Хәзрәт Соколка белән Салкын Алан арасын бер тәүлектә йөгереп үтәчәк
Бүген Мамадыш районының Соколка авылыннан Әлмәт районының Салкын Алан авылына таба йөгерешчеләр юлга чыкты. Алар аны бер тәүлектә үтәргә ниятлиләр.
Марафон халкыбыз тарихында иң әһәмиятле вакыйга – динебез исламны Бөек Болгар дәүләте дәрәҗәсендә Багдад илчелеге тарафыннан рәсмиләштерүнең 1100 еллыгына багышлана. ТР Әлмәт бүлеге рәисе, бозлы суда йөзү буенча 6 рекорд иясе, Кытай дәүләте Харбин шәһәре Сунгари елгасында бозлы суда йөзү буенча халыкара ярышларда яулаган “Железный человек” титулы иясе, туган авылы Салкын Алан мәхәлләсе “Хикмәт” мәчете имамы, “Бәрәкәт аланы” исемле яңа хуҗалыкка нигез салучы мөхтәрәм Илдус Мирза улы җитәкчелегендә оештырыла.
Илдус Маликов моннан ике ел элек Соколкадагы “Дом Солнца” ял йортында +1 градуслы бозлы суда 10 километрны 24 сәгать йөзеп, мамадышлыларны чын мәгънәсендә шаккаттырып, Гиннес рекорды куйган иде инде. Һәм менә тагын, ышанучан калебен, чыдам, корыч бәдәнен эшкә җигеп, фикердәшләре белән бергәләп, ерак юлга җәяүләп кузгалды. Алар Соколка-Каенлы-Имәнлебаш-Сарымаш-Югары Мәлем-Яңа Имән-Салкын Алан авылларына да кереп, мөселманча сәламәт яшәү үрнәген пропагандалаячаклар.
Соколкада Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов һәм әлеге оешманың башка актив әгъзалары, киң җәмәгать эшлекләре, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, журналистлар, җирле халык катнашында бик истәлекле, эчтәлекле чара үтте.
Йөгерешчеләргә хәерле, бәрәкәтле сәфәрләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев