Хатын-кыз эше түгел
Син үзеңне балаларың өчен үрнәк әтигә саныйсыңмы? Димәк, чит балалар өчен дә шундый әти була аласың. Бер көнгә генә булса да. Мамадышның әтиләр клубы әгъзалары моңа дәлил.
2017 елның май аенда Түбән Камадагы парашют каланчасы янына 45 баладан торган Мамадыш «экспедициясе» килеп төшә. Алар барысы да 2нче лицей базасында оештырылган яшь десантчылар клубына йөриләр. Парашют белән сикерү идеясе клубның беренче көннәрендә үк туган була инде. Һәм менә әтиләр клубына йөрүче җирле десантчылар балалар хыялын тормышка ашырырга карар кыла. Каланчадан 2‑3 мәртәбә, хәтта 5 тапкыр сикереп караучылар була. Малайлар да сикерә, кызлар да, запастагы десантчылар да. Монда алган тәэсирләр, хис-кичерешләр балалар хәтерендә ничек уелып калмасын, ди.
– Шулкадәр шатландык! – дип сөйли ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Мамадышның академик К.Вәлиев исемендәге 2нче лицее укытучысы Рамил Сафин. – Юк, без балаларның үз әтиләрен тулысынча алыштырырга тырышмыйбыз. Ләкин барлык әтиләрнең дә балалары белән шөгыльләнер өчен буш вакыты булмаска мөмкин бит. Кайбер балалар тулы булмаган гаиләләрдә үсә. Син үз балаларыңа үрнәк әти булсаң да, кем өчендер тагын бер мәртәбә әти булып тора аласың. Бер генә көнгә булса да.
Һәм, мөгаен, Мамадыш балалары өчен мондый көннәр бер генә елга җыелмастыр.
Җәй көне – чатырлы лагерьлар, кышын – традицион кышкы балык тоту фестивале һәм республика чана фестивале. Автосервисларга, янгын частьларына, спорт турнирларына бару, Җиңү бәйрәме һәм ВДВ көне парадларында катнашу…
БАШТА ХОККЕЙ БУЛГАН
Мамадышта әтиләр клубын оештыручы Айрат Шакиров турындагы көннән-көн популярлаша барган ролик меңнәрчә россиялене кузгатып җибәрә: «Мине һәрвакыт үзенең комфорт зонасыннан чыгарга җөрьәт иткән кешеләр гаҗәпләндерә. Алар кем өчендер нидер эшли, кыенлыкларга очраганда да төшенкелеккә бирелми…», «Һәр кеше герой була ала, иң мөһиме – гел үзең турында гына уйламаска…», «Якташ, рәхмәт, ярый әле, синең кебекләр бар…», «Гаҗәеп һәм илһамландыргыч вакыйга!», «Шундый гади, әмма нәтиҗәле идея…»
Аның ике улы да – Азамат белән Салават – җитди рәвештә хоккей белән мавыга. 2014 елның мартында Айрат аларның берсен сборга озата барган. Яшь хоккейчылар кортта үзләрен кечкенә гладиаторлар кебек – кыю һәм ышанычлы тота. Әмма Айратка бу сәяхәтнең икенче ягы – тормыш-көнкүреш белән бәйле асылы ачылып китә. Кечкенә спортчы өлкәннәр ярдәменнән башка ничек вак‑төяк керен юа, урын‑җирен төзәтә, душка керә? Ахыр чиктә, әти‑әнисе кочагыннан башка йокыга китә? Вакытлыча команданың кечкенә әгъзаларына «әти» булып торырга туры килә аңа:
– Мин аларга һич авырсынмыйча булышып тордым. Өйрәнгән эш бит. Акылым белән аңлыйм: ата-аналары эштә, яшәр өчен акча эшлиләр, карьера ясыйлар. Һәр кеше дә, мөһим эшләрен ташлап, бала белән сборга чыгып китә алмый. Әмма мин әнә шулчакта бөтен барлыгым белән баланың нәкъ менә әтисе белән уртак эшләре булуы мөһим икәнлеген тойдым. Әнисе яисә әбисе сөйли алмаганны әтисеннән өйрәнергә тиеш ул.
ИРЛӘР ӨЧЕН ГЕНӘ КЛУБ
Шулай итеп, өч ел элек әтиләр клубының тарихы башланып китә. Шакиров ул чакта коррекция мәктәбендә педагог булып эшли. Бу хакта уйланучылар Мамадыш ир-атлары арасында тагын бар булып чыга.
– Миңа дусларым – ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзалары ярдәм итте. Алар барысы да әтиләр клубына язылды. Шулай итеп, безнең «әтиләр хәрәкәте» көчле старт алды. Бүген клубта 80 гә якын кеше. Монда эшкуарлар да, спортчылар да, укытучылар да, янгын сүндерүчеләр дә бар. Без балаларга үз белем-тәҗрибәбезне җиткерергә әзер. Бүгенге көндә Мамадыш мәктәпләренең барлык классларында 3‑4 активист әти бар. Күбесенчә, алар – үзләренең «ирләрчә» тәҗрибәсе белән уртаклашырга теләгән кыз бала әтиләре. Икенчеләре – үзләре тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән һәм әтисез үсүнең ни икәнен белгән әтиләр. Мин үзем дә 10 яшемдә әтисез калдым һәм олы кешенең психологик һәм социаль халәте аның нәкъ менә балачакта әтисе белән үзара мөнәсәбәте моделеннән күчереп алынганлыгын аңлыйм. Безнең киләчәк уңышларыбызның күбесе әни белән ике арадагы түгел, ә әти белән уртак эшләребез нигезендә формалаша.
БАЛАЛАР, ГАИЛӘЛӘР, ХАТЫННАР…
– Барыннан да элек мин балаларны яратам, – ди Айрат. – Үзем белгәнне чит балага тапшыру да миңа бик җиңел. Иң мөһиме – балалар өчен файдасы булсын. Элегрәк кадак та кага белмәгән балалар өчен хәзер моны эшләү берни тормый. Үзара сөйләшер темалар да бар, алар өлкәннәр кебек фикерли. Теләсә кайсы эш барышында балаларда патриотлык хисен үстерергә, олыларга һәм якын кешеләргә ихтирам тәрбияләргә тырышабыз. Дуслар белән бөтен көчне балаларны һәрьяклап үстерүгә юнәлтәбез. Минем улларымда бернинди көнчелек хисе юк, киресенчә, алар безнең дәресләргә үзләре дә теләп йөри һәм инде миңа чын өлкәннәрчә ярдәм дә итәләр. Гаиләбез әтиләр клубы булдыру идеясен башта ук аңлап, хуплап кабул итте, рәхмәт хатыныма. Югыйсә, аңлашылмаучанлык килеп чыгуы да мөмкин иде. Әмма барлык энтузиастларыбызның хатыннары – акыллы һәм ихтирамга лаеклы ханымнар.
ӘТИЛӘР КЛУБЫНДА НИ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘЛӘР? БАЛАЛАРНЫ НИЧЕК БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ?
Рафаэль Галиуллин, ветераннар һәм инвалидларның «Бастион» хәйрия фонды рәисе, Россия десантчыларының үзәк советы әгъзасы:
– Балага тормышта үз урынын табарга ярдәм итәргә кирәк…
Никита Белобородов, ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннары район иҗтимагый оешмасының иң яшь әгъзасы:
– Баланы якыннары турында кайгыртырга, җавапка берни көтмичә, башкаларга ярдәм итәргә өйрәтү мөһим…
Рамил Сафин, ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Мамадышның академик К.Вәлиев исемендәге 2нче лицее укытучысы:
– Бар да бик гади. Балага күбрәк вакытны багышларга кирәк…
Рафаэль Әхтәриев, ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзасы, эшкуар:
– Аларга ышанырга…
Виктор Лазутин, ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы әгъзасы:
– Иң мөһиме – теләсә нинди очракта да үзеңне лаеклы тотарга өйрәтү…
Фәнил Гыйззәтуллин, ВДВ һәм махсус билгеләнешле «Гвардия» гаскәрләре ветераннарының район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе:
– Балага мөстәкыйльлек күрсәтергә комачауламаска һәм үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирергә…
Салават Гыймранов, Мамадышның академик К.Вәлиев исемендәге 2нче лицее директоры:
– Үзебезгә аларны аңларга өйрәнергә кирәк…
P.S.: Ярты ел элек Айратны Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлегенә эшкә чакырганнар. Педагогикадан түрәлеккә атлау – бер карасаң, шактый икеләнү тудырырдай перспективалар белән бәйле карар. Әмма ул үзенең карарын тыныч кына аңлата:
– Бездә ныклы команда тупланды, әтиләр клубының десантчылар белән дуслыгын күздә тотып әйтүем. Минемчә, бу очракта җәмәгать оешмасы һәм башкарма хакимиятнең көчен берләштерүдән тагын да тизрәк оешучы синергия балалар файдасына гына булачак. Һәм бу уртак тырышлык, һичшиксез, уңышлы булыр!
Автор: Алсу Троицкая / Фотограф: Александр Ефремов һәм Айрат Шакировның шәхси архивыннан
Источник: http://protatarstan.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев