Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш зекерчесе – Мәзекүрә абыстай

“Мин абыстай түгел, мөгаллимә һәм остазбикә,“ – дип кабатларга ярата ул. Гадел, таләпчән, туры сүзле, җор телле, гомер буе гамәл-гыйбадәттә булган Мәзекүрә Рәхимова белән бер очрашу – үзе бер гомер. 86 елга сузылган тормыш тәҗрибәсе бик зур, халыкка әйтер сүзләре күп шул аның.

 

  • Сугыш башланганның икенче көнендә үк әтием Миннехан Рәхимов, (МТСта шофер иде) 12 ГАЗик машина тезелешеп, Казанга таба юл тоттылар. Без әни һәм өч бала (зурысы мин) аларны елый-елый озатып калдык. Шуннан башланды инде яман - михнәтле көннәр... Шул җәйдә Мамадышның база мәктәбенең беренче сыйныфына укырга кердем. Укытучыбыз Кәримә Кәримова шундый сабыр, ягымлы кеше иде. Бөтен шатлыгы без булганбыз кебек, чөнки гел безнең белән иде (үз балалары барлыгын белмим, ул сеңлесе белән генә яшәде). Сугыш елларындагы авырлыклар турында күп сөйләнә, аларның барысы да башыбыздан үтте... Әтинең үлгән, дигән хәбәре килде. Аңа кадәр без күп күз яшьләре түктек, тулган айга карап, әни: “Бу айның нуры әтигезнең каберенә дә төшә,“ – дип юатты. Аннары кара мөһерле кәгазьнең буталган булуы ачыкланды. Без ач, ялангач килеш, мич янына килеп җылынабыз. Ә ул салам белән ягыла, шуңа күрә җылысы да ташкүлчим генә. Күп үлемнәрдән калдык. Милиция чатында ике катлы мәктәптә укыганда, берзаман парта артыннан бөтенебез шуып төшә башладык. Айнып киткәндә кар өстендә ятам. Чи утын ягылышлы мичне җыештыручы иртә томалап кайтып киткән, барыбызга да ис тигән. “Агробаза“ совхозы басуларына черек бәрәңге эзләргә яланаяк йөгергән хәтердә. Ни гаҗәп: бүлбенең эче ап-ак крахмал иде. Әни шуннан көлчә пешереп ашатты. Аның тәме һаман авызда тора. 4 сыйныфта олылар белән бергә басуда башак җыйган истә. Югары Ушма басуында ун шешә борчак җыйсаң, берсе үзеңә кала иде. Шуны алып кайтып биргәч, әнинең, энеләремнең сөенүен күрсәгез! Ботка пешердек. Колхозда эшләгәндә клубта саламда йокладык, иртән коры суга арыш оны болгатылган “болтушка“ белән сыйлыйлар иде. Капчыгы белән кыяр куйдылар да, шуны ашап, бөтенебезнең эче бора башлады. Ул вакытта фронт, ил өчен чын күңелдән тырышып эшләп йөргән 1933нче елгы балаларны бер искә төшерүче дә юк, монысы өчен күңел әрни. Ул көннәрдән соң күпме сулар акты, җилләр исте. Минем укыйсы, җәмгыятькә файдалы кеше буласым килеп, Мамадыш педагогия училищесын, аннары Алабуга педагогия институтын тәмамладым. Ярты районны йөреп чыктым бугай, эшләмәгән мәктәп калмады: Кече Кирмән, Керәшен Пакшины, Комазан башы, Мортаза, Иске Комазан, Мамадыш совхозы, Мамадыш коррекцияләү мәктәбе... Һәркайсы – үзе бер мәктәп, Иске Комазанда 7 Б сыйныфына җитәкчелек иткәндә укытучыларны санга сукмаска маташкан Чираев, Мөхәммәдиев, Вәгыйзов, Гатин, Шәймәрдәновлар белән уртак тел табу өчен ял көнне тауга чана шуарга чыктым; коррекцияләү мәктәбенең (халык телендә “высшая школа“ дип йөртелде) тыңлаусыз малайлары белән тирда мылтык атып дуслаштым, Наилне уң кулым итеп билгеләгәч, эшләр хутка китте. Ирем белән бәхет эзләп, өч ел Таҗикстанда да яшәп кайттык. Анда бер гөнаһым бар: Әфганстан чигендәге Куляб шәһәренә сәяхәткә баргач, ураза тотучы балаларны ашханәгә алып кереп авызларын көчләп ачтырдым. Мәктәп директоры Алим Әхмәдовның малае гына сүземә колак салмады. Гаҗәп дини иде ул балалар. Аллаһы Тәгалә, тормыш үзе мине сындырып сынап хак вә туры юлга бастырды. 1978нче елда бердәнбер улымны югалттым. Җир йөзендә 22 яшь 4 ай 1 көн яшәп калды балам. Бөтен җирдә ул басып торган кебек, андый кайгыларны беребезгә дә кичерергә язмасын, күргәннәргә сабырлык бирсен. Теш табибы Рәйсә үлгәч, Сания белән аны озатырга төштек. Әнисе: “Сине укый белә дип әйтәләр, 40 “Йасин“ чыгарсың, яме!“ – ди. Хәсрәтле ана эш кушкач, нишлисең. Беренче тапкырында ике сәгать ун минут укыдым “Йасин“ны. 40гын да чыктым. Күп укыгач, үзеннән - үзе ятлана башлады. Мин аны хәзер җиде минутта яттан укып чыгам. “Тәбәрәк“не дә кушам.

 90нчы елларда Мамадышка тынгысыз Рифкать хәзрәт килде. Иске зираттагы иске мәчеткә укырга ике класс җыелдык. Халык дингә сусаган, ә остазлар юк. Аның эше, барасы җире күп. Төзелеш эшләре белән дә йөри. Беренче дәрес башлангач, таякның әлиф икәнен танып, “Мин бу хәрефне беләм бит!“ – дип ычкындырдым. Әтинең бертуганы Мөхәррәм абый гарәб алфавитын бәләкәй чакта ук язып кулыма тоттырган иде. Ул кәгазь әле дә исән. Дини теманы су урынына эчкән Шәмсебәдәр әбиебездән кызыгып, шуннан карый-карый, сүзләр язгаладым. Ике комплектлы мәктәптә 1-3 һәм 2-4 сыйныфларга берьюлы белем биргән бар, методикасын беләм. Хәзрәт укытуны гел миңа ышанып тапшыра башлады. Белмәгәнне аннан сорадык, китаплардан карадык, бергәләп өйрәндек. Мин бер нәрсәне һаман аңлый алмыйм: мәктәпләрдә безгә яу белән килгән алман телен керттеләр (мин дә укыттым аны), хәзер инглизчәгә куаналар, татар балаларын нигездә русча укыталар. Ә менә бөтен галәмнең хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләнең тормышыбызның барлык уңай һәм тискәре якларын тасвирлаган, дөрес яшәргә өйрәткән изге китабы Коръән иңгән гарәб теленә исләре китми. Кодрәтемнән килсә, бөтен җиһанга гарәбчә өйрәтер идем. Менә, шәкертләрем туган көнемә гарәб хәрефләре белән котлау открыткасы язганнар, сөенечемнән еладым. Аллага шөкер, догачыларым күп кала, дип сөенәм. Иске зираттагы мәчеттә журнал тотмый идем, ә яңа мәчеттәгеләре 300дән артык шәкертем бар. Хаҗга бардым. Данлыклы Татарстан казые Габделхак Саматов белән шәхсән очрашкан булды. Миннән исемемне сорый бу. “Мәскүрә“, - дим. Китабын ачып карады да: “Мәгънәсе бик үк әйбәт түгел икән, әйдә, Мәзекүрә бул, Аллаһы Тәгаләне зекер итеп йөрерсең,“ – диде. Әйткәннәре рас килде, кулдан килгәнчә тырышам. Тормышта нинди генә хәлләргә юлыксам да, “Хәерлегә булсын!“ – дим, белгәнем белән гамәл кылам, - дип, шаккатмалы нәрсәләр турында тыныч кына сөйләп чыгып китте Мәзекүрә Хановна. Миңа истәлеккә Җамалетдин Бикташиның “Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр“ һәм “Хуҗурат“ сүрәсе тәфсире дип исемләнгән ике китап калдырды. Һәр җөмләсенә хикмәт яшеренгән бу бүләкләрнең мәгънәсенә төшенергә маташып утырам менә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев