Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлылар, әйдәгез #әдәбимарафонга!

Кичә, 1нче мартта, Татарстан Республикасы Лаеш районы мәдәният йортында#Әдәбимарафононлайн-проекты җиңүчеләрен котлау тантанасы узды. 

#әдәбимарафон #татарстанкитапнәшрияты#татнетныүстерүфонды 
 Тел, милләт, татар халкы, дип җан атучылар тагын бик мәгънәле, тирән эчтәлекле, заманча чарада очрашты кичә. Анда без, мамадышлылар да барып эләгүебезгә бик шатбыз. Татарстанда яшәп, #әдәбимарафонда катнашмау – оят))) Әнә Фагыйлә Чумарова Омск каласыннан ук килеп җиткән иде, тагын бер кат зур рәхмәт, батыр йөрәкле, маҗаралар яратучы, дөньяны колачлап, милләт дәрьясендә иркен йөзүче ханымга. 

Гыйнвар аенда 21 көн буена татар язучыларының иҗатлары белән районыбыз халкын таныштырып бардык, үзебез дә рухи яктан баедык. Лаешта республикабызның мәртәбәле язучылары - Рабит Батулла, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Марат Кәбиров, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмовалар белән очрашып сөйләшү бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Һәммәбезгә дә бүләкләр - дипломнар тапшырдылар. 
Очрашуга бару өчен автобус биргән район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Габдрахмановка, безнең турыбызда аналарча кайгыртучы методист Миләүшә Сәләховага чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Юл буе рәхәтләнеп аралашып, районыбыз данын яклап, бик күп яңалыклар белеп барып кайттык без анда.

Мамадыш районыннан катнашучылар исемлеге:

  1. Габдрафикова Алсу Илдус кызы ТР, Мамадыш шәһәре
  2. Спиридонова Алсу Саяф кызы ТР, Мамадыш шәһәре
  3. Гатауллина Нәзирә Мансур кызы ТР, Мамадыш шәһәре
  4. Шаһиева Энҗе Рафаил кызы ТР, Мамадыш шәһәре
  5. Хафизова Чулпан Рәис кызы ТР, Мамадыш шәһәре
  6. Ганиуллина Фирая Нәгыймулла кызы ТР, Мамадыш районы
  7. Хайбуллина Зөбәрҗәт Габделхак кызы ТР, Мамадыш районы Берсут-Сукачи авылы
  8. Әлмиева Гөлнур Нургаян кызы ТР, Мамадыш районы Кама урман хуҗалыгы бистәсе
  9. Сəхəбиева Алинə Илнур кызы ТР, Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылы
  10. Низамиева Рәмзилә Раим кызы ТР, Мамадыш районы Көек-Ерыкса авылы
  11. Юнысова Миннегөл Кыям кызы ТР, Мамадыш районы Түбән Яке авылы
  12. Сәхәпова Ләйсән Илдус кызы ТР, Мамадыш районы Урта Сон авылы
  13. Насибуллина Гөлия Хәниф кызы ТР, Мамадыш районы Усали авылы
  14. Гәрәева Гөлназ Гафур кызы ТР, Мамадыш районы Яңа Комазан авылы
  15. Хайбуллина Гөлсу Фәнил кызы ТР, Мамадыш районы, Берсут-Сукачи авылы

Раил әфәнде Гатауллин башлап җибәргән мондый марафоннарда киләчәктә дә катнашырбыз, татар китабын укучыларыбызның саны артыр дип ышанабыз. Чараның фәлсәфәсен һәм технологиясен (ә ул бик гади) тизрәк төшенеп, 1нче апрельдә янәдән старт алачак марафонга актив кушылсын иде))) 
Чыннан да, искиткеч чара булды кичә. Татар дөньясы Лаеш шулпасын "чөмереп" кайтты. Барыбыз да рухи һәм матди яктан да бай булыйк, көч - бердәмлектә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев