“Агач утырту көне” акциясе
Агач-куаклар тирә-як мохитебезне матурлаучы, саклаучы, һаваны чистартучы булып торалар. Безнең сәламәтлек тә яшеллек белән нык бәйләнгән. Бу җәһәттән яз-көз төрле акцияләр оештырыла. Шуларның берсе - Татарстанда урман утырту көне: ул быел 4-5 май көннәренә туры килде.
Әлеге акциянең максаты - урманнарны үстерү генә түгел, ә киң җәмәгатьчелектә аңа карата сакчыл караш тәрбияләү, игътибарны "табигатьнең яшел үпкәсе"н саклау проблемаларына юнәлтү дә. Агач күбрәк булган саен төбәкләрнең экологик хәле дә яхшыра ләбаса.
Мамадыш халкы да әлеге акциягә кушылды. Беренчеләрдән булып су чистарту корылмалары тирәсендә тирәк, миләш һәм каен үсентеләре утыртылды.
Бүген исә барлык көч Пузанка тавына юнәлдерелгән иде. Анда табигать шартларына чыдам, дымлылык таләп итмәгән нарат үсентеләре утырттылар.
Шуны да әйтеп китик, тауда беренче тапкыр агач 1968нче елда утыртыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев