Басканның урманчы Фазлыевлары
Узган ел “Нократ“ газетасында “Буыннар әңгәмәсе“ рубрикасында төрле мәкаләләр еш басылды. Мин аның һәркайсын игътибар белән, кызыксынып карап бардым.
Рәхмәт Аланы авылында гомер кичергән, күптән түгел генә вафат булган Татарстанның атказанган урманчысы, “Хезмәт даны“ ордены кавалеры Чернов Алексей Петровичның “Урманнар элек-электән ышанычлы кулларда“ дигән мәкаләсе һәм гаилә архивыннан алып җибәргән уникаль фотосы урнаштырылган газетаны мин иң кадерле ядкарьләрем саклана торган урынга җыеп ук куйдым. Хәтерләсәгез, 1919нчы елда Шувала (хәзер Сотый поселогы) дигән авылда төшелгән фотода безнең як урманчылары сурәтләнгән иде.
Бөтен гомерен урманнар үстерүгә, табигатьне саклауга багышлаган, эшендә дә, гаиләсендә дә искиткеч шәхес Алексей Петровичның үзенең дә гомере, яшәү рәвеше сокланырлык булды. Аны ахирәт сәфәренә озатырга тирә-як авыллардан да күп кешеләр килгән. Авыр туфрагы җиңел, караңгы гүрләре якты, урыны җәннәттә булсын. Аллаһы Тәгалә тормыш иптәше Рәмзия ханымга, балаларына сабырлык бирсен. Вафат булуы бик кызганыч, үзеннән сорашасы әйберләрем күп калды.
Мәкаләне кабат-кабат кулыма алам. “Фотода өстәге рәттә өченче кеше - Баскан авылыннан Шәрәфетдинов Шиһабетдин. Ул Катмыш ягы урманнарын саклаган. Аның оныгы Фасил Фазлыев 1970-1980нче елларда ярдәмчем иде. Бергә эшләдек. Соңыннан ул - Лаеш урман хуҗалыгының директор урынбасары. Мин 36 ел буе урманчылыкта хезмәт куйдым. Бик күп урманчылар белән эшләргә туры килде, ә иң тәртиплесе, тырышы Фасил Фазлыев булды“, - дигән юлларны горурланып укыйм. Чөнки алар минем нәсел-шәҗәрәмә турыдан-туры кагыла. Бабам Шиһабетдин Шәрәфетдинов 1880нче елда Баскан авылында туа. Ул беренче Бөтендөнья сугышына китеп, бер кулын югалтып, инвалид булып туган авылына кайта. Урманчы булып эшли башлый. Шиһабетдин бабайның дүрт улы һәм дүрт кызы туа. Шуларның берсе - Мөгътәсим исемлесе – минем әтием. Ул 1924нче елда дөньяга килә. Сугыш башлангач әтине армиягә алалар. 1942нче елда сугышка кереп, каты яралана. 1943нче елда бер аяксыз килеш Баскан авылына кайтып төшә. Колхозда хисапчы, ферма мөдире, ындырда бригадир вазыйфалаларын башкара. Әниебез Гөлҗиһанга өйләнеп, дүрт бала үстерәләр. Беренчесе – Фасил Фазлыев. Басканда башлангыч, Катмышта сигезьеллык, Усали мәктәбендә урта белем ала. 1967нче елда Лубян урманчылык техникумына укырга китә. Мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлаган егетне туры икенче курска алалар. Укыганда ук төрле җитәкчелек эшләре кушалар. Йөкләмәләрне төгәл үтәгән, яхшы укыган өчен күпләгән Мактау грамоталары тапшыралар, фотосын Почет тактасына эләләр (1969нчы елгы ул тарихи рәсемнең башкалар белән һаман шунда торуын шаккатып кайтып сөйләүчеләр булды). Абый аннары Усали урманчылыгына эшкә кайта. Җитәкче Алексей Чернов шунда каршы ала инде аны. Техник вазыйфасына куя. 1975нче елда үзенең ярдәмчесе итеп билгели. 1980нче елга кадәр бергә эшлиләр. 1981нче елда Фасил абыйга Лаеш урман хуҗалыгында инженерлык эше тәкъдим итәләр. Шунда китә. Тырыш, оста белгечне тиздән директор урынбасары итеп билгелиләр. Шул постында лаеклы ялга киткәнче эшләде. Улы Фәнил Фазлыев та әтисе салган сукмактан атлады. Лубян техникумын тәмамлап, 1997нче елда Лаеш урманчылыгына эшкә кайтты. Белгечлеге буенча Йошкар-Олада югары белем дә алды. 2005нче елдан бирле урманчылык җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкара. Фазыл абыебызның улы Фәрит тә Балык Бистәсе урманчылыгында озак еллар хезмәт куйды. Хәзер эшмәкәрлеккә күчте. Әйе, Баскан авылында туып-үскән Фазлыевлар династиясе урманчылык эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертте дип әйтергә тулы хокукыбыз бар.
Илфат Фазлыев.
Баскан авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев