Кадер кичәсендә итагать-гыйбадәт кылу мең ай гыйбадәт кылудан изгерәктер
Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин Кадер кичәсе турында сөйли
Рамазан аенда Кадер кичәсе дип аталган бер мөбарәк кичә бар. Коръән аятьләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә беренче мәртәбә бу кичтә төшерелә башлады. «Бәкарә» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Коръән Рамазан аенда иңдерелә башлады», – дип әйткән. Һәм «Кадер» сүрәсендә «Без Коръәнне Кадер кичәсендә иңдердек», диелгән. «Шәһру Рамазан» аятендә Кадер кичәсенең Рамазан аенда булуына ишарәт бар. Бу аятьтән Коръәннең Рамазан аенда иңә башлавы беленде: «Иннәә ән-зәлнәәһү фии ләйләтил кадр».
Ләкин Рамазанның кайсы кичәсендә булуында төгәл билгесез. Галимнәр күбрәк аны егерме җиденче кичәсендә диләр. Әмма аның төгәл вакытының билгеле булмавы Аллаһының бөек хикмәтедер. Чөнки мөселманнарга ай дәверендә уяу булырга, күп догада һәм игелелектә булырга, бу кичәне Рамазан аеның һәр киченнән езләргә этәргеч булып тора.
Бу Кадер кичәсендә һәм көндезендә итагать-гыйбадәтнең савабын тел белән әйтеп, каләм белән язып бетерү мөмкин булмас. Ихласлы мөселманнар, мондый мөбарәк кичләрдә аерата күп гыйбадәттә булырга омтылырлар.
Кадер кичәсе елга бер килер. Шуның белән ул аерата кадерле һәм кыйммәтле. Ибн Габбас р.г. әйтте: «Кайчан Кадер кичәсе булса, Җәбраил фәрештә күп фәрештәләр җәмәгате белән Аллаһ Тәбәракә вә Тәгаләнең әмере белән җир йөзенә иңәрләр». Һәрбер гыйбадәт кылучыга: «Йә, Рабби, бу Кадер кичәсендә дога кылучыларның догасын кабул әйлә», - диерләр. Таң атканчы бу рәвештә йөрерләр. Таң атканнан соң Җәбраил галәйһиссәләм әйтер: «Әй, фәрештәләр, күккә ашыгыз». Бу Кадер кичәсендә итагать-гыйбадәт кылу мең ай гыйбадәт кылудан изгерәктер, мең ай гыйбадәт кылуына караганда да савабы күбрәк булыр. Мең ай 83 ел да дүрт ай була. Пәйгамбәребезнең хатыны Гайшә разыяллаһу ганһә сорады: «Йә, Аллаһы Тәгаләнең Рәсүле, бу Кадер кичәсендә нинди дога кылыйм?». Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Кадер кичәсендә: «Аллааһүммә иннәкә» гафүүн түхиббүл гәфвә фөгфү гәнии», дигән дога кыл».
Мәгънәсе: «Йә, Аллаһ! Дөреслектә, Син бәндәләрнең гөнаһларын ярлыкаучы, Син гафу кылуны дус тотасың, безнең гөнаһларыбызны ярлыка».
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһивәссәләм әйткән: «Әгәр минем өммәтем бу Рамазан аенда никадәр рәхмәтләр һәм никадәр саваплар булганын белсә, елның барчасы Рамазан ае булсачы, дип теләрләр иде».
Аллаһ Сөбхәнәһү Тәбәракә вә Тәгалә һәркайсыбызның кылган изгелекләрен кабул итеп, җәһәннәм утыннан коткарып, җәннәтле итсә иде.
Габдрахман Хәбибуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев