ГХАТ бүлегендә яшь парлар очрашты
Июнь аенда гаилә корырга теләүче яшь парлар бүген Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә килде. Биредә аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина каршы алдылар. ЗАГС базасында оешкан яшь гаилә клубының бу инде икенче тапкыр җыелуы. Иң беренче нәүбәттә, һәр пар белән танышып чыктылар. Алар...
Июнь аенда гаилә корырга теләүче яшь парлар бүген Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә килде. Биредә аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина каршы алдылар.
ЗАГС базасында оешкан яшь гаилә клубының бу инде икенче тапкыр җыелуы. Иң беренче нәүбәттә, һәр пар белән танышып чыктылар. Алар ничек танышканнары, чәчәкле-конфетлы чорлары хакында бик тәмләп сөйләделәр. Һәрберсенең үз тарихы. Рамиль белән Лилия, мисалга, бер авылдын, өстәвенә күршеләр дә булуларына карамастан, моннан 1-2 ел элек кенә официаль рәвештә очраша башлыйлар.
- Лилия миннән дүрт яшькә кечкенә. Мин аңа һәрвакыт яшүсмергә караган кебек карый идем. Ә аннары ничектер мөнәсәбәт үзгәрде. Миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганымны сизми дә калдым,- ди Рамил.
Сизми калдым, дигәндә бераз "шыттыра", җәмәгать. Тәкъдим ясауга бик житди килә. Җаваплы көн килеп җиткәч, иртән, сөйгәненең дус-ишләрен эшкә җигеп, тулай торак бүлмәсендә, өстәлдә зур хикмәтле тартма калдыра. Бу бер...
- Бүлмәгә кердем, ә өстәлдә коробка. Аны ачуым булды, аннан төрле төстәге шарлар очып чыкты, бераз төптәрәк татлы дәү-дәү апельсиннар. Ә мин бит цитруслыларны бик яратам. Аннары яхшы кәеф белән эшкә киттем. Ул вакытта Казанда милли китапханәдә эшли идем. Эшкә керүгә миңа һәр хезмәттәшем берәр чәчәк бирә башлады. Шулай икенче катка кадәр күтәрелдем. Ә анда инде мине Рамилем көтеп тора иде. Шунда ул мине гомерлек юлдашы булырга чакырды. Икеләнмичә ризалык бирдем,- дип кызара-кызара искә алды Лилия ул мизгелләрне.
Очрашуда парлар гаилә темасына ачыктан-ачык сөйләшәләр, борчыган сорауларын урында белгечләргә юллыйлар. Мисалга, районыбызның торакны исәпкә алу һәм бүлү секторы җитәкчесе Любовь Долгова, яшьләргә түбәле булу мөмкинлеге бирүче ТР торак программалары хакында бәян итте. Ә район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенең алдынгы белгече Айрат Әскәров үз эшеңне башлаганда кулланырга мөмкин булган отышлы программалар белән таныштырды. Ә укымышлы психолог, 3 бала анасы, инде оныкларын сөеп үстерүче Нәсимә Зөфәровна гаилә тормышында тәҗрибәләре булмаганнарга, нәни Дәүләт- гаиләнең кыйммәтләре, гаилә уставы, гаилә бюджетының бүленеше хакында тәфсилләп сөйләде.
Олыгаеп барганда, чәчләргә чал кергәндә генә түгел, инде бүген яшьләргә Гаилә дигән байлыкның кадерен аңларга, яисә аңлатырга кирәк. Бу юнәлештә, һичшиксез, ГХАТ бүлегенең яшь гаилә клубы ярдәм итәр. Сүз уңаеннан, клубның чираттагы утырышы бер атнадан булыр дип фаразланыла. Махсус кунак- профессиональ хореограф. Ул парларны вальс нечкәлекләренә төшендерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев