Мамадышка Сәидә абыстай Аппакова килде
Үзенең ислам дине вәгазь-нәсихәтләре белән танылган Сәидә абыстай Аппакова белән очрашу узды
Буген, 11 нче апрель көнне район мэдэният йортында мөселман хатын-кызларының җыелышы булды. Җыелышка Казаннан кунак итеп Сәидә абыстай Аппакова чакырылды. Җыелышта Мамадыш районының имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миңнегалиев та катнашты. Районнан җыелган мөселман хатын-кызлары үтемле вәгазьләр тыңладылар. Казаннан килгән зур кунак Сәидә абыстайның "ир хакы", "исламда хатын-кызның халәте", "гаиләдә сабыр булу" кебек темаларга багышланган чыгышлары булды. Чара ахырында сорауларга җәваплар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев