Алсинә дөрес тукланырга куша
Хәзер халык арасында дөрес туклану (ПП) бик модада. Бу, чыннан да, көн таләбе, чөнки сәламәлектән дә зуррак байлык юклыгын көннән-көн яхшырак аңлый барабыз.
Урта Сон авылы кызы Алсинә Заһидуллинадан уникаль рецептлар
Диетик торт “Птичка“
Кирәк: банан - 1,5 данә, хлебцы – 100 гр, какао – 10 гр, йомшак эремчек - 320 гр, сөт - 210 мл (0,5%), желатин – 10 гр, кокос стружкасы – 10 гр, тәменчә ванилин.
Эш барышы:
1) Блендерда хлебцы, бананны, какаоны болгатасы,
2) формага азык пленкасы җәясе һәм шушы катнашманы кулны юешләп пленка өстенә җәясе, азрак кырыйларын күтәртебрәк куясы (бортиклар)
Суфлесы: сөткә желатинны саласы һәм желатинның эрегәнен көтәсе, сүрән утта тулысынча эрегәнче сөтне җылытасы (кайнатырга ярамый)
Блендерда эремчек, желатинлы сөт һәм ванилинны болгатасы, менә шушы массаны теге җәйгән камыр өстенә агызасы. 3-4 сәгатькә суыткычка тыгып куясы.
Эремчекле запеканка
Эремчек – 400 гр, 5%лы, шикәр комы – 50 гр, манный ярмасы - 15гр, йомырка 1 данә, йөзем яки күрәгә (күрәгә алсаң вакларга кирәк) - 30гр, 20%лы - 170 гр. Бөтенесен бергә болгатасы һәм 180 градуслы мичтә 25-30 минут пешерәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев