Ямалдан Мамадышка - сөйгәне артыннан җир читенә
Светлана һәм Николай Глуховларның тормышы мамадышлыларныкыннан әллә ни аерылмый. Тырыш хезмәтләре белән йорт төзелгән. Әти-әни балаларының киләчәген кайгыртып хезмәт куялар. Әмма әлеге гаиләнең бер нечкәлеге бар: Ямал-Ненец автономияле округыннан ханты милләтеннән булган хатын белән Кумырык авылы керәшене гаиләсе үзенең гармониялеге белән үзенә җәлеп итә дә инде. Мәктәпне, училищены тәмамлап, армиядә...
Светлана һәм Николай Глуховларның тормышы мамадышлыларныкыннан әллә ни аерылмый. Тырыш хезмәтләре белән йорт төзелгән. Әти-әни балаларының киләчәген кайгыртып хезмәт куялар. Әмма әлеге гаиләнең бер нечкәлеге бар: Ямал-Ненец автономияле округыннан ханты милләтеннән булган хатын белән Кумырык авылы керәшене гаиләсе үзенең гармониялеге белән үзенә җәлеп итә дә инде.
Мәктәпне, училищены тәмамлап, армиядә хезмәт итеп, Түбән Кама шәһәрендә эшләп, Николай 1984нче елда Төньякка, ерак Салехардка акча эшләргә китә. Биредә ул бульдозерчы-тракторчы булып эшли. Шунда ул җирле балык комбинатында хезмәт куючы Света белән таныша. Шәһәр кызларына ошамаган тыйнак, мөлаем кыз егетнең күңелен, йөрәген яулый. Үзенең хатыны булырга тәкъдимне дә Светлана гаиләсендә киңәшкәннән, барысын да уйлаганнан соң гына кабул итә. Аның туган җиреннән Татарстанга кадәр араны бервакытта да узганы булмый. Аларга машинада да барырга, көймәдә дә йөзәргә, самолетта да очарга туры килә. Моны дөнья читенә юл алу белән тиңләргә мөмкин. Туганнар ничек каршылар, нинди кешеләр алар, кайда эшлисе булыр? Хәзер дә шул вакытларны исенә төшерә дә шундый нәтиҗәгә килә: шундый мәхәббәткә ирешү өчен зур кыюлык кирәк.
Кешеләр, баксаң, бөтен җирдә дә бер төсле икән: яхшылары ярдәм итә, ә начарлардан ераграк торуың хәерлерәк. Бу хакыйкать аңа һәрвакытта да булыша. Ул бер эштән дә курыкмый. Чөнки кече яшьтән үк физик хезмәттә тәрбияләнеп үсә.
-Мин Обь елгасы буендагы Восяхово бистәсендә тудым һәм үстем. Ул тирәләр тигезлекле, сазлыклы. Кешеләр, нигездә, элеккечә үк боланчылык, балык тоту һәм аучылык белән шөгыльләнәләр, - ди Светлана Глухова. - Безнең бистә зур, мәктәптә ханты һәм рус телләрендә укытыла. Боланчыларның балалары интернатта яшиләр. Безнең халык бердәм һәм тату. Шуңа күрә миңа Татарстанда яшәргә ияләшеп китүе кыен булмады. Уртак нәрсәләребез дә күп безнең.
Урманнар һәм сазлыклар арасында, кырыс климат шартларында яшәсәләр дә, хантылар үзләренең тормыш рәвешләрен саклап калганнар. Элек-электән алар яши торган урыннар кәсепчелек өчен уңай җирләргә урнашканнар. Якында гына аучылык өчен биләмәләр булса, янәшәдә генә - балык тотар өчен елгалар һәм күлләр.
Төньяк халыкларының йолалары аларның табигатькә мөнәсәбәте белән бәйләнгән. Борынгы заманнарда корбан чалу популяр булган. Ә менә бер бәйрәмнәре Нәүрүз белән охшаш икән. Ул "Карга көне" дип атала. Мәгълүм булганча, карга Төньякка, салкын һәм кар ятуга карамастан, апрель башында очып килә. Ул үзенең кычкыруы белән табигатьне уята, тормышның үзен алып килә, дип санала. Юкка гына хантылар әлеге кошны балаларның һәм хатын-кызларның яклаучысы, дип атамыйлар.
Борынгы йолаларның хикмәтле бизәкләренә дөреслек тә, уйдырмалык та үрелгән, бүген дә алар буыннан-буынга күчеп бара.
-Гаиләбездә җиде бала идек. Иң кечкенәсе - мин, - дип дәвам итә Светлана. - Әнине хәтерләмим, биш яшьтән ансыз әтием һәм апаларым канаты астында үстем. Әтием ат караучы булып эшләде. Йорт, андагы барлык эшләр дә аның җилкәсендә. Бүген дә, аңа безне аякка бастырырга ничек авыр булды, дип уйлым. Ул бит башка өйләнмәде. Радиодан тыш безнең башка күңел ача торган нәрсәләр юк иде. Телевизорның ни икәнен белмәдек, кичләрен әтинең борынгы халык җырларын тыңлый идек.
Бу урында мин әкиятләр һәм сөйләкләр темасына тукталырга булдым. Материалны әзерләгәндә интернет киңлекләрендә Төнъякны өйрәнгән совет тикшерүчесе В.Пушкаревның кызыклы язмасына юлыктым. Отчетында хантыларның һәм мансыларның сазлыкларда, ылыслы урманнарда кешегә охшашлы албасты белән очрашуы турында тәфсилләп яза. Тикшерүче җирле халыкның аның белән очрашуыннан соң ничек куркуларын һәм шуның аркасында үзе белән бик теләмичә генә аралашуларын сөйли. Әлеге вакыйгалар арасында Шурышкар районының Восяхово бистәсендә яшәүче 60 яшьлек Лука Васильевич Тынзяновның (Светлана Глухованың атасы) "кыргый кеше" белән ике мәртәбә очрашуы да телгә алына. Рус теленә тәрҗемәче ролен Светаның апасы Рая Тынзянова үти. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк, минем интернеттагы әлеге табышым әңгәмәдәшем өчен дә чын табылдык булды. Бүгенге көндә Глуховлар яңа йортларын, уңайлы һәм күркәм булуына карамастан, тагын да төзекләндерү белән мәш киләләр. Әнә кыңгырау тавышын хәтерләткән тавыш белән кече кызлары Настя көлә. Олы кызлары Лена үзенең гаиләсе белән Казанда яши, ике балалары бар. Светлана да һәр иртәне спирт заводына ашыга. Ашлык төяүче һәм бушатучы хезмәтен җиңел дип булмый. Ул бу эштә инде озак еллар. Моңа аның Төньякта яшәүче ханты булуы да ярәм итәдер. Ире Николай -экскаваторчы. Ә йорттагы тынычлык православиегә, дин тотучы кешегә барлык авырлыкларны да җиңеп була, барысы да тәртиптә булачак, дигән ышанычка бәйле.
ТЕМАГА
Ямал-Ненецк автономияле округы җирле халыклар белән бүгенге тормыш тыгыз бәйләнештә булган ерак төньякта урнашкан. Ханты һәм манси - телләре, мәдәниятләре буенча якын булган фин-угор халыклары, Көнбатыш Себернең төньягында яшиләр. Аларны еш кына бер исем астына берләштерәләр - Обь угорлары. Чөнки алар әлеге исемдәге елга һәм аның кушылдыклары тирәсендә урнашканнар. Аларның бәйрәмнәрендә һәм йолаларында Төньякны үзләштерүнең бай тәҗрибәләре чагылыш тапкан. Кышын хантылар җигелгән боланнарда, этләрдә хәрәкәт итсәләр, җәен исә - көймәләрдә.
НАТАЛЬЯ ЯКИМОВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев