изге сәфәр кылу урынына әверелде. “Изге касә” (“Святая чаша”) комплексы торгызылды, изгеләндерелде. Алла кушып, руханиларның, прихожаннарның догалары белән өретелеп, муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов инициативасы белән башланган әлеге изге гамәлне Раджив Иванов җитәкчелегендә “Мамадыш ТКХ” җәмгыяте хезмәткәрләре башкарып чыкты. Анатолий Иванов үз чыгышында 2010нчы елгы корылык вакытында ташландык чишмәне корган үләннәр арасыннан ничек итеп эзләп табулары турында сөйләде. Аның урынын карт-карчыклар һәм музей хезмәткәрләре генә хәтерләгән булган инде. Ерак түгел генә урнашкан мөгезле эре терлек фермасы да аны җимерүгә үз өлешен керткән. Тантанада Изге Ксения Римляныня храмы протоиерие Дмитрий Морозов халыкны бәйрәм белән котлады. Православие динендәгеләрнең шатлыгына чик-чама юк: “Изге урыныбыз үзебездә генә!”–диләр алар. Башка конфессия вәкилләре дә табигать тарафыннан тудырылган бу искиткеч җирнең кеше кулы белән тагын да гүзәлләндерелүенә соклана. Иң мөһиме–стенадагы иконалар. Алар арасында–күптән түгел генә изге урыннарга сәфәр кылган районыбыз башлыгы Анатолий Ивановның Иерусалимнан Коткаручы табутына орындырып алып кайткан һәм бирегә бүләк иткән Яктыртучы һәм Могҗиза тудыручы Николай иконасы. Борынгылар сөйләвенчә Мамадышның “Изге касә” чишмәсе янына Алабугадан ел саен китерелгән могҗизалы икона янына (ул серле югала) сихәтләнергә килүчеләр бик күп булган. Өч гасырдан соң үзенең беренчел урынына кайткан икона православие дөньясында үз ролен уйнар әлбәттә.” Монысы хәбәрче Наталья Якимова мәкаләсеннән.
Фотоларны хәзрәт тапты
“Нократ” газетабызда “Борынгы Мамадыш” дигән фотоконкурс игълан иткән идек. Мәдрәсә мөгаллиме Ранил хәзрәт Талипов ике фото күтәреп кергән. “Интернетта Могҗиза иясе Николай иконасын ХХ гасыр башында Мамадышка алып килү тарихы күренешләре турында кызыклы фотографияләргә юлыктым. Фотограф Михаил Карпович Петров альбомыннан болар. Язмалары да бар,” –диде ул.
“Алабуганың Никольское чиркәвендә Изге Николайның борынгы иконасы саклана. Аңа алабугалылар гына түгел, ерактагылар да табына. Июль аенда аның артыннан Нократ һәм Чулман елгалары буйлап махсус көймә белән мамадышлылар килә. Биредә яшәүче прихожаннар иконаны барлык чиркәүләрдә чаң кагып, Чулман елгасына кадәр төркемләп төшеп озатып калалар иде. (И.В.Шишкин. Алабуга шәһәре тарихы. 1991. (1871 елгы басма репринты). “В этой церкви находится древняя досточтимая Икона св.Николая, почитаемая не только местными жителями, но и дальними. С оной Иконой ежегодно бывает в Июле месяце поход в г. Мамадыш, Казанск.губ, и уезд онаго. Приезжают оттуда за Иконой по р. Вятке и Каме в нарочно-устроенной с балдахином лодке. Жители провожают Икону во многочисленности до р. Камы при колокольном во всех церквах звоне”
И.В.Шишкин. История города Елабуги. Елабуга. Издательство ЕГМЗ, 1991 (репринт издания 1871 г.). – стр.38-39.
“Мамадышта иконаны зур хөрмәт белән көтеп торалар. Аны кире алып кайту да шул ук юл белән башкарыла. Әлеге сәяхәт кем тарафыннан һәм нинди вакыйга уңаеннан үткәрелә башлавы билгеле түгел. Никольск чиркәвендә Казан Духовный Консисториясенең иконаны Мамадышка алып баруга рөхсәт бирүче 1794нче елгы Указы саклана”. (Н.И.Шишкин. “Алабуга шәһәренең элекке заманнардагы тарихы” китабыннан.)
“Встреча в Мамадышах бывает с большим почетом, обратное возвращение иконы следует тем же путем. Но когда установлен этот поход и по какому случаю неизвестно.
В Никольской церкви сохраняется указ Казанской Духовной Консистории 1794 года, которым разрешен ход по Мамадышскому уезду и г.Мамадышу с иконой Святителя Николая”
Н.И.Шишкин. История города Елабуги с древнейших времен. Елабуга. Издательство ЕГМЗ, 2007. – стр.
“В Николаевской ц. Елабуги находилась икона свт. Николая, явившаяся в 2 верстах от г. Мамадыша (Казанская губ.), в овраге над источником, именуемым Св.Чашей; время ее явления и перенесения в Елабугу, а также совр. местонахождение неизвестны”. Священник Андрей Дудин (http://www.pravenc.ru/text/161163.html)
Серле югалган иконаның чыны бәлки кайтып та җитәр. Нинди гүзәл урын хәстәрләп, күпме кеше көтә бит аны. Булмас димә, дөнья бу!
Алсу Дияр.
Мамадыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев