Халыкара туган тел көне уңаеннан бүген Мамадышның үзәк китапханәсендә кичә узды
Мамадыш районы – күпмилләтле. Халкы гомер-гомергә дус һәм тату яшәде. Бүген – Халыкара туган тел көне уңаеннан район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре очрашуга шәһәребезнең дүртенче санлы урта гимумбелем бирү мәктәбе укучыларын, районда эшләүче “Агымсу” һәм “Автограф” әдәби-иҗат берләшмәләре шагыйрьләрен, язучыларын чакырганнар иде.
Искиткеч бай эчтәлекле кичәдә җирле шагыйрьләребез шигырьләрен укыдылар. Ә дүртенче санлы мәктәпнең дүртенче һәм бишенче сыйныфлары укучылары, китапханәче Нурфия Мингазова җитәкчелегендә, туган телләргә багышлаган шигырьләр өйрәнгәннәр.
Минневәрис Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев