Айдарның нинди сере бар?
Буразналар, буразналар - Йөгерек дулкыннар, Буразнамда игенкәйләр Күкрәп уңсыннар! /Гөлшат Зәйнәшева/. Язгы чәчүне һәр авыл кешесе көтеп ала. Гасырлар буе йөрәкләрдә яшәгән крестьянлык, җир тойгысы безгә дә күчкән. Мин үзем дә язгы кыр эшләренә үзем эшләячәк техниканы яхшылап әзерлим, ә агрегатларны хуҗалыкның башка механизаторлары белән бергәләп ремонтлыйбыз. Эшкә керешкәч бер...
Буразналар, буразналар -
Йөгерек дулкыннар,
Буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар!
/Гөлшат Зәйнәшева/.
Язгы чәчүне һәр авыл кешесе көтеп ала. Гасырлар буе йөрәкләрдә яшәгән крестьянлык, җир тойгысы безгә дә күчкән. Мин үзем дә язгы кыр эшләренә үзем эшләячәк техниканы яхшылап әзерлим, ә агрегатларны хуҗалыкның башка механизаторлары белән бергәләп ремонтлыйбыз. Эшкә керешкәч бер дә ватылап торасы килми. Механизаторларга хезмәт хакын басу чите яки машина-трактор паркы гына саклаган өчен түләмиләр. Җиде кат тирне чыгарып алабыз без аны. Эшләгән кешене җитәкчеләребезнең кыерсытканнары юк әле. Узган ел язгы чәчүдә егерме биш мең сум акча эшләгән идем. Иртәнге 6да торып чыгып китәбез, төнгә кадәр басуда эшлибез. Басуда эшләүче агрегатлар арасында хуҗалык, район күләмендә дә ярыш бара бит әле. Төрле премияләр дә аласы килә. Минем үземнең сабантуй бәйрәмендә берничә тапкыр премия алганым бар. Хезмәтебезне күрә, бәяли белүләре - бик күңелле. Газеталардан да кайсы хуҗалыкларда механизаторларны нәрсәләр белән бүләкләүләрен укып барабыз. Игенчегә хөрмәтнең зур булуын күреп үскәнгә тракторчы һөнәрен сайлаган идем дә инде. Авылдан чыгып китәсем килмәде. Әни янында төпләнеп калдым. Шәһәрдә дә бер дә көтеп тормыйлар. Анда фатир, эш эзләп азапланганчы, рәхәтләнеп авылда яшим мин. Тракторчыларга авылда бер вакытта да эш бетми. Халык та авыл җирендә бер-берсе белән дус, ярдәмләшеп яши һәм эшли. Минем агрегатта чәчүче булып, башка вакытларда тимерчелектә эшләүче Ирек Зарипов йөри. Аңа чәчү агрегатына ашлама, орлык салуда аларны басуга алып чыккан тракторчылар, шоферлар да булыша. "Бергә тарткан йөк җиңел,"-диләр бит әле. Икмәк әнә шулай бергәләп, күмәк көч белән үстерелә. Күп кеше хезмәте кергәнгә күпереп пешә дә инде ул.
Айдар Даһретдинов, "Шакирҗанова" крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев