Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Мамадыш районында Питрау гөрли

Питрау гөрли, халык бәйрәм итә. Питрауда төрле шәһәрләрдән килгән керәшеннәрне күрергә мөмкин. Алар һәрберсе кунакларга, бәйрәмгә килгән халыкка үзләренең сый-хөрмәтләрен, киемнәрен, йолаларын тәкъдим иттеләр. Үзенчәлекле итеп бизәлгән өйләрдә нәрсә генә күреп булмый. Биредә чәйгә өреп торучы сыннар, керәшеннәрнең тарихын яктыртучы фотосурәтләр бар иде. Тәмле милли ризыклардан авыз итеп, гармунга кушылып...

Питрау гөрли, халык бәйрәм итә. Питрауда төрле шәһәрләрдән килгән керәшеннәрне күрергә мөмкин. Алар һәрберсе кунакларга, бәйрәмгә килгән халыкка үзләренең сый-хөрмәтләрен, киемнәрен, йолаларын тәкъдим иттеләр.
Үзенчәлекле итеп бизәлгән өйләрдә нәрсә генә күреп булмый.

Биредә чәйгә өреп торучы сыннар, керәшеннәрнең тарихын яктыртучы фотосурәтләр бар иде. Тәмле милли ризыклардан авыз итеп, гармунга кушылып җырлап та булды.


Мәйданда исә, уеннар башлануга ук балалар җитештеләр. Һәрберсенең катнашасы, бүләкләр отасы килде. Шул ук вакытта келәмнәр җәелеп, төп ярышларның брсе - көрәш башланды. Яшь егетләр билләренә сөлге бәйләп көч сынаштылар. Шунысын әйтергә кирәк: көрәшчеләр бөтен республикадан җыелагннар иде. Батырларның үзләре әйтүенчә, көрәш кискен булырга охшган, чөнки көчлеләр җыелган. Димәк, батыр исемен һәм төп призлар - тәкә белән машина отырга тырышырга кирәк булачак.

Тамашачыларны шулай ук балык тотучылар җәлеп итте. Су тирәли үтәрлек тә булмады.

Инде бәйрәмнәрнең күрке булган акробат-Рахмановлар монда да халыкны сөендерде.

"Питрау җитте - җәй бетте" дип тормыйлар биредә, рәхәтләнеп күңел ачалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250