Хан - Кирмәнгә кил, әйдә!
“Акчагыз булмаса, Парижга, килегез Мамадышка!“ – дибез без һәм районыбызның уникаль урыннарына сәяхәт кылырга тәкъдим итәбез. Казан-Чаллы трассасының 150нче чакрымы тирәсендә (Мамадыш районы) борынгы тарихы, искиткеч табигате, берсеннән-берсе серле объектлары белән дан тоткан Хан Кирмән комплексы барлыгын беләсезме?
Борынгы Кирмәнчек шәһәре казылмалары, “Ханнар зираты“ндагы борынгы кабер ташлары, янәшә таудагы “Алтын базы“ дип йөртелгән, инде керер юллары ком-таш белән күмелгән искитмәле мәгарәсе, тау битендәге кыя ташлар арасыннан фонтан кебек ургылып чыгучы көмеш сулы, шифалы “Изгеләр чишмәсе“ бу якларга тарихчылар, археологлар, галимнәр, туристларның күпләп килеп чыгуын зур түземсезлек белән көтеп ята. Биредә атаклы Ибн Фадлан эзләре дә, Идегәй би, Сөембикә-ханбикә, Гәрәйхан ядкарьләре дә кадерләп саклана. Монда көтү көтеп, җиләк җыеп, печән чабып, инештә балык сөзеп үскән кыз буларак, аларның могҗизаларын сезгә дә ирештерим әле.
Чишмәләр тора чакырып,
Чишмәләр дәшә кайчак,
Чишмәләр эзләп китәбез,
Тормышта бераз арсак.
Тауларда кыйблага карап агучы җиде чишмә (җырларда җырланган “Җидегән чишмә”!) кешенең кан әйләнеше системасын хәтерләтеп тоташкан. Беренчесе - йөрәккә, икенчесе - кулга, кырыйдагысы күзгә дәва бирә, ә иң өстәгесен җан чишмәсе, диләр. Лаборатор анализлардан күренгәнчә: бер литр суда хлоридлар – 2 миллиграмм, сульфатлар – 7, катылыгы - 5,3, гомуми минераллашуы – 263, селтелелеге – 8,1. Басмадан керүгә, бисмиллаңны әйтеп, беренче чишмәдә кулыңны өч тапкыр чайкап, һәрберсен уң кул белән өч тапкыр суын эчеп барырга кушалар. Халык телендә нинди генә кыйссалар генә юк. Җай чыккач, тәфсилләп сөйлим әле. Ышанучылар, мәгълүматны сөзеп алып булса да, барыбер шифа табачаклар. Бер апаның: “Төн уртасында килеп, шушы чишмә сулы җәймәгә төренеп утырып, эпилепсиядән терелдем,” – дигәне бар. Икенчесе, шушы суны эчертеп, урында яткан хастаны аякка бастырдым, ди. Хәер, үзем белән булган вакыйга имеш-мимеш кенә түгел. Узган елның рамазан аенда биредә фотолар төшереп йөрим шулай. Челлә. Тел аңкауга ябышты, хәлем китә башлаганын тойдым. Намазлыгында утыручы Венера абыстай Яруллина (мәрхүмәнең урыны җәннәттә булсын) миңа табак тоттырды: “Күз чишмәсе” суын шуңа тутыр да, битеңне тык, су астында күзеңне ачып тор. Аннары шул суыңны чәчеңә коярсың,”–диде. Әйткәннәрен эшләдем. Салкын су өтте өтүен. Башым сафланып китте. Көннәр буе компьютер артында утырып чигә башлаган күземнең җетеләнгәнен тойдым, шуннан бирле рәтләнде. Профилактика максатында тагын бер барып килергә җыенып йөрим.
Җирле болгар халкы, зур яуда җиңелүгә дучар булгач, шушы чишмәле тауларга “ай-тау, ай-тау!”– дип качкан. Тау аларны саклап калган. Биредә бик күп изге рухлар яши, имеш. Ап-ак киемле бабайны да, көянтә-чиләк аскан ак киемле кызларны да биредә еш күрәләр. Алар төннәрен мәктәп укучылары ясаган чатырга җыелалар, шунда килеп намаз укысаң, күп чирләрдән котылып була, диләр. Әлеге чишмә-тауларның кешегә энергия бирүен дә шуның белән аңлатырга кирәктер. Кү-ү-үп серле вакыйгаларның шаһиты булган, тарихы легенда-риваятьләр белән тулып ташкан бу хикмәтле чишмәләр челтерәп агуларын беләләр...
Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы, укучылары белән күп еллардан бирле әлеге чишмәләргә шефлык итүче, авыл топонимикасы турында мәгълүматларны бөртекләп җыючы Ринат Хәйруллин менә ниләр сөйли:
- Кыя таулардан бәреп чыгучы чишмәләрдән бераз читтәрәк, Кирмәнкә елгасының түбән агымында халык телендә “Күз чишмәсе” дип аталучы аерым бер чишмә бар. Язгы-җәйге айларда кеше өзелеп тормый ул урыннан: суы белән сихәтләнергә, дип, әллә кайлардан киләләр. Әлеге чишмә турындагы риваять соңрак чорга, Казан ханлыгы чорына карый. Ул заманнарда районыбыздагы Грахань (Гәрәйхан) авылы тирәсендә урнашкан Казан ханнарының җәйге утарына юл безнең тирәләр аша узган. Сөембикә-ханбикә дә йөргән ул якларга. Авыр-озак юл узган кәрәван, хәл алу, терлекләрне сугару өчен “Изгеләр чишмәсе” янында туктала торган булган. Казан өчен авыр вакытлар була бу. Явыз Иван Казанга гел янап тора, аңардан берсеннән-берсе яманрак хәбәрләр килеп ишетелә. Имеш, ханбикә Казанны дошман явыннан саклап кала алмаслыгын аңлап, читкәрәк китеп елый торган булган. Аның күз яшьләре тамган урында ике күз чокырыннан аккан күз яшьләре кебек чишмәләр бәреп чыккан. Әнә шул чишмәләр бүген дә халыкка шифасын бирә, ә риваять телдән-телгә күчеп, яшәвен дәвам итә.
Авылыбыз абыстае, мәгариф ветераны Рәшидә Хөсәен кызы Әүхәдиеваны да тыңлап карыйк:
- Миңа 8-9 яшьләр тирәсе. 1885нче елгы әбием җәенә өчәр тапкыр мине үзе белән ошбу чишмәгә алып төшә. Аның авырткан аяклары биредә юынганнан соң, сихәтләнә иде. Күрсәгез иде чишмәнең ул вакыттагы матурлыгын?! Биек тау өстеннән 7 чыгынты вак кызыл комташлар арасыннан сәйлән кебек тәгәриләр дә, тәгәриләр. Чыгынтылар өстендә үләннәр үсми. Шуңа хозурланып озак басып торганымны күргәч, әби: “Алай сокланма, күз нурың шунда калыр, ярамый”,–дип миңа түбәндәге кыйссаны сөйләде.
- Элек бу чишмә булмаган. Тау өстендә биек коймалар белән әйләндерелгән Кирмән шәһәр урнашкан. Анда Ханнар яшәгән. Шәһәр янындарак кое була. Хан хезмәтчеләре–7 кыз көн дә суга чыгалар. Әмма беркөн кызлар әйләнеп кайтмыйлар. Озак та узмый кое юкка чыга, үлән белән каплана, онытыла. Кирмәнчек җимерелә, ханнар куыла. Шул кое астыннан бүгенге көндә дә үзенең шифалы сулары белән Россия халкын сыйлаучы 7 чишмә бәреп чыга. Бүген инде ул чыгынтылар тулаем балчык белән капланган, куаклар, кыргый үләннәр үсә. Әбием миңа: “Һәр ел саен чишмәгә өч тапкыр төш: ниятлә, чиста итеп юын (әби дә, мин дә төшеп җиткәнче 3 тапкыр су коена идек. “Бер әйберсенә дә кагылма, кызларның рәнҗеше төшәр”–диде. Сабый түгелме соң? Элек биш ташлы уены уйный идек. Әби күрмәгәндә кесәмә 6 таш салдым бит. Кайтышлый, ялга туктагач, кесәмнән ташларны алып, сикертеп уйный башладым. Әби: “Кызым, изгеләр әйберсенә кагылырга ярамый, төшеңә кереп йөдәтерләр, каян алдың, шунда илтеп куй”,–диде. Бик арысам да, ташларны кире урынына илттем. Бүген дә бернинди йомышсыз әбием васыяте буенча Изге чишмәм каршына басам да, күзләремне йомам, элеккеге матурлыгын күз алдыма китереп, теләкләр телим: “Шифалы суларыңны үз итүче иганәчеләр, изгелек кылырга теләүчеләр, үзеннән соң матур истәлекләр калдырырга теләге булганнар кайтарсыннар иде аның элеккеге матурлыгын!” Мөмкинлегем булса, чистартып, сабый чагымдагы торышына кайтарыр идем, һәр чыгынтының кырыен цементлап, бизәп, матур улак рәвешенә китерер идем. Чит ил туристларын да җәлеп итәрлек урын бит бу!!!
1999нчы елда Әлмәт шәһәрендә урнашкан “Болгарнефть“ җәмгыяте “Изгеләр чишмәсе“ комплексын үз канаты астына алган иде. Мамадыш җылылык челтәрләре предприятиесенең ул вакыттагы директоры Ринат Миннәхмәтов егетләре, проекттан читләшмичә, аңа кул көчләрен генә түгел, җан җылыларын да бирделәр. Табигый ландшафтны саклаган хәлдә, менә дигән комплекс төзеп куйдылар. Тик вакыт, табигать үзенең җимергеч эшләрен башкарып тора. Легендар чишмә ремонт, яңартулар көтә. Дөрес, Урта Кирмән авыл җирлеге, урта мәктәбе коллективы, районыбызның “Ак калфак” мөслимәләр оешмасы ел саен биредә чистарту-төзәтү өмәләре оештырып тора, тик бу гына аз. Көчле иганәчеләр кирәк!
Яшерен-батырын түгел: бу тирәләрне үлем үзәне, дип тә йөртәләр. Монда юл-транспорт фаҗигаләренең, һәлакәтләрнең күп булуын, трассаның борынгы “Ханнар зираты” өстенә салынуы белән аңлаталар. Сезгә дә киңәш: моннан үткәндә машинагызда музыка акыртасыз икән, сүндерегез, тизлекне акрынайтыгыз, белгәннәрегезне укыгыз, әрвахлар дога сорый! Зиратның эченә дә теләсә кем кереп йөри алмый. Ниндидер гайре табигый көч сине аннан этеп чыгара. Мистика белән башы әйләнгән бу мескеннең, димәгез, маҗара эзләүчеләрне кисәтеп куюым гына. 1336-1352нче елларга караган кабер ташлары бар. Бирегә килеп дога укучылар бик күп, азарынучылар чардуганнар тота.
Күпләрне иләсләндергән “Алтын базы” да кул сузымында гына урнашкан. Хикмәтле мәгарәнең серләре Казанның Кабан күленекеннән калышмый. Аңа җир асты юлы тоташа, ди. Имеш, анда ханнар, Казан ханбикәсе Сөембикә, Гәрәйхан алтыннарын саклаганнар. Нократ (Вятка) елгасы тамагында биләмәләре җәелеп яткан Гәрәйхан бик көчле хан булып, тирә-юньдәге авылларны үзенә буйсындырып торган. Нократ кичүен үз кулында тоткан. Казанны алгач, бу төбәкләрне дә үзләрештерү башлана. Руслар һөҗүменә түзә алмаган Гәрәйханга чигенүдән башка чара калмый. Аны шушы тирәдә куып тоталар. Хан казнасын яшереп өлгерә. Ул хәзинәләр Кирмән елгасындагы чоңгылда, дип тә ишеттем. “Алтын базы“ урнашкан тауны Елантау, дип тә атыйлар. Мондыйрак риваяте дә бар. Казан шәһәре өчен сайлап алынган җир еланнар белән тулы булган. Аларны юк итүне бер сихерче үз өстенә алган. Кыш көне еланнар яткан урынга күп итеп салам өя дә, яз җиткәч, алар җыелган саламга ут төртә. Тик өч башлы Зилант еракка-еракка очып китә. Кирмәнлеләр аның шушы тау эченә кереп китүен күреп калганнар. Хәзергәчә шунда яши, ди! Хәлмәкәй тавындагы нефть вышкалары янындагы факеллардан ургылып чыгып, күкләргә ашкынган ялкын телләре шул аҗдаһа авызыннан чыгып ятмый микән әле?! Мәкалә язам, дип колакны торгызып йөри торгач, тагын бу тирәдәге “Иске зират“, “Аккош тавы”, “Мулла бае“, “Калатау“, “Урыс куаклыгы“, “Нәзер үзәне“, “Сухерикә“, “Чәүкә тавы”, “Лашман юлы” кебек серле атамалар турында әлләникадәр мәгълүмат тупладым. Тавык төшенә тары керә, дигәндәй, беркөнне Гәрәйхан алтыннарын бик тәкъва кеше табып, Муллабае тавы өстендә зәңгәр манаралары күккә ашкан мәчет торгызганын, авылыбызны гөлбакча иткәнен күреп, төне буе саташып чыктым. Имеш, туган авылым Урта Кирмәнгә дөньяның төрле почмакларыннан меңләгән туристлар җыелган. Бирсен Ходай! Алайса, Кирмән куенындагы “кара алтын”ны “Болгарнефть” инде ничә еллар буе суырта, факеллары сулар һаваны агулап, көне-төне яна, җитмәсә, чыжлатып газ чыгаралар. Цивилизация, дип аталган гасыр явы әлегә кирмәнлеләр файдасына түгел. Нефтьчеләрнең башларына иман биреп, бәлки үзләрен ничә ел туендырып торган җиргә дә игътибар итәрләр, чишмәләрне дә яңадан рәтләрләр, юлларны карарлар?! Ярабби! “Изгеләр чишмәсе” суын ничәмә-ничә кеше шешәгә тутырып сатарга теләде, эшләре барып чыкмый. Соңгы арада махсус җиһазларын күтәреп биредә еш йөргән “кара археологлар”ның дә җүнле нәрсәгә юлыкканы юк. Хәзинә эзләргә, дип түгел, ихластан ата-баба рухына дога кылып, саф чишмәләр суын эчеп, тәнегезгә дәва, күңелегезгә шифа табам, дус-ишләр белән табигать кочагында рәхәтләнеп ял итәм, дисәгез, моннан да шәп, могҗизалы, маҗаралы урынны җир йөзендә башка таба алмассыз! Рәхим итегез! “Хан Кирмән“нең киләчәктә Татарстанның туризм муенсасының кыйммәтле мәрҗәне булачагына шигем юк.
Рәсемнәрдә:
- Алабуга дәүләт педагогия университеты педагогы, тарих фәннәре кандидаты Альберт Нигомаев җитәкчелегендәге студентлар шушылай палаткаларда яшәп, монда 1995нче елдан бирле җәй саен казу эшләре алып бара. Кирмәнчектә табылган керамика фрагментлары, хатын-кыз бизәнү әйберләре, ук очлары, пычак калдыклары шәһәргә Х-ХI гасырларда ук нигез салынуын күрсәтә.
- Кирмәнчекне саклап шәһит киткәннәр рухына багышлап һәйкәл салынды. Ә борынгы шәһәрчек урынында, Мамадыш балалар һәм яшүсмерләр йорты откан грантлар ярдәмендә, сөңге коймалар, күзәтү манаралары, керү капкалары ясалды.
- Биредә кемнәрне генә очратмыйсың?!
- “Изгеләр чишмәсе” кыйблага карап агуын белә...
Алсу Дияр.
Мамадыш.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев