БУРАНДА АДАШЫП ҮЛГӘН “ИВАН БӘЕТЕ“
1958нче ел бик карлы буранлы, кырыс һәм фаҗигале хәлләр белән башланып китте. Бу елны төрле районнарда җәяүлеләр һәм атлылар, юл югалтып, адашып, туңып үлделәр. Бер фаҗига минем күңел төпкелендә гомер буе саклана. Әлеге вакыйгаларга 60 ел булган бу көннәрдә хәтер янчыгымны бушатыйм әле.
Мамадыш урта мәктәбендә 9нчы сыйныфта укыган чак. Һәр шимбә, дәрестән соң, авылга кайтабыз. Киләсе атнада яшәү өчен 3 тәңкә акча, бәрәңге алып киләбез. Кышкы юллар баткак, газаплы. Ул вакытта машиналар юк, диярлек. Колхозчылар үз кирәгенә колхоз рәисеннән фермадан ат сорап алып, чанага җигеп йөри. Укучылар җәяү инде. 15-20 чакрымны уйлап та бирмибез. Кайчак бәхет баса: Иске Комазан яисә Акман авылыннан иртә таңнан спирт заводына бардага барган тракторга эләгәбез. Аның мичкәсе бик зур. Шул бочка эченә колхозчылар да, укучылар да, килки балыклары сыман, кереп тулабыз, хәтта сулыш кысыла, һава җитми. Трактор кайтканда очраса, җылы мичкәгә елышып кайтабыз.
Февральнең беренче көннәреннән үк атна буенча буран булды. 8нче февраль – шимбә, өйләдән соң, көн ачылгандай итте. Көек-Ерыкса, Яңа Комазан, Иске Комазан, Дүсмәт балалары, дәрестән соң, дәррәү юлга чыктык. Трактор да очрады. 30лап кеше җылы мичкәне сырып алдык. Мамадышны үткәч, тагын чаңгы киеп юлга чыккан дүрт укучы төялде. Күңелле... Ләкин... 7-8 чакрым юл узуга, трактор карга батты. Без күбәү. Алга таба киттек, юл юк. Буран котыра. Сәгатъ 12ләр тирәсендә Иске Комазанга кайтып җиттек. Дуслар – Минегол, Мөҗип, Гөлнур, Зимфира: “Юлга чыкмагыз, куна калыгыз!”–дип кыстыйлар. Түзеп буламыни?! Әзрәк көн дә тынычланып киткән кебек. Дүсмәтлеләр– җиде кеше. Безнең белән өлкән агай Җәмей Питере (Зайцев) та бар. Аның аягында итек, өстендә тун, аркасында бер тулы капчык ипи, кулында 3 литрлы пыяла чирек. Киттек. 4 чакрым гына калды бит... Авылны чыгып, зиратны гына үттек, яңадан күз ачкысыз көчле җил, буран башланды. Көч-хәл белән урман почмагына менеп җиттек. Утырдык, сөйләштек. Авылга ике чакрым ара калды. Дүрт егет–Архипов Иван, Яковлев Иван, Гурянов Николай, Степанов Иван: ”Ярар, без юл алдык,” –дип, чаңгы белән кузгалдылар. Ул тирәдә ялгыз карама үсә иде. Аның турында, адаштыра, дип ишеткәнебез дә бар. Аның гаебе юктыр бәлки... Болгана торгач, телеграмма баганаларына килеп чыктык, уйлыйбыз: “Монда барсак –Акман, ә бу якта –туган авылыбыз–Дүсмәттер”. Багана төбеннән чыбыкның кай якка сузылганын абайлап, алга китәбез.
Тагын багана, тагын. Шулай атлый торгач, абыебыз артта кала, көтеп алабыз, тагын кала... Мин әйтәм: “Питер дәдәй, капчыгыңны калдыр, иртәгә килеп алырсың, бүген, катып үлгәнче, бергә кайтыйк,” – дим. Киреләнә. Чиреген Михаилга тоттырды. Мин: “Алайса, безгә ризалык бир, без китик,” – дидем. “Барыгыз!” –диде бу. Чирекне баганага сугып ваттым. Муеннан да чумабыз карга, атлыйбыз, арыдык. Куш багана төбенә утырдык, җылынып та киткән төсле. Баш эшли бит әле... 1950 елда авылга укытырга кайткан абыем белән, Алабугада пединститут бетергән кыз Козерева Дуся да (әнисен, апасын алып) мәктәпкә эшкә килде. Без ул гаилә белән дус яшәдек. Аның авыру апасы бик күпне белә, кышкы төннәр буе сөйләшеп чыгабыз. Шуның: “Кеше туңса, утырса, аңа җылы булгандай тоела һәм ул шулай йоклап китеп, үлә икән. Алданырга ярамый, тор, йоклап китүче булса, яңакла!”–дигән сүзләре искә төште дә, сикереп тордым. “Михаил, Михаил, тор!” – дим. Эндәшми. Яңаклыйм, ыңгыраша. Көчкә торгызып, җитәкләп алып киттем. Менә–авыл!!! Иске Комазан??? Көч-хәл белән беренче өйнең янбакчасына төштем, тәрәзә шакып, кемлегебезне, нишләп йөргәнне аңлаттым. Хуҗа мине урысчалатып “җен анасына” җибәрде. Ике-өч өйне узып, Михаилны капка төбендәге утыргычка утыртып, икенче янбакчага төштем. Бер әби (Мәгефүрә түти) җавап та бирде, малае Нәкыйпне каршыларга чыгарды. Өйгә кереп: “Минем иптәшем дә бар,”–дидем. Нәкыйп Мишаны алып керде. Бу гаилә безне бик кадерләде. Кайсыдыр җирләрне карлар белән уып, аякларымны мамык шәлләр белән төреп, йокларга салдылар. Дөньяда яхшы кешеләр күп, Аллага шөкер.
Иртәгәсен Мәгефүрә түтинең олы малае Гарифҗан абый (ул бригадир) аты белән безне авылга алып менде. Безнең өй янына ярты авыл кешесе җыелган. Фельдшер Тамара апа медикаментлары белән көтеп тора. Мине зарыгып көтүдән гаҗизләнгән әни, мич артына кереп: “Үле гәүдәсен кертәләрме, тереме?!”–дип, елап ята... И, газиз Аллам, саклап калуың өчен мең рәхмәт сиңа! Михаил белән, бер атна өйдә булган, биттәге, аяктагы, кулдагы кара “беләзекләр” –өшегән җирләр кипшергәннән соң, Питер дәдәй янына бардык; аның бер кулы тулаем сары су белән тулышкан иде. Ул, бездән аерылып калгач, яр астына сикергән, бер кулы белән тәмәке кабызып, тартып, төн кунган, таң белән карны казып чыгып, авылга кайткан. Ә безнең чаңгычылар нишләгән соң? Алар бергә бик аз барганнар, өчесен буран-җил шул уңайдан ук Яңа Комазан ягына борып алып киткән. Ә Архипов Иван, авылны бераз аңышыбрак барган да, күрәмсең, иптәшләреннән аерылган.
Иван кайтмады... Аны икенче көнне барлык авыллардан, районнан килеп эзләделәр, тапмадылар. Әнисе ике ай эзләде, апрельдә, инде карлар эрегәч, күрше хатыны белән тапканнар... Байтак баргач, чаңгысы карга кадалып, сынган. Аннан, җылынмакчы булыптыр, таякларын сындырган. Акман белән Яңа Комазан арасындагы биек яр астына юлыккан, чыгарга тырмашкан, тырнаклары умырылган... Аннары утырган, йоклаган... Кар каплап киткән...
Без, 15ләп укучы, гөрләвекләр акканда, аяк басар урынны сайлый-сайлый, Иванны соңгы юлга озатырга Мамадыштан кайттык. Шул гомердән бирле бер нәрсә башыма сыймый: Иванның әнисе бу хәлләргә ничек чыдады икән?! “Балам барыбер исәндер!“–дигән өмете соңгы мизгелгә кадәр ташламагандыр. Аның олы малае Степан, Алабугада тракторчылар курсында укыганда, көз көне трактор өстендә кайтып, салкын тидереп, үпкә авыруыннан үлгән иде. Икенчесе дә югалгач, ничек түзде икән ананың йөрәге, ул ничек акылыннан язмады икән? Без унынчыда укыганда аны урман артындагы авылдан, хатыны үлгән бер ир биш баласын үстерешергә алып китте, диделәр. Саңка түти белән шуннан соң башка очрашмадым. Әлеге мәкаләм дә Архипов Иванның якты рухына дога булып барып ирешсен
Ә язмышы 15 яшендә фаҗигале өзелгән иптәшем турында мин ул вакытта “Иван бәете“ чыгардым.
Иван бәете
Тарих меңдә тугыз йөздә
илле сигезенче елда
Дүсмәткә кайткан вакытта
иптәшем үлде юлда.
Их, дусларым, авыр булды
читен минем урында.
Бераз гына, иптәшләрем,
языйм мин шул турыда.
Моны “кем?” дип сорасагыз,
булыр Архипов Иван.
Менә шулай юлда катып
үлде ул минем туган.
Авылда 7 еллык мәктәп,
Укыйсы килә һаман,
20 чакрым Мамадышка
10 еллык мәктәпкә барам.
Авылдашлар, дуслар белән
Тулай торакта торам.
Һәр ял саен авылдан
ризыклар алып киләм.
Менә инде берничә көн
буран котыра,
ә мин әле һаман уйлыйм
кайту турында.
8 февраль. Шимбә.
Хәтта кояш яктырта.
Хәзерләндек дүртәү юлга,
чаңгы кидек аякка.
Шәһәрне чыккач тиз сиздек
Көн салкын икән.
Бергәләшеп уйлашабыз,
әллә кайтмыйкмы икән?
Борылдык без кире юлга,
трактор очрады.
Уйлап куйдым “менә бәхет!”
Утырып “очабыз”.
Тракторда 30лап кеше
колхоздашлар бар иде.
Кешеләр күп булганга
безгә урын тар иде.
Ләкин ерак та бармады
трактор батты карга.
Озак та көтеп тормыйча,
чыктык җәяүләп юлга.
Кайткан чакта без күп идек,
хәтерләмим кемнәр икәнен.
Тик беләм мин шау-гөр килеп
Иске Комазанга җиткәнем.
Комазандагы иптәшләр
куна калырга чакыра.
Төн дә тынычланган кебек,
чыктык авыл юлына.
Зиратны үттек кенә,
күз ачкысыз буран башланды.
Көч-хәл белән менеп җиттек
урман кырына.
Урман почмагыннан
авылга чакрым ярым барасы.
Шунда җидәүләшеп киңәштек тә,
алга таба юл алдык тагы.
Чаңгылылар алдан киттек,
җәяүлеләр калды аерылып.
Күренмәсме алар диеп,
карыйм артка каерылып.
Буран һаман һич туктамый.
Күзне ачып булмый.
Иптәшләрне дә күрмим.
Буран көчле дулый.
Кинәт чаңгым шартлап сынды
инде нишләргә?
Иштәшләрдән дә аерылдым,
Кайсы якта туган авылым?..
Карыным да ачты,
биштәремдә икмәк бар-барын.
Әгәр инде аны ашасам,
катардыр авыз-борын.
Төн. Очсыз-кырсыз басу...
Бик арыдым шул...
Барыйм әле алга таба,
күренмәсме берәр авыл?
Басуда йөргән вакытта,
туңдылар аякларым.
Ут ягарга диеп шунда,
сындырдым таякларым.
Эзли башладым шырпыны,
ләкин аны тапмадым.
Бусы да барып чыкмагач,
бу эшемне ташладым.
Уф, нишлим? Бик арыдым.
Инде утырам.
Бөтен гәүдәмне бик көчле
салкын туңдыра.
Түзмәдем.Соңгы хәлем җыеп,
мин торып киттем.
Берни күрмим, кисәк кенә
яр астына егылдым.
Тырышып менмәкче булдым.
Тырнакларым каерылды.
Инде бетү шушы икән ,
яшәү өметеннән аерылдым.
Җылынган күк булдым.
Биштәремнән алып,
яттым икмәк кимереп.
Шушында үләм икән тилмереп.
Ялгыз утырам яр астында,
әллә ниләр килә башыма.
“Үлсәм исемем калыр иде
языгыз кабер ташыма”.
Әйткән иде укытучым:
“Юлга чыкмагыз!”-диеп.
Ә мин чыккан идем юлга
болай үлмәскә диеп.
Инде буран күмеп китте.
Мин аңымны югалтам.
Эх, Әнием, яр астында
мин күмелеп ятам.
Озак вакыт ята торгач,
туңды минем күкрәгем.
Кар астында озак ятып,
тынды минем йөрәгем.
Иртән иптәшләрем кайткач,
Әнием чыккан алар каршына.
Күренмәде ул”- дигәч тә,
суккан кебек булган башына.
Иртәгесен авыл халкы
чыкты мине эзләргә.
Актаралар карны, йөриләр
басып минем эзләргә.
Әнкәемнең минем өчен
өзелә инде үзәге.
Икенче улын югалтты,
ничек түзәр йөрәге?
Әникәем, көннәр буе
йөрисең миңа якын.
Тапсаң мине озатырсың
“ак киемнәргә” урап.
Әнием бәгърем, минем дә бик
килә иде яшисем.
Ничек яшисем килмәскә
мин бит әле яшь идем.
Күптән түгел әле минем
тулды 15 яшьләрем.
Җәйгә чыккач уйнап-көлеп
йөрерләр яштәшләрем...
Әнием-җаным, сау бул инде,
башка күрә алмассың.
Минем хакта уйлаганда,
сүрәтемә карарсың.
Инде апрель бетә. Кар эри.
70 көн эзли Әни.
Әле дә улым тере дип
өмете бардыр бәлки.
Үле гәүдәмне күргәч тә,
аңсыз ауды Әни өстемә.
Күрше хатыны Саңка түти
көчкә китерде үз хәленә.
Трактор туктагач безгә,
утырдым җылы мичкә өстенә.
Җәйләр саен килер инде
Иптәшләрем өстемә...
Федосия 9 кл, 1958 ел. Федосия Петрова (Фәния Галиева)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев