Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Көнгә 2400 сум. Бу күпме?

Көнгә 2400 сум. Бу күпме? "Ватылмыйча эшләсәң, көн саен икешәр норма үтәп барырга була,"-ди механизатор Газинур Миңнеханов. "Передовик" җәмгыятендә быел да перспективалы яңа сортлар үстерүгә өстенлек бирәләр. Арпаның, мәсәлән, былтыр алты кырлысын алып кайтып үстергәннәр иде. Быел "Гелиос" сортын чәчәләр. Хуҗалыкта язгы чәчүне Газинур Миңнеханов агрегаты башлап җибәргән булган. Уразбахты...

Көнгә 2400 сум. Бу күпме?

"Ватылмыйча эшләсәң, көн саен икешәр норма үтәп барырга була,"-ди механизатор Газинур Миңнеханов.

"Передовик" җәмгыятендә быел да перспективалы яңа сортлар үстерүгә өстенлек бирәләр. Арпаның, мәсәлән, былтыр алты кырлысын алып кайтып үстергәннәр иде. Быел "Гелиос" сортын чәчәләр. Хуҗалыкта язгы чәчүне Газинур Миңнеханов агрегаты башлап җибәргән булган. Уразбахты авыл җирлегенә кайткан "МТЗ-82" тракторында хезмәт куя ул. Корыч аргамагына ике "Хараша" чәчкече такканнар. Берьюлы сигез метр киңлектә чәчеп бара. Агрегатның сошниклары берәр генә булгач, орлык бер эзгә генә төшеп бармый, ә 6-7 сантиметр киңлектә тарала. Орлыкларның тишелү мәйданнары киңәйгәч, чүп үләннәргә котырып үсеп китәргә мөмкинлек азрак кала.

- Смена нормам - 24 гектар. Моның өчен миңа 1200 сум түләячәкләр. Көн саен икешәр норма үтәп барам. Иртәнге 6да паркка төшәм. Мин - заправчик та бит әле. Техникаларга ягулык салам. Аннан басуга чыгып китәм. Караңгы төшкәнче эшлибез, - ди Газинур. Агрегатында чәчүчеләр булып Мөхәрләм Мифтахов, Кәримулла Шәйдуллин, Рамил Гәрәевләр йөри. Көннәр әледән-әле суыткалап торса да, язгы кояштан йөзләре каралырга өлгергән инде. Басу эшләре тузан да сулата, җиде кат тирне дә тамыза, битләрне кулларны кояшка да ашата шул. Иң мөһиме - ипиле дә итә. Юкка гына: "Язның бер көне ел туйдыра," - димәгәннәрдер. Авыл җирлегенең "КамАЗ" автомашинасын аның агрегатына ашлама чыгаруга куйганнар.

Газинурны узган гасырның сиксәненче еллар башыннан ук беләм инде. "8нче март" колхозында тракторда 1983нче елда эшли башлаган иде. Башта чылбырлы "ДТ" тракторында эшләде, кабат-көпчәкле тракторларда. "Передовик" җәмгыяте оештырылгач, анда хезмәт куя башлады. Чәчү төгәлләнгәч, яшел уракта катнашып китәчәк. Ә кыш-авыл урамнарын кардан чистарта.

-Быелгы язгы кыр эшләрендә безгә Мамадышның торак-коммуналь хезмәтләр предприятиесе механизаторы Рафил Әхмәдиев та булыша. "ЖКУ"ның үзенең "МТЗ" тракторы белән килде. Башта уҗымнар тукландырган иде, хәзер-чәчү өчен җир әзерли. Бик тырыш егет. Көн саен иртәнге 7дә басуда була. Көнлек нормасын арттырып үтәп бара. Узган көз "Джон Дир" комбайнын ремонтлап уракта катнашкан иде. Мәдәният йортында оператор булып эшләүче Азат Сафин язгы кыр эшләренә үз тракторы белән чыкты. Эретеп ябыштыру агрегатын тагып йөри. Механизаторларыбызның күңелләре күтәренке. Хәзер көн саен йөзәр гектар җир чәчеп барабыз. Яңгырлар эштән туктатмаса, иртә бөртекле культуралар чәчүен бер атнада төгәлләргә мөмкинлегебез бар,-ди "Передовик" җәмгыятенең башкарма директоры Әһлетдин Сәләхетдинов. Наил - фермер да икән.

Ягулыклары булмау сәбәпле, хуҗалык былтыр көз туңга сөрергә планлаштырган мәйданнарын төгәлли алмаган иде. Бүгенге көндә язгы туфрак эшкәртү эшләрен дә алып баралар. Хуҗалык кырларында барысы уннан артык агрегат эшли.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев