Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Катламлы камырдан алма бәлеше

Ванилин, дарчин хуш исе килеп торган бу бәлеш бик тәмле. Әлеге бәлешне кайнар килеш туңдырма белән ашарга тәкъдим ителә.

Кирәк әйберләр: 
* 500 г әзер катламлы камыр; 
* 5 аш кашыгы шикәр комы; 
* 1 бал кашыгы дарчин;
* 1 чеметем ванилин; 
* 2 яшел алма; 
* 1 аш кашыгы лимон суы; 
* 1 аш кашыгы өеп кукуруз крахмалы; 
* 40 г акмай; 
* бәлешнең өстен майлар өчен 1 йомырка; 
* таба төбен майлар өчен акмай; 
* 100 г пломбир; 
* 20 см диаметрлы таба. 


Эш барышы: 
5 аш кашыгы шикәр комын 1 аш кашыгы дарчин, бер чеметем ванилин белән кушарга. Бу катнашма камыр өчен дә, эчлек өчен дә җитә, аны өчкә бүләбез.
Әзер катламлы камыр, гадәттә, ике өлештән тора. Шуның бер өлешен юка гына итеп җәябез. Акмай белән майлап, өстенә ком, дарчин, ванилин катнашмасы сибәбез. 
Рулет итеп төрәбез.
Биеклеге 2-3 см булган «ролл» формаларына кисәбез.
Барлыкка килгән «ролла»ларны табага тезеп чыгабыз.
Бармак очлары белән генә тиеп, ролларны тигезләп чыгабыз. Ул тип-тигез җәймә булып калырга тиеш.
Алма яшел, әчкелтем булса, яхшы. Кабыгыннан әрчеп, шакмаклап турыйбыз. Каралмасын өчен, лимон суы сиптерәбез. Алма өстенә ком, дарчин, ванилин катнашмасының икенче өлешен кушабыз. Кукуруз крахмалы өстибез (бәрәңге крахмалы булса да ярый). Болгатабыз.
Эретелгән акмай белән табадагы камырны майлыйбыз.
Эчлекне табадагы камыр өстенә салабыз.
Камырның икенче өлешен дә шулай ук җәеп, рулет ясыйбыз. Беренче очрактагы кебек, рулеттан «ролла»лар ясыйбыз. Бу очракта да акмай белән майлап, өстенә ком, дарчин, ванилин катнашмасы сибәбез. Аларны бер-берсенә якын итеп «азык элгә»гә тезеп, өстенә икенче элгә каплап, уклау белән җәябез.
Барлыкка килгән җәймә белән эчлек өстен каплап, кырыйларын бөреп чыгабыз. Өстен күперткән йомырка белән майлап алабыз.
200 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 35 минут пешерәбез. 
Табынга кайнар килеш туңдырма белән чыгарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев