Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество.

Алар Мамадыш азатлыгы өчен көрәшкәннәр

Илебез азатлыгы өчен барган барлык сугышларда безнең күп кенә якташларыбыз катнашкан. 100 ел элек исә, Гражданнар сугышы вакытында, безнең төбәктә дә, шәһәребез Мамадышта да, каты гына бәрелешләр була. Кызганычка каршы, аларда һәлак булган күп кенә сугышчыларның кем икәнлекләре билгесез. Гөләндәм Давыдова, Мамадыш шәһәренең “Төбәкне өйрәнү музее”ның кече фәнни хезмәткәре

Хәтер

Гражданнар сугышы – күп корбаннар таләп иткән , илне бөлгенлеккә төшергән сугыш. Ул биш елга якын сузыла, биш ел буе большевикларның 1917нче елның октябрендә яулап алган властьны саклап калу - калмаулары хәл ителә. Яшь совет дәүләте өчен бу сугыш, чын мәгънәсендә зур сынау булып тора. Мамадыш төбәге утлы чолганышта ике тапкыр: 1918нче елның сентябре һәм 1919нчы елның май айларында кала, ягъни 100 ел элек. Ул сугышларда, яуларда катнашкан кешеләр дә, шаһитләр дә инде юк. Әмма язып калдырган истәлекләр, архив документлары бар, буыннан-буынга сөйләнеп барган халык Хәтере бар. Кешеләр йөрәгендәге Хәтер генә үткәннәрнең җимерелмәс һәйкәле булып тора.

Телсез шаһитлар

Гражданнар сугышының телсез шаһите дә бар – ул шәһәребез янындагы Бәйҗан тау. 1918нче елның сентябрендә анда булган бәрелеш истәлегенә, Гражданнар сугышында Һәлак булганнар хөрмәтенә ул “Батырлар тавы” дип атала. Шәһәребез 1918нче елның 7-17нче сентябрь аралыгында Ак армия гаскәрләре кулында була. Мамадыш өчен авыр көннәр элгәрәк, август аенда ук башлана. Ул чакта В.Каппель җитәкчелегендәге Халык армиясе һәм Чехословакия корпусы солдатлары Казанны ала. Өяз коммунистлары аны сакларга китәләр. Шәһәрдә А.Давыдов җитәкчелегендәге аз санлы отряд кына кала. Ул ашыгыч рәвештә мобилизация игълан итә. Кызыл армия сафларына язылучылар арасында хәрби өйрәнүләр үткәрә башлыйлар. Мамадышка тиздән акларның киләсенә Давыдов шикләнми, чөнки шәһәр елга буенда урнашкан, пристане бар. Шәһәр Халык армиясенә эләккән очракта, алар гаскәрләрен монда туплап, су юлы белән Нократ Аланына (Вятские Поляны) китә алачаклар. Аклар инде Казанның тиздән кызыллар кулына күчәчәген сизенәләр. Давыдовның шикләнүләре дөрескә чыга – 6 сентябрьдә аңа, Халык армиясе Мамадышны алу өчен отряд туплый, дигән хәбәр килеп ирешә. 7есе иртән, барлык җыелган сугышчыларны, Өяз комитеты карары нигезендә, корал һәм хәрби киемнәр биреп, пароходлар белән Нократ Аланына җибәрәләр. Бу вакытта анда В.И.Шорин җитәкчелегендә 2нче Армия оеша, мамадышлылар туры шунда юнәлә. Кич белән Соколкадан пристань начальнигы шалтыратып, авылга күп санда аклар килүен хәбәр итә. Аның сүзләрен ату тавышы бүлә. Давыдов һәм Өяз комитеты ашыгыч рәвештә, барлык документларны һәм акчаларны алып, шәһәрне калдырырга карар кылалар. Алар, атларга төялеп, Кукмара юлына чыгарга чак өлгерә – шәһәргә көньяктан штабс-капитан Леонид Щербаков җитәкчелегендә 500 кешедән торган Халык армиясе отряды керә. 9нчы сентябрьдә аларга ярдәмгә пристаньга ике орудие һәм пулемётлар төялгән бронялы буксир килеп туктый. Кылычлар белән коралланган 30 кешелек отряд та ярдәмгә килә. Большевикларның һәм кызыл командирларның гаиләләре кулга алынып төрмәгә ябыла, берничә коммунист үтерелә. Мобилизация үткәрелә, Аклар армиясендә хезмәт итәргә теләк белдергән кешеләрдән отряд төзелеп сугышка озатыла. 2нче армия командиры В.И.Шорин А.В.Давыдовны үзенә чакырып, кичекмәстән Мамадышка таба кузгалырга куша, алар артыннан күп санлы төп көчләр дә китәргә тиеш була. Кызганычка каршы, алар артыннан беркем дә килми, киресенчә, аерым рәвештә, су юлы белән берничә пароходта Азин дивизиясенең В.Крымкин җитәкчелегендәге 1нче берләштерелгән полк отряды килә (Крымкин үзе булмый). Латышлар, Петроград эшчеләреннән (араларында безнең якташлар да була) җыелган отряд 300ләп кешедән тора. 15нче сентябрь таңында алар пароходларын калкулык артында туктатып, Бәйҗан тавы итәгеннән өскә менеп, шәһәр ягынан кабат төшәләр. Разведка аларга пристаньда аклар торуын хәбәр иткән була. Башта бар да тыныч бара, отряд, бернинди каршылыксыз, бүгенге Домолазов урамына хәтле килеп җитә. Кызылармиячеләр, сиздерми генә, Щербаков йорында урнашкан штабка һөҗүм итмәкче булалар. Кызганыч, аларны күреп алып, акларга хәбәр итәләр. Тиздән бар төр ату коралларыннан һөҗүм башлана. Сугышчылар килгән юлдан ата-ата чигенә башлыйлар, төшкән сукмаклардан тауга күтәрелеп, су юлы белән качарга уйлыйлар. Урамнар, тау битләре яралылар, һәлак булучылар белән тула. Эзәрлекләп тауга чаклы күтәрелгән аклар, яралыларны яр буена тезеп, атып үтерәләр. Бик азы гына качып котыла ала. Төнлә мамадышлылар үлүчеләрнең гәүдәләрен җыеп, таш чыгарган чокырларга күмәләр, алар берничә җирдә була.

Фаҗигале ул көннәрнең кайтавазы булып тауда ике һәйкәл тора. Кызганыч, 1934нче елда, Гражданнар сугышында катнашкан якташларыбыз тарафыннан куелган һәйкәл инде юк, аның урынында 1983нче елда яңа һәйкәл калкып чыга. Аннан бераз читтәрәк, 60нчы еллар уртасында төзелгән һәйкәл тора, ул туганнар каберлеге дип атала. Анда шул елларда шәһәр үзәгендә барган төзелеш вакытында табылган, 1918нче елда ук атып үтерелгән кешеләр сөякләре күмелгән. Шагыйрь, төбәкне өйрәнүче якташыбыз Мансур Сафин сүзләре буенча һәлак булучылар күмелгән чокырларның берсенә куелган 3нче һәйкәл дә булган. Ул да ни сәбәпледер инде юк...

Югалган эзләр буйлап

Кыю сугышчылар күмелгән каберлекләр өстенә заманында бернинди истәлек тактасы да куелмаган, калкулыклар үлән белән капланган, эзләр югалган, шуңа күрә инде бер генә урынны да төгәл генә билгеләп булмый. Тик аларга һәлак булучыларның барысы да күмелде микән? Чөнки сугыш шәһәр урамнарында да, тау итәгендә дә бара. Көнбатыш яктан Давыдов отряды да шәһәрне азат итү өчен керә. Элекке хастаханә бакчасында (Гагарин урамы)  ул оборона тота, кызганыч, алар да чигенергә мәҗбүр була, күбесе һәлак була. Аларны бит тауга алып менеп күммәгәннәр. 2нче армиянең бөтен фронт буйлап һөҗүм итүен ишеткән аклар, 17нче сентябрьдә, ашыгыч рәвештә Нократ елгасының икенче як ярына чигенә. 19нчы сентябрьдә шәһәргә Турчанинов җитәкчелегендәге 1нче атлы полк керә.

Каберстанда сөйләшү

Рус зиратының көньяк-көнчыгышында 2 һәйкәл тора. Алар 3 метрдан биегрәк, кызыл кирпечтән төзелгән, штукатуркаланган, аралары 45 метр. 1нче һәйкәл тау башында 1934нче елда салынган һәйкәлгә бик охшаш. Шәһәрнең аксакаллары әйтүе буенча анда 1918нче елда, Гражданнар сугышы вакытында, һәлак булучылар күмелгән. (Тик тарихчы Е.Андронова һәм Гражданнар сугышында катнашкан кешеләрнең истәлекләрендә алар турында язылмаган). Мине һәйкәлгә якын торучы Штукин Тарас (1959) һәм Пантелеев Василий (1970) каберләре кызыксындырды. Чиркәү старостасы булып эшләүче Пантелеев Аркадий сөйләве буенча, алар гаиләләре белән Мамадышка 1958нче елда күченеп киләләр. Ул еш кына монда уйнарга килгән, һәйкәлләр ул вакытта ук булган. Ике һәйкәл арасында бер-берсенә бик якын урнашкан бик күп каберләр булган. Аның сүзләре буенча анда бернинди дә исем-фамилия язылган такталар булмаган. Иң мөһиме: каберлекләр 3 рәт булган! Икесе тулы, берсе яртылаш. “Олылар сөйләве буенча, алар Гражданнар сугышы чорына карый, 100дән артык иде. Әтине күмгәндә аермачык күренә иделәр. Зиратта урын беткәч, өсләренә яңалары калкып чыкты”, - ди ул.

Штукин язмышы

Штукин Юрий Тарасович исә, тагын да кызыклырак тарих сөйләде: “Үләр алдыннан, әти үзен сугышчан иптәшләре янына күмәргә кушты, урын күрсәтте. Әтием Тарас Июдович 1918 елның сентябрендәге яуда катнашкан кеше. Монда аның полкташлары күмелгән. Сугышчылар төрле җирдән җыелганга күрә, аларның кем икәнлекләре билгеле булмаган, шуңа исем-фамилияләре дә язылмаган. Мин, 5-6 яшь чакта, әти белән Бәйҗан тавына менгәнне хәтерлим, без бинокль эзләдек. Ул гади сугышчы булмаган, шуңа аның револьверы һәм бинокле булган. Әти, атыш вакытында яралангач, чигенә башлый, биноклен ерымга яшерә. Без шунда эзләдек, кызганычка каршы боҗра ише әйберләрен генә таптык. Еллар үтү белән, төшеп ватылган, күрәсең, төп өлешен кемдер тапкандыр”. Штукин Тарас Июдович 1888нче елны Ярцево шәһәрендә туа. Революциягә кадәр дини семинарияне тәмамлый, чиркәүдә эшли. Гражданнар сугышы башлангач, латыш укчылар полкына языла, сугыша-сугыша алар Нократ Аланы шәһәренә хәтле килеп җитәләр. Аларга Мамадышны азат итү бурычы куела. Тик отряд тар-мар ителә, бик азы гына качып котыла. Тарас та яралана, шуышып булса да, ерымнан өскә үрмәли, һәм көнбатышка таба китә. Елга ягына киткән иптәшләре исә һәлак була, чөнки ул чакта тауда әле агачлар булмый һәм алар дошманга уч төбендәгедәй ачык күренәләр. Тау ягыннан килгән атыш, ыңгырашулар астында шуышу егеткә җиңел булмаган, шулай да Тарас бирешми, шәһәрдән читкәрәк китә һәм Үрнәк авылы (инде бу авыл юк) янындагы ерымга кача. 2 тәүлекләп яткан, күп кан югалтудан хәлсезләнгән егетне, бу тирәгә бөрлегән җыярга килгән 7-8 яшьлек Катя дигән кыз күреп ала. Ул куркып калмый, өйләренә йөгерә һәм яңа гына 15 яше тулган абыйсы Федотны алып килә. Алар чүпрәк белән яраны тыгыз итеп бәйлиләр, егетнең тамагын туйдыралар һәм кич җиткәч, бераз хәл кергән сугышчыны, кул арбасы белән Кызыл Тау авылына алып кайталар, сарайларына яшерәләр. Бала гына булсалар да әти-әниләре, күрше-тирәгә яралы турында берни әйтмиләр. Алар, егетне тапкан очракта, үзләренә дә үлем янаганын аңладылар микән?! Әле бит аклар Мамадыштан китмәгән була. Батыр балалар алдында безгә баш ияргә генә кала. Кача-поса булса да, алар егетне терелтәләр, бераздан шәһәргә кызыллар килүен хәбәр итәләр. Ярасы бераз төзәлгән Тарас шунда китә, сугышның ничек бетүен белә һәм отрядка ияреп Мамадыштан китеп, туган ягына кайта...

Бу тарихның бик кызыклы гына дәвамы бар. 30нчы елларда Штукин Т.И. Ярцевода туку фабрикасына эшкә керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Вышний Волочек шәһәрендәге фабрика белән бергә аларны да тылга күчерәләр. Юлда, бомба утына эләгеп, күбесе, шул исәптән, Штукинның хатыны да үлә. Исән калганнар белән бергә ул, өч кечкенә баласын алып, юлын дәвам итә. Фабрика эшчеләре Кизель шәһәрендә кышлагач, Мамадышка юнәләләр. Күп көч түгеп, фабриканы яңадан төзеп, эшләтеп җибәрәләр. Сугыштан соң Тарас Июдович, шунда эшләүче кызга өйләнә, туй итәләр. Ул яшь хатынына, 1918нче елда Мамадышны азат итүдә катнашуын, яралануын, аны кечкенә кыз коткаруын сөйли. Хатыны Гатеева Екатерина Ефимовна аңа да үзе турында сөйләгәч, ирнең шатлыгы эченә сыймый, чөнки хатыны 7-8 яшьтә бер яралыны коткаруын әйтә. Шулай итеп, 30 еллап вакыт үткәч, кечкенә кыз Катя һәм ул коткарган егет кабат очрашалар, ул гына түгел, бер-берсенә насыйп яр булалар. Штукин Тарас Июдович гаиләсенә Бәйҗан тавындагы фаҗига, шәһәр урамнарындагы сугыш, һәлак булучылар, зираттагы каберләр турында сөйли. Еш кына тауга менеп, иптәшләре йөргән сукмаклардан үтә, аларны искә ала. Олыгайган көннәрендә зиратка баргач, полкташлары күмелгән һәйкәл янында да дога кылгандыр ул, яшь чакта дин әһеле була бит. Тик, еллар үткәч, иптәшләренең каберләре юкка чыгып, өсләренә яңалары калкып чыгасын һич уйламагандыр. Ярый әле һәйкәлләр кала...

Баш иябез

Шәһәребезне азат иткәндә шаһит киткән, зиратта һәм Бәйҗан тавында күмелгән кыю кызылармиячеләрнең исем-фамилияләре дә, милләтләре дә билгеле түгел. Күбесенең еракта гаиләләре, кечкенә балалары да калгандыр, улларының кайтуын аналары гомер буе көткәндер... Гаиләләре өчен алар “Хәбәрсез югалганнар”. Ә безнең өчен алар - шәһәребез азатлыгы өчен башларын салган Билгесез сугышчылар, Билгесез Солдатлар... Батырлар алдында башыбызны иик һәм эзләре югалуына ирек куймыйк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев