Мамадыш районы халкы Зөфәр Закировны онытмый
Кичә Кече Кирмән (халык телендә Кирмән башы) авылында күренекле баянчы Зөфәр Закиров истәлегенә бик бай эчтәлекле кичә узды.
Аңа данлыклы җырчы Фән Вәлиәхмәтов һәм аның иҗат төркеме, районыбыз авылларындагы баянчылар да килгән иде. Кунаклар бөтен гомерен халыкка эчкерсез хезмәт итүгә багышлаган шәхеснең тормышыннан истәлекләр белән уртаклаштылар. Бу кичә Зөфәр ага рухына дога булып барып ирешсен. Аны үткәрүнең инициаторы булган һәм оештырып йөргән Юрис Шәкүровка да рәхмәтнең иң олысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев