1500 сум 5000 сумга торамы?
Никифоровоның Әжмәк очы урамында сыерлар өчен "электрлы көтүче" куллана башладылар. Халык бу яңалыкның файдасын бик тиз сизеп алган. Гөри чишмәсеннән, Шыя елгасы үзәне буйлап, илле гектар чамасы җирне чыбыклар белән әйләндереп алганнар. Билгеле бер ара калдырып баганалар утыртып, заводта ясалган терәкләрне куеп чыкканнар. Аскы рәтенә шпагат сызылган, өске рәтенә -...
Никифоровоның Әжмәк очы урамында сыерлар өчен "электрлы көтүче" куллана башладылар. Халык бу яңалыкның файдасын бик тиз сизеп алган.
Гөри чишмәсеннән, Шыя елгасы үзәне буйлап, илле гектар чамасы җирне чыбыклар белән әйләндереп алганнар. Билгеле бер ара калдырып баганалар утыртып, заводта ясалган терәкләрне куеп чыкканнар. Аскы рәтенә шпагат сызылган, өске рәтенә - электр чыбыгы. Боларны сыерлары булган Әжмәк очы ирләре өмә ясап эшләгәннәр. Җайланма урам халкына илле мең сумга төшкән. Аккумуляторы белән электрон җайланмасын яңгыр үтмәслек тартма ясап урнаштырганнар. Җайланманы карап тору, малларны ачып кертү һәм чыгару, сыер чыбыкны өзсә ялгау Иван Максимовка йөкләнгән. Ул көтүгә үз чиратында чыкмаячак. Әйе, урамда сыер көтүенә хәзер дә чират буенча чыгалар әле. Әмма бу инде сыерларны читтән генә күзәтеп торуга яки барып караштырып килүгә генә кайтып кала. Беренче көннәрдә сыерларның чыбыкны өзү очраклары да булган. Әмма тиз ияләнгәннәр. Электр бер суккач, кабат чыбыкка якын килмиләр. Көтүгә йөрүче бер тана су аша чыгу юлы да тапкан булган. Ул урында чыбыкны төшеребрәк куйганнар. "Хәзер анда да якын киләсе килми,"-диләр - качу мөмкинлеге бөтенләй беткән. Көтүлекнең мәйданын зурайтасы булса, өстәмә чыбык кына кайтарачаклар.
-Былтыр Албайда кулланганнарын ишеткән идем. Махсус барып, кызыксынып кайттым. Яз көне халык белән җыелышып сөйләштек тә, сатып алырга булдык. Фирмасын "Интернет"тан белештем. Алар бик күп икән. Екатеринбургтан кайтарттык. Казаннан барып алдым. Биш минутта накладной язып бирделәр, ун минуттан алып чыгып та киттем, - дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Сергей Степанов.
Үз бала-чагаң булганда көтүгә чыгу проблемасы юк. Ә алар булмаса, кеше яллыйсы. Былтыр Никифорово халкы берәрсен көтүгә барырга ялласа 500 сум түләгән, тәмәкесен алып биргән, көне буена ашарга әзерләгән. Көтүдә 41 баш мал йөри. Димәк, көтү туктаганчы аңа биш тапкыр чыгарга туры килә. Быел бер тапкыр көтүче яллау бер мең сумга төшкән булыр иде. Ә болай, 1500 сум гына түләгәннәр. Бу яктан да файдасы бар.
Әбде очына - Яңа урамга да алырга исәплиләр. Анда маллар саны азрак икән. Шуңа күрә, бер кешегә 1800 сумга төшәчәк, диләр. "Сәртек халкына да аңлаттым. Уйланалар әле,"-ди Сергей Николаевич.
Әлеге электрлы көтүченең сарыклар, атлар, дуңгызлар өчен дә чыгарылганнары бар. Көтүләрен оештыра алмаган авылларның барысына кирәкле әйбер. Кешегә малларын урамда йөрткән өчен административ штрафлар бәясеннән дә арзангарак төшә. Чит илләрдә бит инде малларын күптән шушындый электрлы киртә артында йөртәләр. Аларның кайчан кулланыла башлаулары да онытылган инде.
Минневәрис Мингалиев
Петр Егоров:
-Элекке көтүдә сыерларлар артыннан йөреп арып, алҗып бетә, икешәр кеше көтә идек. Хәзер бер кеше генә чыга, кырыйдан гына карап кына йөрисең. Маллар ияләшеп беткәч, ике-өч тапкыр чыгып карап кына кайтасы булыр. Авыл халкы бик сөенде. Көтүгә үземнең сыерым һәм танам йөри.
Алексей Тазов:
-Кызык хәзер көтүдә. Тау битендә җиләк ашап ятарга, теләгән кадәр су коенып чыгарга була. Сыерлар качмый.
Энциклопедик сүзлекләрдән
"Электрлы киртә, көтүче - югары көчәнешле аз егәрлекле электр импульслары алучы, изоляторлы казыкларга эленгән чыбык. Нигездә малларның көтүлектә билгеләнгән участокта йөрүен чикләү өчен кулланыла."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев