Буген 21нче август - Корбан гаете
Бу көндә барча дөнья халкы мөселманнары гаеттә.
Узәк мәчеткә бүген иртә таңнан шәһәр халкы гает намазын үтәү нияте белән җыелды. Вәгазләр, хөтбәләр, Аллаһы тәгаләгә мактап тәсбих әйтүләр гаетнең күрке булып тора. Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Чара сәгать бишенче яртыда башланып китте. Наил хәзрәт Вахыйтов вәгаз сөйләде. Аннары әлеге вакыйганың төп өлеше булган гает намазы укылды.
Мөселман кардәшләребезне котларга район башлыгы Анатолий Иванов та килгән иде. Корбан бәйрәме һәркемгә көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык һәм якты өметләр алып килсен! Ихлас күңелдән тынычлык, исәнлек-саулык һәм иман байлыгы телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев