Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш табиблары район газетасын ярата!

Бүген, 19нчы июньдә иртәнге якта район үзәк хастаханәсендә уздырылган Абунәче көне моны тагын бер кат раслады. Ике сәгать эчендә 16 медицина хезмәткәре 2018нче елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына подписка рәсмиләштерде.

Иң беренче булып язылган табиб -стоматолог, хастаханәнең профсоюз рәисе Лилия Сәгъдиеваның кулы җиңел икән! Аның артыннан башка табиблар, шәфкать туташлары махсус өстәл янына агылдылар гына. 
Балалар консультациясе шәфкать туташы Люция Мусина “Нократ“, “Ватаным Татарстан“, “Себерке“ - берьюлы өч газетага язылды:

 Газета-журналлар укырга элек-электән ярата безнең гаилә. Подписка кампаниясе тәмамланып килә, ничек кенә вакыт табыйм микән, дип уйлаган идем, эш урынына үзегез килүегез бик яхшы булды әле, рәхмәт. Район газетасында реклама бик күп, заманасы шундый инде, нихәл итәсең, тик гыйбрәтле хәлләр, аш-су рецептлары, файдалы киңәшләрне дә күбрәк бирсәгез, отышлырак булмасмы?! – диде ул. 

Әйе, 25нче июньдә подписка тәмамлана, Сез дә “Нократ“сыз кала күрмәгез!

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев