“Данәгөл“гә кулъяулык алып килергә онытмагыз!
16нчы июньдә Мамадышта зур премьера көтелә. Яңа оешкан Мамадыш муниципаль татар драма театры “Данәгөл“ спектаклен сәхнәгә куя. Театрның режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Баязитов белән әңгәмәбез әлеге яңалык турында.
- Марат Галиевич, бу премьераны сезнең күптәнге хыялыгызны тормышка ашыруда беренче адым дип кабул итикме?
- Хыял җирлексез түгел. Моннан ун еллар элек, Буа театры безгә гастрольләр белән килгәч, Мамадышта да һөнәри театр оештыру турында сүз чыкты. Районыбыз башлыгы Анатолий Иванов инициатива күрсәтте. Тарих битләренә күз салып, казына башлагач, Мамадышта инде узган гасырның 20нче елларында ук “Сабанчы“ театры оешканы билгеле булды. Аны игътибарга лаеклы, күренекле артист Касыйм Шамил җитәкләгән. Колхоз-совхоз театры авылларда, тирә-як районнарда гастрольләрдә йөргән. Аңа 1949нчы елда нокта куела. Менә шушыннан ук башланып киткән эшнең нәтиҗәсе бу. Мамадышта профессиональ театрны оештыру, башлап йөрү мәсьәләсендә Казандагы дуслар, белгечләр Рәдиф Сәгъди һәм Хәбир Ибраһимның роле бик зур. Аларга күренекле якташыбыз, җырчы Миңгол Галиев кушылып китте. Алар команда белән ТР Мәдәният министрлыгына бардылар, монда килделәр, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булып, элемтәдә торалар.
Әлеге премьераны без пандемиягә кадәр күрсәтергә тиеш идек бит инде. Ходайның хикмәте: 2020нче елның 27нче мартында, рольләрне бүлешкәч, менә нәрсә килеп чыкты. Бер елга ялга җибәрделәр. Хәзер, ниһаять, өлгереп җиттек.
- Ник нәкъ менә шушы пьесага тукталдыгыз? Ул нәрсә турында?
- Сайлаулар күп һәм озак булды. Кайбер четерекле сәбәпләр аркасында башка сәхнә әсәрләре кичектерелде. Монысын авторлар Хәбир Ибраһим һәм Альберт Хәсәнов үзләре тәкъдим иттеләр. Ике пәрдәле мәхәббәт кыйссасы. Туган илгә тугрылык, патриотизм темасы. Советлар Союзы вакытында ук безнең диңгезчеләр корабле Истамбул портына килеп туктый. Язмыш ике яшь йөрәкне очраштыра, кавыштыра, аера… Икенче пәрдәсе тулаем Мамадыш шәһәрендә бара. Әсәр бик кызыклы һәм уйландыра торган. Нечкәлекләрен сөйләп тормыйм. Килгәч, күрерсез. Кулъяулыкларыгызны алып килергә онытмагыз!
- Афишадан катнашучылар исемлеген игътибар белән карап чыктым, яңа исемнәр күрмәдем сыман. Артистларны ничек сайлап алдыгыз, аларны ничек җәлеп иттегез?
- Яныңда сине аңларлык, таянырлык кешеләр, белгечләр булмаса, җиңүгә ирешеп булмый. Безнең труппада театр училищесын тәмамлаган, укып кайткан яшь егетләр, яшь кызлар бар. Шулар да этәргеч бирде. Якын иҗатташ дусларым - Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында эшләгән профессиональ артист, режиссер Айназ Нургалиев һәм аның хатыны Ләйсән Нургалиева; минем хәләл җефетем, шул ук театрда чыныгу алган артистка Зөлфирә Дәүләтшина; тәҗрибәле сәхнә осталары Марат Локманов белән Инсаф Гасыймов; инде ничә еллар бөтен күңелен сәнгатькә биргән Виктор Филиппов; үзе җырчы, үзе укытучы Илмир Сәмигуллин; сәхнәгә күңеле тарткан музыка белгече Ринат Зәкиев, эретеп ябыштыручы Илдар Сафин, музей хезмәткәре Аида Сафина… Мин бер-ике артистны читтән дә алып килгән идем, кызганычка каршы, мәгълүм сәбәпләр аркасында, алар китеп бардылар, тик кире кайтарырга мөмкинлек бар әле. Вероника Вахрушева җитәкчелегендәге “Притяжение“ бию төркеме дә катнаша. Рәссамыбыз – Ләйсән Хөсәенова. Композиторыбыз – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илфат Дәүләтшин. Вокал остазыбыз - Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев. Кыскасы, күңеле тарткан кешеләрне җыйдык без монда. Кемне генә алып карама, бөтенесе дә – мамадышлылар!
- Марат Галиевич, шулай да, күңелдә сорау туды:Татарстанда театрлар саны болай да күп, аларның тамаша заллары һәрчак тулмый да. Аңлавымча, сезгә бит хәзер аерым бина, штатлар, гастрольләргә йөрергә үз транспортыгыз, тагын бик күп нәрсәләр кирәк булачак. Чыгымнар үзен каплар дип уйлыйсызмы?
- Физик тәнне тәрбияләү өчен һәр район үзәге саен бассейннар, спорт комплексларын күпләп ачалар бит әле. Рухи байлык чыганагы – театрга халыкта һәрвакыт ихтыяҗ зур. Мода артыннан куу, фасон өчен генә түгел, Тукайча әйтсәк:
“Халыкка дәрсе гыйбрәттер - театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр - яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.“
Кешеләр күңелендәге бушлыкны тутырырга, анда игелеклелек, мәхәббәт орлыклары салырга кирәк. Төп максатыбыз шул. Күрәсезме: яшьләр хәзер үзләрен кая куярга, нишләргә белми. Спектакльләрне карап, гыйбрәт ала белсеннәр. Үз труппабызга яшьләрне күпләп җәлеп итү турында да уйлыйбыз. Безне алда зур эшләр көтә, планнарыбыз күп. Иншалла, максатыбызга ирешербез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев