Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадышлы Рәйсә Муллаәхмәтованың яшь калу сере

“Иң мөhиме яшә жирдә бәхетле кеше булып, Эшең калсын, эзең калсын күпләргә маяк булып!“

Укытучылыкка мәхәббәт

Рәйсә Абдулла кызы 1954 елнын 14 декабрендә Казан шәhәрендә туа. Ә балачагы районыбызның Вахит авылында уза. Авыл мәктәбенең тәҗрибәле, хөрмәткә ия hәм таләпчән мөгәллимәсе булган, әнисенең апасы Вагыйзә ханым Хөснетдин кызында тәрбияләнә. Нәкь менә ул, балада авыр, шул ук вакытта игелекле hөнәр –укытучылыкка мәхәббәт тәрбияли дә инде. 1970 нче ел аның өчен хәлиткеч чор була. Шул елны, Шәдче урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Минзәлә педагогика училищесына укырга керә. Аны тәмамлаган яшь белгечне Иске Комазан мәктәбенә җибәрәләр. Ә инде бер ел хезмәт куганнан соң, Рәйсә ханым Абдулла кызын Кумырык авылының башлангыч мәктәбенә мөдир итеп билгелиләр. Биредә эшләгәндә читтән торып Казан дәүләт педагогия институның география факультетына укырга керә.1980 нче елда кулында белем алганлыкка дипломы булган педагог Югары Сон мәктәбендә география укыта. Белемле, тырыш мөгаллимә тиздән укучыларның, укытучыларның гына түгел, авыл халкының да тирән ихтирамын яулый. Ул үзенә тапшырылган теләсә нинди бурычны ахырынача башкарып чыга, вакыйгаларның үзәгендә кайный. Аның катнашыннан башка мәктәптә, авыл клубында төрле кичәләр, спектакльләр, конкурслар, концертлар узмый.

Тиң юлдаш

Ул үзенә тиң ярны да Югары Сонда таба. Менә аларның Рафил абый Муллахмәтов белән иңгә - иң куеп, тормыш корып жибәрүләренә дә 42 ел гомер үтеп киткән. Рафил Нургаян улына, партия кешесе буларак, Мамадыш районының төрле почмакларында хезмәт куярга туры килә. Шуңа күрә Рәйсә ханымга күп кенә мәктәпләрдә эшләргә язган була. 2000 нче елда алар Түбән Сонга күченеп киләләр. Авыл мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме дәресләрен алып бара ул, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, сыйныф житәкчесе вазыйфаларын да башкара.

«Әгәр укытучы үзендә эшенә дә, укучыларга да мәхәббәтне берләштерә икән, ул - камил укытучы». Бөек рус язучысы Лев Толстойның әлеге сүзләре «Халык мәгарифе отличнигы», күпсанлы методик эшләнмәләр авторы, «Иң яхшы тарих укытучысы», «Ин яхшы сыйныф житәкчесе», "Иң яхшы тарих кабинеты " hәм башка күп кенә район, республика конкурсларында призлы урыннар яулаган Рәйсә ханым Муллахмәтованың портретын ачып сала. Аның педагогик осталыгын бернинди дәрәҗәләр белән бәяләп бетереп булмый. Ул үзенең педагоглык хезмәтендә күп кенә укучыларына тормышта үз юлларын табарга ярдәм итте. Анда белем алганнар бүген төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Алар арасында укытучылар,табиблар, сәнгать тармакларында эшләүчеләр бар. Түбән Сон мәктәбен тәмамлаганнар арасында төрле дипломнар,  Грантлар,  конкурсларны отканнар бар. Моның өчен алар яраткан мөгаллимәләренә чиксез рәхмәтле.

Лаеклы ялда ял итү юк

Лаеклы ялда булуына карамастан, тынгысыз жанлы Рәйсә ханымның буш вакыты юк, диярлек. Аның hәр көне сәгатьләп язылган: Мамадыш мәдрәсәсендә уку, төрле чараларда hәм конкурсларда катнашу. Район газетасына тирән эчтәлекле язмалар да җибәрергә вакыт таба ул.

2014 елның декабреннән Мамадыш районының авыллар буенча “Ак калфак” оешмасы җитәкчесенең ярдәмчесе. Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" оешмасы уздырган күп кенә җыеннарда актив катнаша. Авыллар буенча оешкан “аккалфак“лылар белән һәрвакыт элемтәдә торып, бер фикердә булып, бердәмлекне саклап, дустанә мөнәсәбәттә эшләүләрен дәвам итәләр. 2019 елның 27 июлендә Мамадыш районы Урта Кирмән авылы янындагы "Изгеләр чишмәсе" янында уздырылган "Кирмән җыены" фестивален оештыруда актив катнашты. Аның өчен район мәдәният йорты исеменнән рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулкадәр күпъяклы эшчәнлеге үзенең нәтиҗәсен бирми калмый әлбәттә. Моны аның күп санлы мактау грамоталары, дипломнары, рәхмәт хатлары раслый. Нинди генә өлкәдә катнашмасын, hәрвакыт җинүчеләр рәтендә ул. Дин буенча оештырылган чараларда актив катнаша. Ислам диненең күркәм әхлаклы шәхес тәрбияләүче дин икәнлеген төшендерү йөзеннән үзе дә, хәзерге көндә, Әхмәт Ясәви мәчетендә хатын-кызларга әхлак дәресләреннән гыйлем бирә. Мәчетнең, балалар өчен оештырган дини сабантуйларын алып баруга да булышлык итә. 2015 елда Казан федераль университеты РИУ белән берлектә, "Әхлак - иман көзгесе" дигән темага конкурс оештырып, килгән эшләр арасыннан яхшыларын сайлап алып, шул ук исем астында китап чыгарды. Бу китапка аның 5 дәресе кергән. "Күркәм әхлак-иман көзгесе" номинациясе буенча, кече һәм өлкән группаларга карата эшләнгән ике эше II һәм III нче дәрәҗә дипломнарга лаек булды. 2016 нчы елда Мамадыш мәдрәсәсе мөгаллимәсе, остазбикә Венера Касыйм кызы Яруллина турында истәлекләргә таянып чыгарылган "Юл күрсәтүче йолдызыбыз" китабында өч язмасы: "Күктә атылган йолдыз", "Якты эзе калыр күңелдә", "Олы йөрәкле Гөлнара" дигән язмалары кергән. Кече Сон авылы мәдрәсәсендә өч ел укытып киткән галим Таҗетдин Ялчыгол иҗатын өйрәнүгә дә күп көч куя ул. Быел, Кече Сон авыл җирлеге башлыгы Мансур Фәрвәзетдин улы Сәлахов җитәкчелегендә шул конференциянең инде менә VII нчесендә катнаштылар. Дини конкурсларда актив катнашып та нәтиҗәле урыннар яулавын дәвам итә.

Җиңүчеләр сафында

Рәйсә ханым Абдулла кызының туган як тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү, аның мирасын киләчәк буынга тапшыру буенча бик күп хезмәтләре бар: 2015 елда - Татарлар өчен "Кем мин һәм кайда минем тамырларым" дигән бөтендөнья конкурсында V дәрәҗә дипломга, акчалата премиягә лаек булды. 2017 елның 30маеннан - 3 июненә кадәр, композитор Яруллиннар иҗатын, тормыш юлын өйрәнүгә күп көч керткәне өчен, Белоруссия җирләрендә барып кайтты. Районыбызның өч кешелек делегациясе составында, татар халкының бөек композиторы, Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә башын салган Фәрит Заһидулла улы Яруллинның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, аның исеменә багышлап ачылган бюст ачу тантанасында катнашты.

2019 нчы елның 12-13нче сентябрьдә Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан Томск шәһәрендә үткән Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында, 2019 елның 23-24 октябрендә Курган өлкәсендә Урал арты һәм көньяк Урал татарлары тарихына багышланган фәнни-гамәли, тарихи-төбәкне өйрәнү конференциясендә катнашты. Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан, Сафакүл районының 95 еллыгына, Курган өлкәсе Сафакүл авыл җирлегенең 100 еллыгына багышлап үткәрелгән конференциядә актив катнашканы өчен, ТРның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте исеменнән мактау грамотасы, Бөек Октябрьнең 100 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медале белән дә бүләкләнде.

Рәйсә ханым Кляүш мәктәбендә эшләгәндә башка милләт халыклары белән тыгыз хезмәттәшлек алып барды. 2019 елның 29 июнендә удмурт халкының "Гырон Быдтон" бәйрәмендә, Татарстан Халыклары Ассамблеясы исеменнән Мамадыш районында яшәүче удмурт халкының телен, мәдәниятын саклауга көч керткән өчен Фәрит Х. Мөхәммәтшин кул куйган мактау грамотасы белән бүләкләнде. Халыклар йортында Районыбызда оешкан "Италмас" ансамбленә нигез салучы булып та аның фамилиясе яктыртылган. Керәшен халкының тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүдә көчен кызганмыйча хезмәт куйганы өчен, ТР ның "Алмаз холдинг"җитәкчесе И.М.Егоров җитәкчелек иткән керәшеннәр җәмгыяте исеменнән рәхмәт хатын да кадерләп саклый ул.

Аның тирә яшьтәшләре аз санда катнашуга карамастан ул соңгы вакытларда 21 көн буе бара торган әдәби марафонның бер генә көнен дә калдырмыйча бик яратып һәм теләп катнаша башлады. VII- IX Дөньякүләм татарча китап укучылар онлайн #әдәби марафонда актив катнашканы өчен ТАТНЕТ үсеш фонды, язучылар берлеге исеменнән дипломнар белән бүләкләнде.

Гөлләр арасында

Рафил абый белән Рәйсә ханым дүрт кыз үстереп, тормышка аяк бастырдылар. Кызларны барысын да дипломлы белгечләр hәм башлы- күзле иттеләр.

Дүрт кызым бар, йөрәгемнән өзелеп төшкән дүрт чәчәгем

Алар белән hәр яз, hәр жәй мин яшәрәм

Беренчесе Гүзәл-җирнең бер бизәге,

Гөлнар кызым-гөл сафлыгы, гөлләр яме,

Ә Гөлназым жәйдә туган назлы чәчәк,

Дүртенчесе Гөлшатым гел шатлык чәчә.

Ана өчен җирдә тагын ни кирәк соң?! Безнең бәхетебез hәм шатлыгыбыз – балаларыбыз. Кияүләребез үзара дус, бер-берсе белән хәбәрләшеп торалар. Бөтенесе бергә җыелып, гаиләләре белән ял итәргә дә вакыт табалар. Хәзер 8 оныгыбыз өчен шатланып сөенеп яшибез”, –ди Рәйсә ханым, шатлыгын яшермичә.

Оныклар – дәвамчылар

Аның хезмәтләре оныкларында да кызыксыну уята. "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ оешмасының "Гаилә һәм мәктәп" журналы белән берлектә оештырган конкурсларына да катнашып, оныгы Зилә белән дә 2014 елда "Зәңгәр ягулык җылысы" бәйгесендә зур тырышлык күрсәткәне өчен, ҖЧҖның генераль директоры Р.Г.Контюков кул куйган диплом белән бүләкләнсәләр, 2015 нче елда шул ук бәйгенең "Язма эшләр" номинациясендә җиңү яулап I дәрәҗә дипломга ия булдылар. Хәзерге вакытта төрле юнәлешләр буенча уңышларга ирешеп, оныклары да әбиләрен шатландыралар.

Инде бергәләп 42 ел гомер кичерүче Рафил абый hәм Рәйсә ханымнарга карап торсаң, бүген өйләнешкән парлар, диярсең: hәр сүзләреннән бер- берсенә хөрмәт, ярату сизелеп тора, hәр эшне үзара киңәшләшеп башкара алар! Шушы юбилей көннәрендә ходай аларны саулык - сәламәтлектән,тигез картлыктан, балалар hәм оныклар игелегеннән аермасын иде!

Бөтен булган гомерен, көчен кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлеге, ихласлыгы, ягымлылыгы белән кешеләр күңелен яулады ул. Бүген дә вакыт дәрьясында, тормыш мәшәкатьләренә күмелмичә, йөрәк назын, йөз матурлыгын, күңел көрлеген саклап, дөньга ямь hәм гамь өстәп яши Рәйсә Абдулла кызы.

Язмамны аңа хас шигырь юллары белән бетерәсем килә:

Кеше кайчан матур була?

Кеше матур шул чакта-

Олы данга ирешеп тә,

Кече булып калганда.

Гафиятуллина Фәридә.

Түбән Сон авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев