Мамадыш сабыйларының икенче әнисе
Узган ел көз аеның бер матур көнендә Мамадышка барып чыктым. Журналист сукмаклары 3нче санлы “Светлячок“ балалар бакчасына илтте. Һәм мине искиткеч милләтпәрвәр җанлы, үз эшенең чын остасы булган ханым – Фәридә Хаҗиева белән таныштырды. Фирдәвес Хуҗин. Алабуга шәһәре.
Мамадыштагы мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү учреждениеләре арасында 3нче санлы “Светлячок“ балалар бакчасы ин кечкенәләрдән санала. Шулай булса да, ул башкалардан “яше“ буенча иң өлкәне – 1983 елдан бирле эшләп килә. Бакча мөдире Фәридә Хаҗиева безне капка алдында ук каршы алды. Заманында “Спартак“ аяк киемнәре фабрикасы балансында булган бакчаның аскы каттагы торак йорт фатирларыннан яраклаштырып үзгәртелгәне ачык сизелә – бормаланып эчкә үтүче коридорларның ян-якларында сабыйлар өчен тәгаенләнгән төрле зурлыктагы бүлмәләр күзгә ташлана. Унбиш кешелек коллектив 70 балага хезмәт күрсәтә. Фәридә ханым бирегә 2000 елда, үзе җитәкләгән бакча ябылганнан соң килә. Элекке вакытларын жылы итеп искә ала.
- Миңа бик көчле җитәкчеләр - Вәлия Гыйззәтуллина, Светлана Нәбиуллина белән эшләргә туры килде. Үзгәртеп корулар шаукымы астында шәһәребездә күп бакчалар ябылды. Балалар туу кискен кимеде, җәмгыятьнең социаль-икътисадый торышы начарайды. Кайбер тәрбиячеләр башка эшкә киттеләр. Безнең системада эшен чын күңелдән яраткан фанатлар калды. Хәзер - бөтенләй башка заман. Яңа бакчалар төзелә. Искеләре капиталь ремонтлана.
Бу уңайдан Фәридә Хаҗиева муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановка аеруча рәхмәтле. Анатолий Петрович хакимияткә килгәч, Мамадышның йөзе танымаслык булып үзгәрүе, балалар бакчаларына карата да мөнәсәбәт яхшыруы турында куанып сөйли. Ләкин мөдирне уйландырган нәрсәләр дә бар. Үзгәртеп корулар заманында туган балаларның - хәзерге әти-әниләрнең - күңел дөньялары шактый чикләнгән булуы нык борчый аны. Аларның нарасыйларын бай рухлы, әхлак ягыннан камил шәхес итеп тәрбияләүгә әлләни исләре китми икән. “Чагыштыру өчен моны болайрак әйтергә мөмкин: “Без акчасын түлибезме, тәрбияләү сезнең өстә“, -диләр алар,“- ди, педагог, ачынып. Бөтен нәрсәне акчага, матди бөтенлеккә генә кайтарып калдырырга ярамаганлыгын әйтүе белән ул күп мәртәбәләр хаклы. Татар балаларының туган телләрен тиешле дәрәҗәдә белмәүләренә дә борчыла 41 ел мәктәпкәчә тәрбия системасында хезмәт куючы мөдир:
- Әле Советлар заманында, авыллардан район үзәгендә төпләнүчеләрнең балалары үзара гел саф татарча гына сөйләшәләр иде. Безне һәр җыелыш-киңәшмә саен аягүрә бастырып: “Тәрбияләнүчеләрегез туган телләрендә аралашалар, русчага өйрәтмисез,“ - дип тәнкыйтьләделәр. Менә “тырыштык“ инде, нәтиҗәсе шул: ярымурыслашкан әти-әниләрнең балалары юньләп татарча белмиләр. Туган телгә өйрәтергә бик тырышабыз, уңышка ирешү генә авыр. Һәр кеше үз туган телен белергә тиеш, шулай булганда гына җәмгыятьтә гармониялелек була, дип уйлыйм мин.
Фәридә ханымның тыныч тигез тавыш белән сөйләве, аның сабырлыгына бер ишарә булса кирәк, дигән уйдан чыгып, аңа: “Сезнен коллектив белән эшләү стилегез нинди?“ – дигән сорау бирәм.
- Минем өчен иң мөһиме – кешегә эшнең асылын тыныч кына аңлату, ул сиңа үпкәләп калмасын, тавышымны күтәрмәскә тырышам. Мине әби: “Кызым, тавышлы өйдә бәрәкәт булмый,“ – дип, өйрәтеп үстерде. Аның сүзләрен беркайчан да онытмыйм.
Фәридә Нурәхмәт кызының үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлегенә шик була алмый: ихластан хезмәтен яратканы күренеп тора. Балалар турында сөйләгәндә күзләре яна. Һәр хезмәткәре турында мактау сүзләре әйтә. Үзләре тәрбияләп үстергән балаларның сабыйларын шушы бакчага китерүләренә сөенә. Коллективында үсеп, яхшы җитәкчеләр булып эшләүче Резидә Закирова, Миләүшә Заһидуллина белән горурлана. Җитәкче коллективына ял итү, төрле җирләргә сәфәр кылу мөмкинлекләре дә тудыра икән. Мисалга, алар узган ел Ижау каласы зоопаркын (Россиядә иң яхшылардан санала) барып күрсәләр, быел Идел буйлап теплоходта Зөя утрау-шәһәрчегенә сәяхәт кылганнар. Мондый шартлар тудырылганда, хезмәткә стимул да арта әлбәттә. Җитәкчелек колагына үземнән бер сүз: техник хезмәткәрләрнең чагыштырмача түбән хезмәт хакларын да бераз күтәрсәләр, иллә дә яхшы булыр иде. Мамадышта гүзәл бер традициягә әверелгән мәдәни чара – төрле оешмалар арасында концерт-конкурслар уздырылуы шулай ук игътибарга лаек. Кешеләрне рухи яктан савыктыра, җаннарын сафландыра торган чара ич бу. Җиңүчеләр гала-концертта чыгыш ясый, аларга бүләкләр бирелә. “Светлячок“лылар монда да сынатмый, уңай күрсәткечләре бик күп. Быел анда бик яхшы ремонт үткәрелгән дигән хәбәрләр дә ишетелде. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен!
PS. Редакциябезгә Алабугадан килгән әлеге тирән эчтәлекле, матур хатка өстәп, шунысын да әйтик: Фәридә Нуровна бүгенге көндә “Ландыш“ балалар бакчасын җитәкли, аларны да яңа җиңүләргә рухландыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев