Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Кече Сонның үз геройлары

Укытучы апам – тормыш маягым

Быел - Җиңүнең 75 еллыгы. Бик күп тапкырлар авылда, районда узган парадларда катнашырга туры килде миңа. Ләкин иң истә калганы кечкенә чакта, беренче сыйныфны  бетергән елны булды. Сыйныф җитәкчебез Шәмсия апа, безне, 22 баланы, дүртәр итеп рәтләргә тезеп бастырды. Бөтен мәктәп шулай тезелде. Кулларда - байраклар, чәчәкләр. “Без кая барабыз соң, апа?” -  дигән сорауга укытучы апабыз: “Парадка барабыз, бүген Бөек Җиңү көне! “ - диде. Без аңлап та бетермибез. “Кемне җиңдек соң без, апа?” - дигән сорауга, ул: “Сез - бик бәхетле совет чоры балалары, сугышны күрмәдегез, киләчәктә дә күрергә язмасын“, - дип, сүзен тизрәк тәмамлады. Һәйкәл янына тезелеп бастык, Бөек Җиңү көне белән котладылар, апалар, әбиләр күзләрен сөрттеләр, тын торырга кушканнары да истә, һәйкәлгә чәчәк тә куйдылар. Сугыш турында да сөйләделәр, аның бөтенебез өчен дә куркыныч нәрсә икәнен дә белдек. Парадтан зур горурлык белән кайтканым да исемдә. Бабаларыбыз алып кайткан икән бит ул Җиңүне!

Шәмсия апаның үзенең дә Бөек Җиңүгә зур өлеш керткәнен без соңрак белдек. Аны да үз авызыннан түгел, әти-әниләр сөйләгәннән. Бик тыйнак иде шул укытучы апабыз, өстәвенә бик сабыр да. 22 баланы, бер тавыш та күтәрми, орышмый гына укытып кара син... Гел елмаеп кына торгангамы, әллә үзе дә безне бик яраткангамы, барыбыз да гел аның тирәсендә бөтерелә идек. Бик күп сыйфатлар тәрбияләде ул бездә: дуслык, намуслылык, икмәк кадерен белү... Аның сүзе - безнең өчен закон, өйдә дә: “Апа әйтте!” - дигән сүз әти-әнинекеннән дә өстен иде. Укытучы апабызның чит илләрдәге ачлыктан үлүче балалар турында сөйләгәне дә хәтердә уелып калган. Ул гел әйтә иде: ”Сез бәхетле, сез - совет чоры балалары!” - дип. Киләсе көнгә ышаныч та тәрбияләде ул бездә. Ләкин үзенең сугышта булуы турында бер дә сөйләмәде. Күңелсез хатирәләр белән балалар күңелен буямыйм диде микән? Аның нинди батыр сугышчы булуын еллар узгач кына төшендем. Ә бит ул яп-яшь кыз булган ул чакта.

Гыйльманова (Гәрәева) Шәмсия Миннегали кызы 1921нче  елның 28нче августында Мамадыш районы (Элекке Кызыл Йолдыз районы) Кече Сон авылында дөньяга килә. 1941нче елда, Казан технология техникумын тәмамлаганнан соң, Горький шәһәренә эшкә җибәрелә. Шуннан, үзе теләп, 1942нче елның апрелендә  фронтка китә. Яшь кенә булса да, ГАЗ-АА машинасын иярли. Бомбалар, миноментлар яңгыры астында, өч ел алгы сызыкка сугыш кирәк-яраклары, ә аннан яралыларны госпитальләргә ташый... Украина, Белорусия, Польша җирләрен азат итүдә катнаша. “Батырлык өчен”, “1941-1945нче елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка күп кенә медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Шәмсия апабыз туган авылында 30 ел буе башлангыч сыйныфларны укыта. Үзе шикелле батыр егеткә, авылдашыбыз Гәрәев Мингали абыйга кияүгә чыга. Берсеннән-берсе тәртипле, намуслы, игелекле өч бала тәрбияләп үстерәләр. Безне ул, кызганычка каршы, бер ел гына укытты. Ләкин шул ел эчендә һәрберебезнең күңелләренә игелек орлыклары салырга җитеште. Тормыш юлын күрсәтүче якты маягыбызга әверелде. Гомере озын булмады шул: 54 яшендә бакыйлыкка күчте. Ләкин ягымлы йөзе, көләч карашы, йомшак, тәмле теле йөрәкләргә онытылмаслык булып уелып калды.

Фирая  Гайнетдинова. Урта Сон авылы китапханәчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев