Мамадышның бер урамына Шаһинур Мостафин исеме биреләчәк
Хөрмәтле якташыбыз белем алган Урта Кирмән урта гомумбелем бирү мәктәбе дә аның исемен йөртәчәк. Бу хакта бүген Арташ авылында шагыйрь, прозаик, публицист, журналист Шаһинур абыйны соңгы юлга озату чарасында район башлыгы Анатолий Иванов хәбәр итте.
-Шаһинур Мостафин үз ягым, үз туфрагым дип яшәде. Бүген дә үз җиренә кайтты менә. Кайчан чакырма, шунда кайтыр иде. Беркайчан юк димәде. Рәхмәтле булды. Бер рәхмәтеңә меңне әйтә иде. Шаһинур абыйның исемен мәңгеләштерәчәкбез, - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, Шаһинур Мостафин бүген иртәнге сәгать 5тә, озакка сузылган каты авырудан соң вафат булды. Аны соңгы юлга озатырга килүчеләр күп иде. Әдипнең Арташ авылындагы төп нигезенә туганнары, дуслары, якташлары белән беррәттән, Татарстан һәм Башкортостан республикаларының әдәбият-сәнгать әһелләре дә җыелды. Мөхтәрәм шәхеснең якыннарына ияреп табигать тә елады бүген.
Шаһинур абыйны соңгы юлга озатучылар арасында Татарстан Язучылары берлеге рәисе Данил Салихов та бар иде. “Татар әдәбиятында сезнең исем алтын хәрефләр белән язылып кала”, - диде ул.
Шаһинур Мостафинны Арташ авылы зиратына җирләделәр. Аның кабере Сабантуй мәйданына карап тора. Якташыбызның амәнате әнә шундый булган. Авыр туфрагың җиңел булсын, Шаһинур абый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев