Дүсмәт авылындагы Изге Гурий Туганлыгы мәктәбе
“Туганайлар“ газетасының “Фотоларда керәшен тарихы“ рубрикасыннан
Дөньяви һәм дини мәсьәләләрдә үзара ярдәмләшү максатыннан, 1867 елда Казан шәһәрендә Изге Гурий Туганлыгы төзелә. Бу Туганлык, бигрәк тә, төбәкләрдә яшәүче рус булмаган халыкларны кайгырта һәм, беренче чиратта, аларның аң-белемен үстерүне күздә тотып, авыл җирләрендә башлангыч мәктәпләр, училищелар ача башлый, бушлай китаплар басып өләшә. ИзгеГурий Туганлыгы ачкан мәктәпләр тулысы белән хәлле кешеләрнең ярдәме хисабына яши. Аеруча күп ярдәм Казанның беренче гильдия купецы П.В.Щеткиннан кергән. Иң беренче мәктәпләр 1868 елда Мамадыш, Лаеш өязләренә кергән Никифорово һәм Үри Чаллысы авылларында ачылып, алга таба Түбән Әрнәш, Колышчы, Иске Карабаян, Тук Пулат, Кәвәл, Янсуар һәм керәшеннәр яшәгән башка төбәкләрдә ачыла башлаганнар.
Архив документларыннан күренгәнчә, 1869 елның 12 августында Изге Синод Указы белән, Казан Епархиясе мәктәпләре өчен казнадан 4000 сум акча бүлеп бирелә. Шуның 1000 сумы – “в распоряжение братчика Н.И. Ильминского, для заведения 20 школ в тех крещено-татарских селениях, где найдено будетъ необходимымъ...” Шулай итеп, керәшен авылларында шкуллар саны күпкә арта. Акчаның бер өлеше эшләп килә торган шкулларга1869 елның икенче яртыеллыгы өчен тотылса, зур өлеше яңа мәктәпләр ачуга китә. 20 священникка хезмәт хакы билгеләнә.
Изге Гурий Туганлыгы мәктәпләре милли компонентлы икееллык белем бирү йорты буларак ачыла. Тора-бара 1870 еллар ахырында 1880 еллар башында дүртьеллык уку программасы кертелә.Бу мәктәпләрдә Закон Божий, керәшенчә уку, рус телендә сөйләм теле, арифметика, язу, җыр, урысча һәм славян телендә уку фәннәре кергән. Туганлык мәктәпләре, 1920 еллардан соң, Совет мәктәпләренә әйләндерелә.
Изге Гурий Туганлыгы мәктәпләре оештырылуга – 152 ел. Әлеге мәктәпләрнең инде күбесе юк. Мәктәбе генә түгел, хәтта, авылларның кайберләре бетү алдында тора, ә кайсы берсе инде бөтенләй җир йөзеннән юкка чыккан.
Дүсмәт авылында Изге Гурий мәктәбенең төгәл кайсы елда ачылганы билгеле түгел, 1879 еллар булырга мөмкин дигән мәгълүмат бар. Бу вакытта авылда чиркәү дә эшли. Беренче укытучы Афанасий Исаевта 23 бала укый. Мәктәп бинасы авыл уртасында, бераз калкурак урында урнашкан була. Хәзер ул тирәдә медпункт тора. Бераз соңрак фотосурәттәге мәктәп янына зуррак бина да төзелә. Кечкенә бинасы укытучылар йорты булып кала. Зуррак мәктәбен авылдагылар әле дә хәтерли.1910 елда бу бинада чиркәү приходы шкулы һәм ике класслы укытучылар мәктәбе ачыла. Укытучылар мәктәбе авыл укытучылары әзерләгән. Бирегә бүтән өязләрдән дә килеп укыганнар. 1925 елда дини мәктәп дүртьеллык дөньяви мәктәп итеп үзгәртелә.
Октябрь революциясеннән соң мәктәп “II дәрәҗә бердәм хезмәт мәктәбе” дип үзгәртелә. Шуңа бәйле рәвештә, педагогик кадрлар да, белем бирү системасы да үзгәрә. Француз теле укытыла башлый. Тик тиздән мәктәп ябыла һәм анда балалар йорты ачыла.
1927 елда гына ул крестьян яшьләре мәктәбе буларак эшли башлый, чөнки тулы булмаган урта мәктәп була (Дүсмәт семилеткасы дип тә йөртәләр). 1961 елда – сигезьеллык, ә 1966 елда тулы урта мәктәп итеп үзгәртелә.1985 елда 320 урынга исәпләнгән 2 катлы яңа мәктәп төзелә. Искеләре сүтелә. Быел бу мәктәптә 37 укучы укыячак, беренче класска дүрт бала укырга керә.
Юлия ГУБИНА әзерләде.
ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан, керәшеннәрнең тормышын чагылдырган фотолар белән таныштыруны дәвам итәбез. Сездән дә шундый фотосурәтләр көтеп калабыз. Ретрофотоларны tuganaylar@yandex.ru электрон почтасы, 89172509795, 89172803499 номерлары (Ватсап) аша кабул итәбез.
Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/fotolarda-kershen-tarikhy-dsmt-avylyndagy-izge-guriy-tuganlygy-mktbe
Фотода Казан губерниясе Мамадыш өязенең Дүсмәт авылындагы Изге Гурий Туганлыгы мәктәбендә экзамен вакыты сурәтләнгән. ХХ гасыр башы. (РГИА фондыннан)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев