Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Авырлык беренчеләргә төшә

Түбән Яке урта мәктәбе директоры Фоат Насыйбуллин бик үзенчәлекле китап әзерләп бастырды. Анда Бөек Ватан сугышына китеп башларын салган һәм исән кайткан, сыгыш елларында тылда фидакарь хезмәт куйган бөтен авылдашлары да мәңгеләштерелгән. Фронтовикларның батырлыклары архив документларында яңара. Төрле дәрәҗәдәге орденнар һәм медальләргә лаек булучыларның "Бүләкләү кәгазьләре", фотрәсемнәре дә китапта урын...

Түбән Яке урта мәктәбе директоры Фоат Насыйбуллин бик үзенчәлекле китап әзерләп бастырды.

Анда Бөек Ватан сугышына китеп башларын салган һәм исән кайткан, сыгыш елларында тылда фидакарь хезмәт куйган бөтен авылдашлары да мәңгеләштерелгән. Фронтовикларның батырлыклары архив документларында яңара. Төрле дәрәҗәдәге орденнар һәм медальләргә лаек булучыларның "Бүләкләү кәгазьләре", фотрәсемнәре дә китапта урын алган. Архив материаллары соңгы елларда каһарман авылдашларының батырлыкларын мәңгеләштерү йөзеннән башкарылган чаралардан төшерергән фоторәсемнәр белән дә баетылган. "Без бу җыентыгыбызны Мамадыш районы Түбән Яке авылында туып-үскән һәм Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан авылдашларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, киләчәк буынга истәлек итеп калдыру йөзеннән төзедек,-дип яза җыентыкның авторы Фоат Насыйбуллин кереш сүзендә.

Гаҗәеп үзенчәлекле һәм бик кирәкле китап. Мондый җыентыкларны әзерләү турында бик күпләр хыяллана. Түбәнякелеләр мондый зур күләмле һәм гаҗәеп бай эчтәлекле тупланма чыгару буенча районыбызда беренче булдылар. Аңа бик күпләрнең хезмәте, көче кергәндер. Түбән Яке авылында туып, бүгенге көндә төрле югары уку йортларында белем алучы кызларның һәм егетләрнең, төрле шәһәрләрдә яшәүче авылдашларының язмалары да урын алган.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев