Мамадыш пенсионерларының зиһене ник ачык
Районыбызның лаеклы ялдагы ветераннары һаман ару-талу белми тынгысыз тормыш белән яшиләр.
9нчы февральдә компьютер грамоталылыгы нигезләре курсын тәмамлаган бер төркем пенсионерларга сертификатлар тапшырылды. Әлеге тантанада Россия Федерациясе Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең контроль-ревизия бүлеге начальнигы Фәрит Закиров һәм Мамадыш районындагы идарәсе начальнигы Шамил Хәсәнов та катнаштылар. Шул ук көнне “Олимп“ спорт-комплексында өлкәннәр арасында шахмат һәм шашка буенча темп-турнирның беренче сайлап алу этабы узды. Эльмира Хәмидуллина хөкемдарлык иткән бәйгедә 33 кеше катнашты. Шашка һәм шахмат буенча да хатын - кызлар арасында Фирдәүсә Җиһаншина, Сания Ибраһимова, Алсу Мөхәммәтшина җиңү яуладылар. Ирләр арасында шахмат буенча призлы урыннар - Разин Вильданов, Мөхәммәтнур Фәтхуллин, Әгъзаметдин Низамовта, ә шашка буенча - Мөхәммәтнур Фәтхуллин, Николай Мамашев, Разин Вильдановта. Беренче урыннарны алучылар 28нче февральдә районыбыз данын башкалабызда яклаячак.
Фото автора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев