17 июньдә Югары Ушма авылында халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә
Татарча көрәш бәйрәмнең йөзек кашы булып торачак.
Хөрмәтле райондашлар!
17 июньдә Югары Ушма авылында халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй үткәрелә.
Татарча көрәш бәйрәмнең йөзек кашы булып торачак. Шуны да әйтергә кирәк, батырны акчалата приз көтә. Сез шулай ук чүлмәк вату, йөгерү, капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык сугышы, таяк һәм аркан тартышу, кул көрәше кебек бәйгеләрдә көчегезне сыный һәм осталыгыгызны күрсәтә аласыз.
Бәйрәмне танылган эстрада йолдызлары – Алинә Сәфиуллина, Артур Шугаепов, Асылъяр һәм шулай ук районыбызның сәнгать осталары чыгышы бизиячәк.
Бәйрәм 15.00 сәгатьтә башлана. Сабантуй төнгә кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев