Мамадыш районы зур югалту кичерде: Шаһинур Мостафин вафат
Бүген иртәнге сәгать 5тә, озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итте.
«Хушлашу бүген Казанның 7нче хастаханәсендә була. Мәрхүмне туган авылында — Мамадыш районы Арташ авылында җирләячәкләр. Халкыбызга ихлас хезмәт иткән бала күңелле зур шәхеснең урыны җәннәттә булсын», — дип хәбәр итә Язучылар берлеге.
Якташыбыз Шаһинур Мостафин - шагыйрь, прозаик, публицист, журналист.
1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). Иҗаты сугыштан кайтмаган солдатларны эзләп табу, аларның исемнәрен илгә кайтару, язмышлары турында язуга багышлана.
Ул гади, гаять тыйнак, кешелекле, нечкә хисле, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булган зат иде.
Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, рухы шат булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз.
Фото matbugat.ru сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев