Мамадышлылар, рибаның нинди зур гөнаһ икәнен беләсезме
Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин моны сезгә әлеге язмасында аңлата.
“Белә торып, бер көмеш акчалык кына риба малын ашау 36 зина кылудан ямарак“, - диде рәсүлебез (с.г. в.с.) (Имам Әхмәд, 20951нче хәдис)
Газиз кардәшләр! Күпләребез белми яки гөнаһысын вак-төяккә санап, процентлы кредитка өйләр салды, машиналар һәм башка җиһазлар алды. Боларга бүген нишләргә? Бердәнбер юл - тәүбә итәргә һәм кабат ошбу гөнаһны кабатламаска.
Раббыбыз Коръәндә әйтте: “Кемгә Раббысының вәгазе җитеп, риба эшләрен ташлады, риба отышын алмасын. Кем дәвам итсә, алар җәһәннәм кешеләре, һәм анда мәңге калучылар”. (“Бәкара” сүрәсе, 275 аять)
- Аллаһының ләгънәте төшә.
Рәсүлебез (с.г. в.с.) риба ашаучыны да, бирүчене дә, язучыны да, аларның килешүенә шәһәдәт биргән ике кешене дә ләгънәтләде. “Алар бөтенесе дә гөнаһыда тигез,“ - диде. (Мөслим, 2995 нче хәдис)
- Риба – бозыклыкның бозыгы.
“Рибаның 70 төре бар. Аның иң аз гөнаһлы төре дә үз анасы белән никахлашып яшәгән кебек”, - диде рәсүлебез (с.г. в.с.) (Ибн Мәҗәһ, 2265 хәдис)
- Риба ахыр чиктә бөлгенлеккә китерә.
Аллаһы Тәгалә әйтте: “Аллаһы рибаның файдасын бетерер, ә сәдәкаларның файдасын хуҗаларына арттырып кайтарыр”. (“Бәкара” сүрәсе, 276нчы аять)
- Риба зинадан яман.
Сак булыйк! Алдашмыйк! Рибадан уттан сакланган кебек сакланыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев